Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Якты Тауда 37 метрлы басма ясыйлар

Безнең Якты Тау авылында Дальняя дип аталучы урам бар, 1 километрлап озынлыкта ул. Анда минем әти-әни яши. Андагы хәлләрне күреп редакциягә мөрәҗәгать итүем. “Дальняя” халкы мәчеткә инеш аша салынган начар гына басмадан йөри, тик аны да кондызлар басты. Бабайларга шушы җәнлекләр ясаган буаны даими ерып җибәрергә туры килә, яки 100 метр араны икенче урамнан 2 километр әйләнеп узарга кирәк. Шушы уңайдан олыларыбызга ярдәм итү җаен тапмаслармы икән?

Ринат Мортазин.

Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов әлеге уңайдан болай дип җавап бирде:

-Әйе, андый проблема бар иде. Халыкның шушы үтенеч-зарын истә тотып, Ульяновакадагы эшмәкәрләргә тимердән 37 метр озынлыкта басма ясарга заказ бирдек. Ул әзер инде.  Шул ук эшмәкәрләр бер-ике атна эчендә аны, эшен бетереп, урнаштырып китәчәк. Басманы үзсалым акчаларына ясаттык.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев