Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ут ягу куркыныч

Агымдагы елның узган биш аенда район территориясендә булган җиде янгында бер кеше зыян күргән, биш бина һәм бер авыл хуҗалыгы техникасы янып беткән. Янгыннар 470 мең сумлык зыян китергән (узган елны шул чорда тугыз янгында өч кеше һәлак булды, берсе җәрәхәтләнде). 20 апрельдән 15 майга кадәр, янгынга каршы аерым режим...

Агымдагы елның узган биш аенда район территориясендә булган җиде янгында бер кеше зыян күргән, биш бина һәм бер авыл хуҗалыгы техникасы янып беткән.


Янгыннар 470 мең сумлык зыян китергән (узган елны шул чорда тугыз янгында өч кеше һәлак булды, берсе җәрәхәтләнде).

20 апрельдән 15 майга кадәр, янгынга каршы аерым режим чорында, районның янгын часте хезмәткәрләре коры үләнгә һәм чүп-чарга капкан утны сүндерү өчен алты тапкыр юлга чыктылар. 2012 ел башыннан янгынчыларга җиде ялган чакырту керде.

Күпчелек очракта, янгыннар халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Хуҗалыкларда ут сүндергечләр, ком белән тартмалар, су белән савытлар юк диярлек.

Язгы-җәйге чорда коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру да аяныч нәтиҗәләргә китерә. Еш кына, шул сәбәпле, торак йортлар, корылмалар янып китә. Учакларны корылмалардан 50 метр ераграк арада гына ягарга ярый һәм, билгеле, аны күзәтүчесез калдырмаска, соңыннан су яисә ком белән сүндерергә. Коры һәм җилле көннәрне, гомумән, ут кабызу тыела.

Андрей Фомин,
Чирмешән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Янгыннар