Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Мине өйдә улым көтә

    Табибларның әйткән диагнозы Татьянаның тормышын челпәрәмә китерә. Әле күптән түгел генә матур хыяллар белән янган, бик тә көтеп алган улын үстерергә хыялланган ханым өчен аяк астында җир убылып киткәндәй була. Татьяна Баймяшина Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә туган. Ире Максим белән аларны Казан кавыштыра. Яшьләр озак очрашып йөрми, 2011...

    Табибларның әйткән диагнозы Татьянаның тормышын челпәрәмә китерә. Әле күптән түгел генә матур хыяллар белән янган, бик тә көтеп алган улын үстерергә хыялланган ханым өчен аяк астында җир убылып киткәндәй була. Татьяна Баймяшина Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә туган. Ире Максим белән аларны Казан кавыштыра.

    Яшьләр озак очрашып йөрми, 2011 елда алар өйләнешеп тә куялар. Гаилә корганнан соң, бәби турында хыяллана башлыйлар. Тик Татьяна әни булырга күпме генә тырышып караса да, балаларын югалта бара. Ниһаять, узган ел аларны бәхет баса: бик авырлык белән генә булса да, хатын малай таба.
    Әмма сөенергә иртәрәк булган икән. "Яңа ел каникулында хатыным белән улымны авылга кайтарып куйдым. Тик иртәгесен үк Татьянаның тән температурасы күтәрелгән. Мин аларны Казанга алып килдем. Кичкә температурасы 40ка ук җитте. Шуннан соң "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде. Табиблар хатыныма пневмония дигән диагноз куйдылар. Без иртәгесен Республика клиник хастаханәсенә барып тикшеренергә булдык.
    Флюорография үпкәләренең чиста булуын күрсәтте. Шуннан соң Татьяна кан анализлары тапшырырга кереп китте, мин улым белән машинада калдым. Бераздан "миндә - лейкоз" дигән смс килде", - дип искә ала Максим.
    Бу хәбәрдән соң аяз көнне яшен суккандай була. Баштарак ир дә кайгыга чума. "Мин үләм инде", - дигән хатынын ничек кенә юатырга да белми. Тик бераздан, нык булырга кирәк дип, үз-үзендә көч таба. Баксаң, смс җибәргән вакытта Татьяна үз диагнозын табиблар авызыннан ишетмәгән, өстәлдәге язудан гына күргән була. Баштарак Максим да хатынын буталмый микән дип уйлый, яхшыга өметләнә. Тик иртәгесен күкрәктән алынган анализ куркыныч диагнозны раслый.
    "Мине бит улым көтә. Шундый зарыгып, көтеп алган балам бит ул. Аның янәшәсендә буласым, үскәнен күрәсем килә", - дип өзгәләнә Татьяна. Тик язмыштан узмыш юк, диләр бит. Ярый ла Татьянаның терәк булырга ире, туганнары бар. Апасы Наталья аның улын карый. Үзенең ике баласы, шуның өстенә берсе параличланган булса да, туганының баласын үз канаты астына сыендыра ул. Күптән түгел 10 айлык Матвей тәпи киткән. Тик әнисе генә аның беренче адымнарын күреп сөенә алмый. Максим да гел сөйгәне янәшәсендә булырга тырыша. Көндез эшли, төннәрен хатыны янына ашыга.
    Татьяна химия терапиясе курслары ала башлаган инде. Беренчесен бик авыр кичергән. Эчәкләренә зыян килеп, операция ясаганнар. Әле дә тән температурасы бик югары тора икән. Алга таба яшәренә ышаныч, өмет бар аның. Әмма моның өчен чит илгә барып дәваланырга кирәк. Әле ул гынамы, Татьянага арка мие җелеген күчереп утырту өчен донор да кирәк. Ә аны табу җиңел түгел. Чит ил табиблары мондый операцияне ясарга әзер икән. Тик анда барыр өчен 350 мең доллар акча кирәк. Аптырагач, Татьянаның туганнары, социаль челтәрләрдә төркем булдырып, акча җыя башлаган. Ничек тә булса, якын кешеләренә булышырга тели алар.
    Татьяна исә үз көндәлегенә мондый сүзләр язып куйган: "Бар хыялларым икенче планга күчте. Иртән уянуга булган хәлсезлек, кичкә күтәрелгән температурам тормышымны икегә бүлде. Элеккеге хыяллар һәм хәзерге көн белән яшим. Әмма мин бу авыруны җиңәргә тиеш. Мине өйдә улым көтә".
    Татьянага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
    Получатель: БАЙМЯШКИН МАКСИМ ВЛАДИМИРОВИЧ
    Счет получателя: 40817810262001116160
    Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" №8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
    ИНН получателя: 7707083893
    БИК банка получателя: 049205603
    Корреспондентский счет: 30101810600000000603
    Код подразделения банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанк) 428610026
    Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты г. Казань, ул. Б. Шахиди, 17
    Банк получателя АО "АЛЬФА-БАНК", Г. МОСКВА
    инн 7728168971
    КПП 775001001
    Бик 044525593
    к/сч 30101810200000000593
    Наименование получателя: Баймяшкин Максим Владимирович
    Счет получателя: 40817810008850052035
    Гөлгенә ШИҺАПОВ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: