Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Исерек килеш рульдә йөрүче чирмешәнлеләрне зур штраф та куркытмый

Агымдагы елның узган өч аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә машина белән идарә итүче 20 кешене тоткарлаган, шулардан өчесе - март аенда. Район үзәгендә иртәнге сәгатьтә инспекторлар туктаткан йөртүче - эш машинасы белән идарә итүче райондашыбыз кичтән спиртлы эчемлекләр кулланган, иртән айнып бетмәгән килеш руль артына утырган. Хәзер инде аңа һәм...

Агымдагы елның узган өч аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә машина белән идарә итүче 20 кешене тоткарлаган, шулардан өчесе - март аенда.

Район үзәгендә иртәнге сәгатьтә инспекторлар туктаткан йөртүче - эш машинасы белән идарә итүче райондашыбыз кичтән спиртлы эчемлекләр кулланган, иртән айнып бетмәгән килеш руль артына утырган. Хәзер инде аңа һәм аны юлга чыгарган оешма механигына 30ар мең сум штраф яный, шулай ук юридик затка да штраф түләргә туры киләчәк. Машина йөртүченең, суд карары нигезендә, бер елдан ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгын алачаклар.
Иске Үтәмеш белән Урманасты Үтәмеш арасында исерек килеш автомобиле белән юл читенә төшкән Әлмәт кешесенә, район киявенә дә хәзер инде машинада пассажир буларак кына утырып йөрергә туры киләчәк.
Шул көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары Лашман урамында салмыш килеш "Ока" машинасы белән идарә итүче Бәркәтә кешесен туктаталар. Инде аңа да , "дару гына эчтем",- дип акланса да, шактый вакыт җәяү йөрергә туры киләчәк, ул 30 мең штраф та түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф машина ЮХИДИ