Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Эшкуарга кем комачаулый?

Эшкуарларга үз эшләрен башлап җибәргәндә, аннары да нәрсәләр, кем комачаулый, нинди чаралар күрү сорала? Бу хакта фикер алышу, конкрет сөйләшү бик кирәк. Муниципаль район Советында кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне бергә җыеп, шушы сорауларга җавап табарга, проблемаларны ачыкларга тырыштылар. Сөйләшү җанлы, файдалы узды дияргә мөмкин. -Бездә 577 берәмлек шәхси...

Эшкуарларга үз эшләрен башлап җибәргәндә, аннары да нәрсәләр, кем комачаулый, нинди чаралар күрү сорала? Бу хакта фикер алышу, конкрет сөйләшү бик кирәк.


Муниципаль район Советында кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне бергә җыеп, шушы сорауларга җавап табарга, проблемаларны ачыкларга тырыштылар. Сөйләшү җанлы, файдалы узды дияргә мөмкин.

-Бездә 577 берәмлек шәхси предприятие, шул исәптән, 279 кече крестьян - фермер хуҗалыгы бар, күбесе авыл хуҗалыгы һәм сату - алу белән шөгыльләнә, - диде бүгенге җыелышта төп докладчы - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. - 2011 елда 11 гаилә сөтчелек фермаларын үстерү программасына керде. Аларга дәүләт субсидияләр белән булыша. Банклардан льготалы шартларда кредит алучылар да шактый. Эшкуарларга, нигездә, финанс, милек, мәгълүмати һәм документлар эшләүдә, белемнәрен арттыруда, юридик яктан да ярдәм кирәк. Районда лизинг-грантлар буенча эшне активлаштырасы иде.

Билгеле, эшмәкәрләр башкаларны үз проблемалары белән артык борчымаска тырышалар. "Иң элек үз тормышың, үз киләчәгең хакында үзең кайгыртырга, активрак булырга ки-рәк, - ди Девичья Полянадагы фермер хуҗалыгы башлыгы Юлия Якимова. - Безнең байтак җиребез, терлегебез, техникабыз бар. Гаилә фермаларын үстерүгә кагылышлы дәүләт программасы буенча бер миллион сум субсидия алдык, кредитлар белән дә булыштылар.

Кая гына барсак та, хәлебезгә керәләр, киңәш бирәләр, документларны дөрес тутырырга өйрәтәләр. Безгә беркем комачауламый, дуңгыз итен, сөт ризыкларын шәһәрләрдә ансат кына урнаштырабыз, заказ буенча да эшлибез. Быел авылыбызда клуб төземәкчеләр, су челтәрен дә яңарту планлаштырыла, моңа да сөенәбез генә".

"Булгар" кибете хуҗасы Булат Латыйпов газ һәм электр җибәрүчеләр белән кәгазь эшенең авыр, озак чишелүенә зарланды. Дөрес, ул да бизнесын үстерүгә беркемнең дә комачауламавын, күбесе үзеңнән торуын әйтте.

Кече Чегодайдан Олег Маркелов "эшкуарларга салымнарны йомшарту, электрга бәяләрне киметү яхшы булыр иде. Никтер экологик отчет белән дә квартал саен Әлмәткә чакыралар, электр кулланган өчен, без Чирмешәнгә барып, ә аннан безгә килеп, санагыч күрсәткечләрен кат - кат язабыз. Юлда күпме вакыт әрәмгә уза",-ди. Элегрәк хәлле эшмәкәрләрне кысрыклау, куркытып, законсыз акча таләп итүчеләр, өсте- өстенә тикшерү оештырулар булса, хәзер андый фактлар юк.

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ТР сәүдә - промышленность палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР социаль - икътисади мониторинг буенча комитет җитәкчесе Валерий Кандилов та эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле проблемаларга тукталдылар, сорауларга җавап бирделәр. Казаннан килгән вәкилләр кайбер мәсьәләләрне республика җитәкчелегенә һәм ведомстволарга, министрлыкларга җиткерергә ышандырдылар.

Кадыйр Гомәров.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшкуарлар