Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә көчле җил түбәләрне алды

Шимбә көнне котырган җил район үзәгендә берничә бинаның түбәсенә зыян салды, агачларны аударды. Табигать казасыннан балалар спорт мәктәбенә нык "эләккән". Күрүчеләр сүзләренчә, көндезге уникенче яртылар тирәсендә көчәеп алган туфан әлеге бина түбәсенең бер ягын такталары белән үк күтәреп бәрә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров әйтүенчә, түбәне ремонтлау өчен районның...

Шимбә көнне котырган җил район үзәгендә берничә бинаның түбәсенә зыян салды, агачларны аударды.

Табигать казасыннан балалар спорт мәктәбенә нык "эләккән". Күрүчеләр сүзләренчә, көндезге уникенче яртылар тирәсендә көчәеп алган туфан әлеге бина түбәсенең бер ягын такталары белән үк күтәреп бәрә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров әйтүенчә, түбәне ремонтлау өчен районның резерв фондыннан акча бүлеп бирелгән. Монда осталар эшне башлады да. Сүз уңаеннан, бу бинага җилнең икенче тапкыр "бәйләнүе". Берничә ел элек шундый казадан соң түбәсенең көньягын яңартып яптылар.
Бу көнне җил Чирмешәндәге кадетлар интернат-мәктәбе, үзәктәге сәүдә үзәге (ашханә), Иске Кади мәктәбе түбәләренә өлешчә зыян салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чирмешәндә ураган