Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Авыр хәлдә калган чирмешәнлеләрнең балаларын тартып алмаска тырышабыз

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре июль аенда 25 аз керемле гаиләдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышканнар. Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (3758 сум) түбән булса, бу гаилә аз керемле дип санала. Бу рейдларның максаты - балигъ булмаган балалары булган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм...

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре июль аенда 25 аз керемле гаиләдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышканнар.

Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (3758 сум) түбән булса, бу гаилә аз керемле дип санала. Бу рейдларның максаты - балигъ булмаган балалары булган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү.
-Гомумән, ата-аналар безнең эшебезне аңлап, хөрмәт белән карыйлар, - ди гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Светлана Мортазина. - Кызганыч, безне начар ният белән - балаларын алырга килгән дип уйлаучылар да бар.
Безнең бүлекчә балаларын тәрбияләү белән шөгыльләннмәүче, гадәттә, спиртлы эчемлекләр кулланучы әти-әниләр белән даими рәвештә профилактик эш алып бара. Тәрбияви әңгәмәләр, наркологка юллама бирү, иганәчелек эшенә җәлеп итү максатында кичке рейдлар оештырыла.
Аз керемле гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүдә булышабыз, балаларга санаторийларга һәм лагерьларга бушлай юлламалар бирәбез, алар өчен төрле чаралар - бәйрәмнәр, экскурсияләр, күргәзмәләр оештырыла.
Социаль ярдәм бүлекчәсе 12 ел эшләү дәверендә бер гаиләдән дә балаларны тартып алу очраклары булмады. Бу законнар төгәл үтәлергә тиешле процедура. Мондый карарны баланың тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудырылучы сәбәпләр булганда, җирле үзидарә органнары төзегән акт нигезендә, опека һәм попечительлек органнары гына кабул итә ала. Мондый очракларда кичекмәстән район прокуратурасына хәбәр итәргә кирәк.
Сораулар булганда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәснә түбәндәге адрес буенча: Титов урамы, 26, күпфункцияле үзәк, 22нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә. Тел. 2-56-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы социаль бүлек