Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ана телендәге газета-журналларга кадер юк

Почта элемтәсе аша районда мордва телендә өенә газета-журнал алдыручылар юк. Балалар өчен чыга торган "Салават күпере", "Сабантуй" журналлары да никадәр яшь татар гаиләсе яшәүче Чирмешәндә бары өч-дүрт йортка гына килә. Милли телләрдә газета-журналларга, нигездә, мәктәпләр, китапханәләр язылган. Дөрес, соңгы елларда кайбер авылларда чуваш телендә чыга торган "Сувар" республика газетасын алдыручы...

Почта элемтәсе аша районда мордва телендә өенә газета-журнал алдыручылар юк. Балалар өчен чыга торган "Салават күпере", "Сабантуй" журналлары да никадәр яшь татар гаиләсе яшәүче Чирмешәндә бары өч-дүрт йортка гына килә.

Милли телләрдә газета-журналларга, нигездә, мәктәпләр, китапханәләр язылган. Дөрес, соңгы елларда кайбер авылларда чуваш телендә чыга торган "Сувар" республика газетасын алдыручы гаиләләр бераз арткан. Районда бүген бу басма 193 гаиләгә килә. Әмма 4 мең ярымнан күбрәк чуваш халкы яшәүче район өчен бу сан әлләни күп тә түгелдер. Бездә 13 гаилә чуваш телендә чыгучы "Чаваш херараме" ("Чуваш хатын-кызы"), Әккәрәй, Девичья Поляна, Сосновка, Ивашкино авылларында барлыгы алты "Сывлах" ("Сәламәтлек") газетасы алдыралар. Нагорный авылыннан Дютиннар гаиләсе районда "Хыпар" ("Хәбәрләр") газетасын укучы бердәнбер гаилә. "Таван атал" ("Туган Идел") журналына 14 данәдә язылганнар. Район үзәгендә бу басма бер әбүнәчегә - китапханәгә генә килә.
-Безнең авылларда чуваш телендә иң күбе "Сувар"ны укыйлар. Газетаны 41 гаилә алдыра. Әмма соңгы елларда аңа язылучылар азая төште: халык кыйбатсына бугай, - ди Ульяновка почта элемтәсе бүлекчәсе мөдире Надежда Елистратова. - Балалар өчен -"Тете" ("Игрушка"), яшүсмерләр өчен "Танташ" ("Яшьтәш") газеталарын алдыручылар бар иде. Аны быел да сораучылар булды. Тик әлеге журналлар нишләптер каталогта юк иде.
Мордва телендәге газета-журнал адыручылар юк дәрәҗәсендә. Чирмешәнне әйтмибез дә инде, хәтта Мордва Афонькәсендә аларга язылмаганнар. "Чилисема" ("Восход") журналы бары Иске Котыштагы авыл китапханәсенә килә.
-Дөресен генә әйткәндә, мордвача укучы юк. Кызганыч, яшьләр телне алай яхшы белми, ә олы буын картайды. Ә менә 80 не узган авылдагы бердәнбер татар әбиебез туган телендә берничә газетага язылып укый, - ди Иске Котыш авылы элемтә бүлекчәсе мөдире Надежда Борисова.
Татар телендә балалар өчен чыгучы "Салават күпере"н районда - 13, "Сабантуй" журналын 36 әбүнәче алдыра. Аларның күбесе һаман да шул китапханәләргә, мәктәпләргә килә. Район үзәгендә әлеге басмаларны алдыручылар берничә гаилә генә.
-"Салават күпере"нә, балалартуган телләрендә дә укысыннар дип, әүвәл Кадрия әбиләре язылды. Журнал кызларыбызга ошады. Ачык төсләргә буялган эчтәлекле басмага быел да язылдык. Журнал эчендә балаларга бүләкләр дә җибәрәләр әле. Монысында фломастерлар куйганнар, - ди Чирмешәннән Зөлфия Назыйрова. - Үзебез мәктәптә татар телен өйрәнмәдек. Өйдә татарча сөйләшсәк тә, әдәби телдә китап, газета уку кыенрак. Балаларыбыз туган телләрендә журналлар да укыса, аларда андый проблема булмас дип уйлыйм, телләре шомарсын дибез. Никадәр күбрәк тел белсәләр, киләчәктә үзләренә шулкадәр яхшырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета Салават күпере Журналисты

2
X