Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

51 яшьлек Кара Чишмә кешесенең күкерт исеннән гомере өзелгән

Кара Чишмә авылында бер яшь ир-егетне шушы көннәрдә соңгы юлга озаттылар. Нурхаммәт Мортазинның фаҗигале төстә үлеме авыл халкы өчен аяз көнне яшен суккандай булды.

15 гыйнвар аның туган көне икән - Нурхаммәткә 51 яшь тулган. Икенче көнне ул эшкә чыгып китә, кич белән кайгылы хәбәр килә...

Мәйсәрә белән Нурхаммәт - икесе дә Кара Чишмә авылында 1968 нче елны туганнар. Берсе авылның бер башында, икенчесе икенче очта. Бер елны ук мәктәпкә баралар, бер сыйныфта укыйлар.

-Мин дә алар  белән бер сыйныфта укыдым. 13 малай, 13 кыз идек, - ди Шәфика Гозәерова. – Нурхаммәт акыллы, тәртипле иде, яхшы укыды. Алар гаилә коргач, бераз читкә китеп яшәделәр, аннан соң авылга кайтып төпләнделәр. Өч кыз: Алсу, Айгөл, Алинәне үстерделәр. Айгөл безнең йортка килен булып төште.  Шулай итеп классташларым кодагыйлар булды. Инде оныкларга шатланып яшиләр иде. Аларның олы кызлары да тормышта, ике баласы бар.  Кода бик яхшы,  бик ярдәмчел кеше иде. Кулыннан килмәгән эш булмагандыр.

16 гыйнвар көнне 112 бердәм телефон номерына Әлмәт районы Түбән Абдул авылы янәшәсендәге төркем үлчәү җайланмасы (групповая замерная установка) бинасында торбадан нефть эмульсиясе агып чыгуы турында хәбәр керә.

-Авария урынына Күтәмә подразделениесе барды, - ди Чирмешән районының 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Биредә,  беренче мәгълүматлар буенча, күкерттән агуланып бер эшченең ( соңрак ачыкланганча, Нурхаммәт Мортазинның) һәлак булуы ачыклана. Бүген биредә тикшерү комитеты эшли.

Мортазиннар 30 елга якын бергә тату,  Нурхаммәтнең әти-әнисе Нуриман абый, Саимә апа белән яшиләр. Мәйсәрә кибеттә, Нурхаммәт нефтьчеләрдә эшли. Авыл халкы  аларга сокланып туялмый. Йорт тирәләре гел чиста,  ел саен диярлек 10 ар тонна суган үстереп тапшырганнар.

-Бик матур, тәртипле  гаилә иде. Уңганнар, мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле кешеләр, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Нурхаммәт абыйның  гомерендә бер кешегә авыр сүз әйткәне булмагандыр, елмаеп кына тора иде.

Нурхаммәтне соңгы юлга озатырга, гаиләсенең кайгысын уртаклашырга бик күп кеше җыелган...

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев