Чирмешән укучылары фән олимпиадаларының республика этабына әзерләнә
Мәктәп укучыларының 10 ноябрьдә башланган фән олимпиадаларының муниципаль этабы 22 декабрьдә тәмамлана. Соңгыларында, төрле төркемнәрдә белем алучы укучылар татар теле һәм татар әдәбиятыннан белемнәрен сынаячак.
Чуваш теленнән фән олимпиадасының республика этабы 19-21 декабрьдә Казанда узачак. Ә калган фәннәрдән республика этабы яңа елда планлаштырыла.
Фән олимпиадаларында иң күп катнашучылар математикадан, анда районнан 140 укучы белемен сынаган. Рус теленнән (86), җәмгыять белеменнән (82), географиядән (80), биологиядән (67) дә олимпиадада катнашучылар аз түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев