Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәннән Александра Альмендеева яңа бәйгеләргә әзерләнә

Александра Альмендеева укытучы һөнәрен сайлавына һич үкенми. Педагог буларак, ул инде алтынчы уку елын башлап җибәргән. Яңа уку елыннан ул үзе белем алган 2 нче Чирмешән мәктәбендә балаларга математикадан дәресләр бирә.

Александра Михайловна укытучы һөнәрен Самара шәһәрендә үзләштергән.

-Мин математиканы һәм бу фән укытучымны ярата идем, әлеге һөнәрне сайлавыма, бәлки, ул да сәбәпче булгандыр, - ди Александра Михайловна. - Эшем бик ошый, балалар белән эшләргә яратам. Үземне укыткан укытучылар белән бер коллективта хезмәт кую тагын да җайлы, алар миңа даими ярдәм итә, рәхмәт.

Александра Альмендеева “Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең район этабында өченче урын алган. Тәҗрибәле педагог алда да мондый бәйгеләрдә көчен һәм белемен сынарга уйлый.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X