Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тагын җырла әле, “Умарина“!

Мордва Афонькәсе авылындагы мәдәният йортын төзекләндерү 4 миллион 600 мең сумга төшкән. 1968 елда ачылып, бер тапкыр да җитди ремонт күрмәгән бина эчтән дә, тыштан да бөтенләй башка төсмер алды. -Әлеге авыл клубын капиталь ремонттан соң күрергә хәтта күршеләр - Лениногорск, Шентала районнарының үзешчән артистлары да килгән. -Бик шәп булган...

Мордва Афонькәсе авылындагы мәдәният йортын төзекләндерү 4 миллион 600 мең сумга төшкән. 1968 елда ачылып, бер тапкыр да җитди ремонт күрмәгән бина эчтән дә, тыштан да бөтенләй башка төсмер алды.

-Әлеге авыл клубын капиталь ремонттан соң күрергә хәтта күршеләр - Лениногорск, Шентала районнарының үзешчән артистлары да килгән.
-Бик шәп булган бу. Монда яшәүче милләттәшләребез өчен без бик шат. Мәдәният өчен "янып йөрүче" белгечләргә рәхәтләнеп эшләргә менә дигән шартлар ясаганнар, - ди Иске Шентала авылыннан кунак - "Пейделька" ("Ромашка") ансамбле җитәкчесе Ольга Кудашова.
Казан осталары бинаның түбәсен яңартып, төсле калай белән япканнар. Тыштан стенаны штукатурлаганнар, аны матур итеп буяп та куйганнар. Эчке якта да бар да затлы. Идән, түшәмнәр яңартылган. Затлы пәрдәләр, яңа җиһаз - берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Менә шушы "яңа" бинаның символик ачкычын мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Семкичевага тапшырдылар.
-Быел районыбызда җиде мәдәният йортын төзекләндердек, төзедек, - диде "өй туе"нда катнашкан район башлыгы Наил Зарипов. - Сезнең авылдагысы да заманча килеп чыкты. Тик хәзер авылда кибет ябык. Җирле җитәкчелек моны тиз арада хәл итәргә тиеш.
112 кеше яшәүче, 50 йортлы Мордва Афонькәсендә "бәби чәйләре", туйлар да, кызганыч, бик сирәк күренеш икән. Бүген, әйтик, бу авылда мәктәпкәчә яшьтәге ике бала гына бар. Күрше авыл мәктәбенә дә дүрт укучы гына йөреп укый.
-Яшьләр читкә китә шул. Югыйсә, юлларыбыз да яхшырды. Яңа ФАПлы, яңа клублы булдык,- ди пенсионер Евдокия Данилова.
Әлеге әңгәмәдәшем 1962 нче елдан бирле авылда оешкан "Умарина" халык фольклор ансамблендә җырлый. Биш бала үстергән, фермада дуңгызлар караган, мич яккан, кер юган, сыер сауган әни кеше клубка йөрергә дә вакыт тапкан.
Сүз уңаеннан, эрзя җырларын яңгыратучы "Умарина"лылар быел төрле фестивальләрдә катнашып, ике диплом белән бүләкләнгәннәр. 50 елдан артык тарихы булган ансамбль кызлары 1984, 1988 елларда Эстония сәхнәләрендә чыгыш ясап кайта. Тик бүген җырчылар олыгая инде, араларында яшьләр юк.
Бәйрәмнән фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мордва Афонькәсе авылында да блокмодульле фельдшеракушерлык пункты төзелә