Сәхнә сихере
-Җырлыйсыңмы? -Юк. -Бәлки бии беләсеңдер, я гармунда уйныйсыңдыр? -Анысына да сәләт юк шул. -Алай икән... Ә мәдәният йортында ничек эшләрсең соң? -Биюгә, җырга осталарны туплап карармын. Утыз Имәннән Мингәрәй Әминов авыл мәдәният йортына директор булып эшкә урнашырга килгәч, район мәдәният бүлеге җитәкчелеге белән ике арада шундыйрак сөйләшү була. Яңа җитәкченең...
-Җырлыйсыңмы?
-Юк.
-Бәлки бии беләсеңдер, я гармунда уйныйсыңдыр?
-Анысына да сәләт юк шул.
-Алай икән... Ә мәдәният йортында ничек эшләрсең соң?
-Биюгә, җырга осталарны туплап карармын.
Утыз Имәннән Мингәрәй Әминов авыл мәдәният йортына директор булып эшкә урнашырга килгәч, район мәдәният бүлеге җитәкчелеге белән ике арада шундыйрак сөйләшү була. Яңа җитәкченең әңгәмә барышында әйткән соңгы сүзләре рас килә: Миңгәрәй Минәхтәм улы туплаган коллектив район үзешчәннәренең смотр-бәйгесендә инде берничә ел рәттән призлы урыннар яулый.
Директор Мингәрәй Әминов белән әңгәмәдә бу уңышларның серенә төшенергә тырыштык.
- Мингәрәй абый, сез белемегез буенча зооинженер. Авыл хуҗалыгыннан мәдәният өлкәсенә күчүнең сәбәбе нидә?
- Төп сәбәп - эшсез калуым. Әүвәл авыл мәдәният йортына хатыным сәнгать җитәкчесе булып урнашты. Бераз соңрак аның янына мин дә килдем. Хәзер икәү эшлибез.
- Сезнең хезмәт нигездә кичен башлана. Бу вакытта икең дә өйдән чыгып китү җайсыздыр бит?
- Безнең тормыш шулай көйләнгән инде. Авырлыгын тоймыйбыз. Авыл җирендә яшәгәнлектән, җәйләрен без иртәнге биштә аяк өстендә. Эшкә китәр алдыннан, терлекләрне карап калдырасы бар. Мәдәният йортын кич белән генә түгел, көндез дә эшләтәбез. Бигрәк тә, ноябрь аеннан алып март айларына кадәр. Хезмәттән бераз бушаганнар, ялга кайтучылар, пенсия яшендәгеләр мәдәният учагына шахмат, домино, бильярд уйнарга, я китапханәгә килә. Авыл кешесенә ялы да кирәк.
Кич белән алтыдан унга кадәр мәдәният йортын тагын ачабыз. Бу вакытта репетицияләргә килүчеләр байтак җыела.
Яшьләр үзләренә шөгыль таба. Шимбә, якшәмбе көннәрендә дискотекалар оештырабыз. Яшьләр арасында тәмәке тартуга, аракы эчүгә, наркоманиягә каршы тематик сөйләшүләр үткәрергә дә онытмаска кирәк. Шул арада бәйрәмнәр җитә - аларга чаралар әзерлисе бар. Биш еллап авыл яшьләре арасында шашка, шахмат буенча ярышлар оештырыла.
Эшләсәң - эше бар мәдәният хезмәткәренең. Сәхнә шундый әйбер инде: ул авыр да, кызыклы, серле дә. Аның бер сихри тарту көче бар.
-Хәзер халыкны телевизор каршыннан аерып алу кыен. Сәхнәгә чыгарга атлыгып торучылар аз.
-Бездә ул яктан борчыласы юк. Авылдашларыбыз бик актив. Җырчыларыбыз, биючеләребез, нәфис сүз осталарыбыз да бар. "Наз" вокаль ансамбле инде ничә ел уңышлы эшләп килә. Җырчы авылдашлар "Кади егетләре" ансамбленә оешты.
Без мәктәп укытучылары, укучылары белән дә тыгыз элемтәдә: алар безгә, без аларга ярдәм итеп эшлибез.
Чараларны бик нык әзерләнеп уздыру зарур. Авыл кешесе синең тамашага килгәч рәхәтләнеп ял итәрлек, алдагы икенче чарага да кызыгып килерлек итеп. Ә концертларда катнашучы артистларга бүләкләрне кызганмаска кирәк.
Аларның да күңелен күрү мөһим.
-Район үзешчәннәренең смотр-бәйгесендә сезнең авыл сәнгатькәрләре былтыр беренче урын алды. Быел да, тәүге турларда яхшы чыгыш ясагансыз, диләр.
-Бу бәйге безнең еллык эшебезгә йомгак. Аңа ел буе әзерләнәбез дә: минусовкалар язабыз, яңа җырлар эзлибез, кызыклы сценарий турында уйланабыз. Тырышлыгыбыз юкка түгел: 2009нчы елдан бирле безнең авыл артистлары гел җиңүчеләр арасында. Хезмәтебез өчен бирелгән бүләк - акчага заманча аппаратура - җиһазлар алдык. Сәхнә костюмнарын яңарттык.
Бер хыялыбыз бар -1970нче елларда төзелгән бинабызга капиталь ремонт сорала. Дөрес, аны башладылар инде. Әмма ныгытасы, матурлыйсы урыннар шактый әле.
Әңгәмәне Марат Гомәров үткәрде.
Бу әңгәмәне узган атналарда үткәргән идек. Әле генә мәгълүм булганча, Мингәрәй Әминовны Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы итеп сайлап куйганнар.
Аңа яңа эшендә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев