Рөстәм Асаев 20 яшендә өйләнә. Хатынына 16 яшь була. Бер елдан кызлары Гөлназ туа. "Яшь вакытта күп нәрсәне аңламыйсың. Кызыма биш яшь булганда аерылыштык", - ди җырчы.
- Рөстәм, Лилия Биктимировага Уфа сәнгать училищесында укыганда ук өйләнгәнсең икән?
- 1996 елда. Ул - 1, мин 3 курста укыганда өйләнештек, мәш...
Рөстәм Асаев 20 яшендә өйләнә. Хатынына 16 яшь була. Бер елдан кызлары Гөлназ туа. "Яшь вакытта күп нәрсәне аңламыйсың. Кызыма биш яшь булганда аерылыштык", - ди җырчы.
- Рөстәм, Лилия Биктимировага Уфа сәнгать училищесында укыганда ук өйләнгәнсең икән?
- 1996 елда. Ул - 1, мин 3 курста укыганда өйләнештек, мәш килдек. Яшьлек. Укыган вакытта өйләнешү бер дә кирәк әйбер түгел икән. 27-29 тирәләрендә өйләнсәң, бик әйбәт. Эшең, кесәңдә акчаң булырга тиеш.
Гаилә коргач, ватык-сынык машина белән "таксовать" итеп тә йөрдем. Ипилек-тозлык булса да керә, әмма акча күбрәк машинаны төзәтергә китә иде. Гаиләдә акча - зур мәсьәлә. Яшәгән саен авырая, бер-береңне аңламый башлыйсың.
- Яшь парларга өйләнешмәгез, авыр, дисәң, аңлыйлармы?
- Һәр кеше үзе күреп, үзе тоймыйча аңламый. Мине дә туй ясап әти-әни өйләндерде.
- Аерылышкач ни диделәр?
- Баштан сыйпамадылар инде. Бала өчен өзгәләнделәр.
- Әти-әниең кызың Гөлназны үстергән. Аерылган хатының да, син дә әти-әниең янына кайтып йөргәнсез.
- Йөрдек инде. Бала бит.
- Аерылышкансыз, ә кайчандыр бер-берегезне яраткансыз бит.
- Ярату калмады инде. Барып чыкмый, этле-мәчеле яшисең икән - аерылышырга кирәк.
- Беренче хатының Лилия Фәдис Ганиевка (Башкортстанның халык артисты) кияүгә чыккан. Лилия белән Фәдис авылга синең әти-әниең янына кайталар. Әти-әниең Фәдискә "кияү" ди икән.
- Дисәләр дисеннәр. Әти-әнигә: "Ник алай әйтәсез?" - дип каршы килмим. Матур яшәсеннәр.
- Кызың икегезгә дә "әти" дип әйтә икән.
- Әлбәттә, ул үстерә бит. Кызым миңа "әти" дими, "папа" ди. "Үзегез өйрәттегез", - ди. Ә менә икенче никахтагы балаларым Мөслим белән Әминә "әти-әни" ди.
- Фәдис Ганиевның 4-5 хатыны булган диләр...
- Белмим. Кеше турында сөйләргә яратмыйм.
- Синең яшерен продюсерың - "Уютный дом". Сине шул оешманың штатлы җырчысы дип сөйлиләр?
- "Уютный дом" җитәкчесе - гаилә дустыбыз. Марат әфәнде иҗатымны бик ярата, ярдәм итә. Киңәшләрен дә бирә, бик яхшы кеше.
- Гөлназ Асаева "Ваһапов фестивале"ндә 3нче урынны алган, этеп керткәнсең, бик күп кеше каршы булган диләр, шундый сүз ишеттем.
- Жюрида булырга тиеш идем, булдырмадылар. Ничек этеп кертим ди?
- Гөлназ башта синең балаларыңны карашты, хәзер исә музыка училищесындагы укуын өзеп, Уфага, әнисенең яңа туган баласын карарга китте...
- Андагы ситуацияне белмим, анда барып яшәгәнем юк. Кызга алар тәрбия бирә. Гөлназның монда безнең белән яхшы элемтәдә булуына алар бигүк шат түгел. Көнчелек дигән әйбер бар. Барысы да катлаулы. Тегеләрнең сүзеннән чыга алмый. Авыр күчеш чоры, 16-17 яшь.
- Икенче хатының белән ничек таныштың?
- 2007 елның башында. Ун көнлек ялга авылга кайттым. Айгөл - безнең район кызы. Бик ошады. Бер эштән дә курыкмый. Төскә-биткә дә чибәр. Эшләп үскән кыз.
- Кая, фотосын күрсәт әле.
- Юк. Күз тия аңа. Икенче тапкыр өйләнү бик авыр икән, беренче тапкырында гына уйламыйсың, икенчесендә уйландыра. Хөрмәт итәм үзен. Ике бала үстерәбез, мине дә бала урынына карый. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Рөстәм Асаевның әтисе Мәҗит заманында колхоз рәисен йөрткән, хәзер авылларында мулла. Мәет тә юа, корбан да чала.
- Карале, Рөстәм, Фәдис Ганиев Башкортстанның иң көчле җырчысы икән, син аның авторитетыннан куркып Казанга килгәнсең, диләр.
- Башкортстанда мин соңгы егет түгел - опера җырчысы идем. Бүгенге көндә Башкортстанда халык артисты була идем. Мактанып әйтмим. Фәдис - эстрада, мин опера җырчысы, икебез ике төрле. Бик популяр вакытта киттем.
- Ник?
- Уфада миңа нәрсәдер җитми иде, иҗатыма үзгәрешләр кертәсе килде. Казанга укыр өчен килдем, консерватория, аспирантурага кердем.
- Ник опера театрында эшләмисең?
- Әйтә алмыйм. Һәр театрның үз тәртипләре.
- Синең турында: "Кешене куркыта торган салкын тавышлы җырчы", - диләр.
- Мин "бас" тавышлы җырчы. "Бәхетле булып тума - тенор булып ту", диләр. Спектакльдә матур партияләр тенорларныкы. Тенорларга кызыгам.
- Син туган ягыңда (Башкортстан, Благовар районы, Болышлы авылы) фермер булырга хыяллангансың. "Басуда каеннар үсеп утыра, шуңа җаным әрни", - дигәнсең.
- Әйе шул, мәктәптә укыганда әти-әнигә әйтмичә күрше әбидән бурычка акча алып, күрше авылдан бозау алып кайткан идем. 9 класстан соң СПТУда бер-ике көн укыдым да ошамады. Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен бик яхшы агроном, менеджер, җитәкче булырга, кешеләрне эшләтә белергә һәм бик күп акча кирәк.
ГАБДЕРӘХИМ.
Нет комментариев