Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Гафу итәрсеңме?...” 

Хәния дертләп китте. Кинәт кенә колагы янында яңгыраган таныш тавыш аны сискәндереп җибәрде. Хатын утыргычыннан сикереп торып артына борылганын сизми дә калды. Тик бүлмәдә аңардан башка беркем дә юк иде. 

Шул чакны гына ул үзенең йокымсырап киткәнен, ә инде бу тавышның менә шул уяулы-йокылы чагында бары тик уйларында гына ишетелгәнен аңлады. Кабат урынына утыргач та, озак кына бүлмәсен күзләде Хәния. “Гафу итәрсеңме?” Инде менә төшләренә керә бу сүзләр. Ә бит ул сүзләрне Рим әйткәненә инде 10 елдан артык. Хәния акрын гына күзләрен йомды да моннан дистә елдан артык элек булган вакыйгаларны хәтерли башлады... 
 11 сыйныфны бетерүгә Хәниянең бар теләк-омтылышы Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керү иде. Чыгарылыш имтиханнарын бары тик “5” билгеләренә генә тәмамлаган кыз инде менә дүртенче ел бу хыял белән яши иде. Шуңа да урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны кулына алгач та әнисе белән Уфа шәһәренә юл тотты алар. Уфада әнисенең туган тиешле Зәйнәп апаларына барып керделәр. Чәй эчеп, бераз авыл хәлләрен сөйләшеп алгач, әнисе кызны Башкорт дәүләт университеты бинасына алып килде.Алар җәяү генә бардылар, чөнки Зәйнәп апалары университетка якын гына яши булып чыкты. Документларны тапшырган чакта Хәния бу факультетта конкурсның зур икәнен белде. Тик бу яңалык аның кәефен кырмады, чөнки кыз үзенең төпле белемле булуына ышана иде. Университетта эшләрне тәмамлагач, әнисе белән кабат Зәйнәп апаларына кайтып киттеләр. Апасы Хәнияне имтиханнар тапшырып нәтиҗәсен белгәнче үзләрендә калырга тәкъдим итте. Хәния моңа бик тә шатланып риза булды, ә әнисе Хәниядән дә ныграк сөенде, чөнки кызы Зәйнәп апасы янында яшәгәндә ана йөрәге тыныч булачагын белә иде әни кеше. Кабаттан тамак ялгагач, әнисе кичке автобус белән авылларына кайтып китте. 
Хәния үзен төпле белемле дип уйлап ялгышмады, өч имти-ханны да бары тик “5” билгеләренә тапшырып, тагы да 24 кыз һәм егет белән бергә бу дәрәҗәле уку йортының студенты булып китте. Имтихан тапшырып йөргән вакытта ул бу егет-кызларның күбесе белән аралашып, дуслашып ук бетте. Арада Сиринә исемле кыз белән аеруча тиз дуслашты Хәния. Үзе кебек гади, тәрбияле һәм тыныч иде Сиринә, шуңадырмы имтиханнарның соңгыларына да бергәләп әзерләнделәр, ә инде икесе дә конкурстан үткәч, тулай торакта бер бүлмәгә урнашу өчен гариза язып комендантка керттеләр. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, дигәндәй, кызларның бу теләкләре дә тормышка ашты. Ике кешелек бүлмәләр күп булмаса да, Сиринә белән Хәниягә өченче каттан зур булмаган, әмма бик тә якты ике кешелек бүлмә бирелде. Уку башланырга ике көн кала Хәния дә, Сиринә дә тулай торакка килеп бүлмәне рәткә китерделәр, бераз ремонт эшләделәр. Уку елы башлануга кул– аяклары белән укырга чумдылар. Ике ахирәт тә яхшы укыдылар, һәрвакыт имтихан-зачетларны беренчеләрдән булып бары тик яхшы билгеләргә генә тапшырып, бишенче курска да җиттеләр. Узган дүрт ел эчендә Хәния белән Сиринә бертуганнардан да болайрак якын кешеләргә әйләнделәр. Уку елы башланып бер ай гына үткән иде әле, аяз көнне яшен суккандай куркыныч хәбәр алды Сиринә: күрше районнан кунактан кайтканда әтисе белән әнисе утырган машинаны йөк машинасы бәрдергән. Әтисе шундук, ә әнисе ашыгыч ярдәм машинасында җан биргәннәр. Ә йөк машинасы шоферы, 22 яшьлек кенә егет, исерек килеш руль артына утырган, бара торгач йоклап китеп каршы як полосага килеп кереп җиңел машинаны таптаткан. Сиринәгә бу хакта икетуган абыйсы телефоннан хәбәр иткән булып чыкты. Коридордагы телефон яныннан ничек итеп бүлмәсенә кадәр килгәнен хәтерләми Сиринә, тик бүмә ишеген ачу белән бөгелеп төште ул. Дәфтәргә өй эшләрен теркәп утырган Хәния шундук сикереп торып дустын барып кочаклап алды, җайлап кына диванга китереп утыртты. Сиринәнең йөзе ап-ак иде. Ахирәтенә кайгылы хәбәр җиткергәннәре хакында шундук төшенде Хәния. Тиз генә стакандагы суга тынычландыра торган дару тамчылары салып Сиринәгә эчерде. Бахыркай бер ноктага карап өнсез килеш утыруын дәвам итте. Менә ул әкрен генә Хәниягә таба йөзен борды да: “Алар үлгәннәр, әти дә, әни дә. Нигә, Хәния?”- дип пышылдады. Аннары ахирәтенең кочагына капланып үксеп елап җибәрде. Хәниянең дә күзләре тулы әче яшьләр иде бу вакытта. Сиринәне кочаклап, ул да күз яшьләренә ирек куйды. “Ничек? Нигә?” Кызларның икесенең дә күңелендә бары тик шушы ике сорау иде бу минутларда. “Сиринәкәем, бераз тынычлан, безгә хәзер өегезгә кайтырга кирәк”, - диде дә Хәния, үзләренең старосталары булган Алиягә шалтыратып хәлне аңлатыр өчен коридорда-гы телефон янына чыкты. Шалтыраткач, икесе исеменнән дә гаризалар язып деканга тапшырырга үтенде, бу атна азагына тиклем авылда булачакларын әйтте. Алия барын да эшләргә сүз биреп, бераздан алар бүлмәсенә киләсен, Сиринәнең кайгысын уртаклашуын белгертте. Сиринә елаудан туктап, хәзер инде нишләргә кирәклеген дә аңламый утыра иде бу вакытта. Хәния ахирәтенең алларына килеп тезләнде. “Сиринә, әйдә киеник, автовокзалга барып соңгы автобус белән кайтырга чыгыйк, түз, дускаем”, - дип, маңгаеннан үбеп алды. Сиринә әкрен генә башын кагып киенә башлады. 
Берничә сәгатьтән алар инде автобуста Сиринәнең авылына якынлаша иделәр. Юл буе Сиринә күз яшьләре аралаш җәйге хәлләрне, әти-әнисе белән гөрләшеп бәрәңге утаганнарын, җиләккә, гөмбәгә йөргәннәрен, печән әзерләгәннәрен сөйләп кайтты. Һәм ике сүзнең берендә диярлек Хәниягә яшь тулы күзләре белән тутырып карап: “Хәния, ни өчен?” дип әллә сорый, әллә шушы хәбәрнең дөресме икәнен тикшерә иде күңеле белән. Хәниянең йөрәге Сиринә шулай дигән саен телем-телем кисәкләргә бүлгәләнеп, тамак төбенә төер утыра, күз яшьләре ирексездән чигәләре буйлап тәгәрәп төшәләр иде. Менә Сиринәнең авылына да килеп җиттеләр. Автобус кибет янындагы тукталышта кызларны төшереп калдырды да, үз юлын дәвам итте. Кибеттән уң якта урнашкан тыкрык башында яшелгә буялган йорт каршы алды кызларны. Сиринә инде туктый алмыйча елый иде бу минутларда. Хәния исә үзендә икесе өчен дә кирәк булачак көчне тупларга тырышып, тешен кысып булса да түзәргә тырышты. Капка төбендә күрше-күлән абый-апалар кызларны күрү белән Сиринәне дә, Хәнияне дә кочакларына алып: “Балакаем, сабыр булырга тырыш, ни кыласың инде, язмышлары шушыдыр”, - диештеләр. Үзләре дә Сиринәнең елавына кушылып кулъяулык белән күз яшьләрен сөртәләр иде. Кызлар әкрен генә өйгә керделәр. Әтисе белән әнисен икетуган абыйлары алып кайтып өй уртасында ике караватка салып өсләренә ак җәймәләр япкан иде. Өйдә бу абый-җиңгиләреннән башка күрше апалары, авылдагы туган-тумачалары бар иде. Самат абыйсы Сиринәне керү белән кочаклап алып, “Апаем, сабыр ит, түз, түз”,  -дип чәчләреннән сыйпады. Еламый буламы соң, Сиринә күз яшьләренә төелеп абыйсын җитәкләп иң кадерле кешеләре, әтисе белән әнисе яткан караватлар янына килде. Җай гына башта әнисенең йөзен ачты. “Әнием!” Үзәк өзгеч бу тавыш өйдә булган тынлыкны ярып, өйдәгеләрнең йөрәген телгәләп үтте. Сиринә куллары белән әнисенең йөзен сыйпады, куе кара чәчләреннән бармаклары белән үтте. Үлмәгән бит аның әнисе, йоклый гына. “Тор, әнием, тор, кызың, Сиринәң кайтты бит!” - дип эченнән генә кабатлады кыз, әмма шулай дисә дә, моның булуы мөмкин түгелен йөрәге сизә иде. Хәниягә борылып карады шулчакны Сиринә, күзләрендә шулкадәр ачы сагыш иде аның. Ипләп кенә җәймәне кабаттан каплагач, әтисе яткан караватка борылды кыз. Тик җәймәне ачарга, әтисенең чыннан да үлгән булуына ышанасы килми иде аның, шуңадыр да берара бары тик шушы ак җәймәгә тавыш-тынсыз гына карап торды ул. Хәния исә әкрен генә Сиринә янына килеп басты. Ахирәтенең янында булуы көч бирдеме Сиринәгә, ул ике куллап җәймәне ачты һәм әтисенең шушы кадәр дә якын, кадерле булган йөзенә бакты. Әтисе дә, әнисе кебек үк йоклап яткан гына кебек иде кызга. Сиринә кулы белән әтисенең йөзеннән, чәчләреннән сыйпады, ә күзләреннән аккан яшьләр туктарга уйламадылар да. Күпме шулай торгандыр Сиринә, вакыт исәбен югалткан иде ул. Шушы мизгел эчендә ул әле ике атна элек кенә булган вакыйгаларны күз алдыннан үткәрде. Бәхетле иде алар ул вакытта. Әти-әнисе исән иде! Исән иде! Сиринә кинәт кенә аңын җуеп ава башлады, ярый әле абыйсы белән Хәния янында иделәр, алар кызны ике яклап култыклап икенче бүлмәгә кертеп салдылар... 
Икенче көнне әти-әнисен җирләгәнне, зираттан кайткач аларның өчен уздыруны Сиринә начар төш сыман гына хәтерли. Ә инде тагы да бер көннән йортны абыйсына карарга кушып кызлар Уфага юлланды. 
Яңа елга кадәр дәресләрдә дә, дәресләрдән соң да Хәния ахирәтенә бик тә ышанычлы терәк булды. Элек елмаеп кына торучы дусты хәзер инде бик аз сөйләшә, бөтенләй диярлек елмаймый торганга әйләнде. Бик авыр иде аңа. Хәния барын да аңлый, шуңа да Сиринәнең ярасын яңартмаска тырыша, бары тик дустына үзенең һәрчак шулай аның янында булачагын, һәрвакытта да үзенә ышанырга мөмкин булганын бар булмышы белән белгертә иде. Белмиме соң Сиринә моны? Аңлый һәм Хәниягә бик тә рәхмәтле иде ул. Яңа елга өч көн калды дигәндә, Сиринә ахирәтенең янына утырда да, нык итеп кочаклап алды. Аннары тыныч тавыш белән: “Хәния, олы рәхмәт сиңа, дускаем. Син булмасаң, мин әти белән әнинең фаҗигале үлемен күтәрә алыр идемме? Юктыр. Синең янымда булуың, сиңа таяна алуым миңа яшәргә көч бирде. Бүген төнлә әти белән әнине төштә күрдем. Икесе дә яшьләр, матурлар. Миңа таба елмаеп килделәр дә, икесе ике яктан кулымнан тотып, исән чакларындагы кебек күзләремә тутырып карап тордылар. Белсәң иде син, ничек мин шул күзләрне, шул карашларны сагынганны! “Сиринә, балакаебыз, зинһар өчен безнең өчен кайгырма. Безгә монда әйбәт, без бары тик синең өчен генә борчылабыз. Син безнең дәвам, шуңа да без өлгерә алмаганны син өлгерергә тиеш, безнең өчебез өчен дә яшә, Сиринә”, - диделәр. Һәм, ышанасыңмы, елмаеп уянып киттем.Әйе, әйе, Хәния, алар оҗмахта, аларга анда әйбәт. Ә мин чыннан да үзем өчен генә түгел, ә алар өчен дә яшәргә тиеш!” Хәния ахирәтенең күзләренә бакты, ә алар бик тә тыныч иде. Кыз дустын кочаклап алды. “Әйе, Сиринә, яшик без, матур итеп, бәхетле булып яшик!” - диде Хәния дә. 
Эх, бары да без теләгәнчә генә барса икән! Юк шул. Яңа ел каникулларында авылында, әти-әнисе янында ял итте Хәния. Каникуллардан соң Уфага килүенә аны дусты Сиринә көтеп тора иде. Сиринә кичтән килеп бүлмәне юып чыгарган, ә иртән, Хәния килгәнче дип аның яраткан тортын пешергән иде. Чәй янында сөйләшер сүзләре бетмәде ахирәтләрнең. Каникуллар тиз үткәненә икәүләп уфтансалар да, бер-берсен бик сагынганга күрә кабат уку башланганына сөенеп тә куйдылар. Сиринә чәй эчеп бетергәч Хәнияне беләгеннән тотып янына утыртты да: “Хәниякәем, мин гашыйк булдым бит! Сиңа сөйләмичә җаным тынычлана алмый менә инде ничәнче көн”. Кыз көлеп җибәрде, Хәния исә ахирәтен кочаклап алды. “Яңа елдан соң сыйныфташым Алинә белән клубка чыктык. Яшьләр күп иде ул көнне, күбесенчә ят кызлар белән егетләр. Татарча бию көе куйдылар. Әллә нигә биесе килеп залны әйләнеп биергә тотындык Алинә белән. Безгә матур гына ике егет тә кушылды. Бер сәгать биегәнбездер, валлахи. Әллә кайсы бию хәрәкәтләрен ясап беттек, бөтен яшьләр безне алкышлый-алкышлый күзәтте. Егетләрнең берсе миңа каршы бии, икенчесе – Алинәгә каршы. Ахырда “Җитәр, алыштыр музыканы”, - дип клуб мөдиренә дәштек тә, Алинә белән саф һавага чыгып киттек. Теге егетләр дә безнең арттан чыкты. Танышып киттек. Берсе, миңа карап биегәне – Азат, икенчесе – Самат исемле булып чыкты. “Әйдәгез, кызлар, урам әйләнеп килик”,- диде Азат. Шулай иттереп сөйләшә-көлешә ярты авылны урап чыктык. Егетләр чыннан да бик итагатьле, аралашучан булып чыктылар. Бик күңелле булды алар белән. Аннары инде Азат мине, Самат Алинәне өйләребезгә кадәр озатып куярга булдылар. Капка төбендә бик озак сөйләштек ул егет белән. Аннары мин саубуллашып өйгә кереп киттем, ә Азат (ул дәү әнисенә кунакка кайткан булып чыкты) үз урамына таба юнәлде. Мәхәббәт менә шулай тиз кабына дип укысам да, булмас дип уйлый идем. Чыннан да шулай икән. Азатка шул ук кичне гашыйк булдым, Хәниякәем”. Сиринә дустының күзләренә елмаеп бакты да, башын аның күкрәгенә салып тынып калды. Хәния дә елмая иде, ул чын-чынлап ахирәтенең бу шатлыгын уртаклаша иде бу минутларда. Сиринә җайлап утырды да, тагы да сөйләп китте: “Кичәге көнгә кадәр Азат белән һәркөнне очраштык, бер-беребез турында бар нәрсәне дә белеп беттек төсле. Хәния, күрсәң иде син аны! Мин хыялда йөрткән чын ир-ат ул: ышанычлы, уңган, акыллы. Кичә автовокзалда аерылыштык, мин – Уфага, ул – Казанга китте. Алла боерса, ике атнадан Уфага киләм дип сүз бирде. Синең хакта да сөйләдем, менә озакламый танышырсыз да”. Сиринә тагы да тынып калды. “Мин бик тә шатмын сезнең өчен, Сиринәкәй  -Сиринә. Син моңа чыннан да лаек, дускаем”. Хәния бу сүзләрне чын күңеленнән әйтте. “Рәхмәт, Хәния, беләм синең дә шатланганыңны”, - диде Сиринә. 
Кызлар өстәлне җыештырып йокларга яткач та бик озак сөйләшеп яттылар. Икенче көнне уку башланды. Ахирәтләр элекке кебек бар булмышлары белән укуга чумдылар, дәресләргә, чыгышларга әзерләнделәр, кирәкле китапларны укыдылар. Ә кичләрен, йокларга яткач, сүз кабат Азат янын-да бөтерелде. Ике атна менә шулай үтеп киткәне сизелмәде дә. Азат иртәгә килә дигән көндә икәүләшеп Хәниягә пальто алырга дип кием кибетенә бардылар. Каникулга кайткач, сессияне яхшы тәмамлаган өчен әти-әнисе пальтолык акча биреп җибәргән иделәр. Кибеттә озак сайланып та тормадылар, икесенең дә күңеленә бер күрү белән ошаган бик тә матур пальтога тукталдылар. Сиринә Хәниядән яңа пальтосын өстеннән дә салдырмады, “Шул килеш кайтасың, дускаем”, -дип, аның киеп килгән курткасын сумкага салып кулына алды. Ахирәтләр, көлешә-көлешә, тулай торакка кайтып та җиттеләр. “О, нинди матур кыз!” Кызлар сискәнеп киттеләр. Тулай торак ишегеннән курсташлары Рим чыгып килә иде. “Шәп пальто кигәч, чын шәһәр кызы булгансың син!” Хәниягә төртелгән бу сүзләрдән кызларның икесенә дә кыен булып китте. Рим инде икенче ел менә шулай төртмә сүзләр белән Хәниянең теңкәсенә тия иде. Әмма кыз дәшмәгәч, шул сүзләрдән ары китә алмады ул. Ахирәтләрнең икесе дә бу карап торуга чибәр генә булган егетне өнәп бетермиләр иде. Уфа малае ул Рим, әти-әнисе алып биргән машинада җилдерә, үз квартирасы бар.Укуда да шул акча ярдәмендә экзаменнарын тапшырган рәвештә йөри. Ә тулай торакта нишләп йөргәнен кызларның бу минутларда беләселәре дә килмәде. Алар Римгә бер усал караш ташладылар да, ишектән эчкә кереп киттеләр. Бүлмәләренә менеп җиткәндә, Рим хакында онытканнар иде инде. Кичке чәйне эчеп алгач, кызлар йокларга яттылар. Бик озак иртәгәсе көн, Азатның килүе, очрашу минутлары хакында сөйләшеп, көлешеп яттылар. 

Азат икенче көнне иртәнге поезд белән Уфага килеп тә җитте. Бик тиз генә Сиринә яшәгән тулай торакны табып, иртәнге унда кызлар белән үзе алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчеп утыра иде. Танышып, сөйләшеп киткәч тә, Хәния бу егетнең чыннан да Сиринә сөйләгәнчә акыллы, эчкерсез икәненә төшенде. Ул ахирәте өчен бик нык шат иде бу минутларда. Чыннан да, шундый олы кайгылар кичергән Сиринә мондый бәхеткә лаек иде. Төшкә кадәр алар бүлмәдә утырдылар, бик күп нәрсәләр хакында сөйләштеләр, гәпләштеләр. Сөйләшер сүзләр дә күп иде ул минутларда. Ә инде төшке аштан соң Сиринә ахирәтенә Азатка Уфаны күрсәтик дип тәкъдим итте. Әмма Хәния, гашыйкларның аңардан башка да сөйләшер сүзләре барлыгын белеп торганга, Сиринә белән Азатка икесенә генә йөреп кайтырга кушты. Ахирәте Хәниянең карарына башта каршы булса да, соңгарак ризалашты. Хәния исә аны үзенең яңа пальтосын кияргә күндерде. Ни дисәң дә, Сиринәнеке инде шактый юкарган, ә көн салкын иде. 
 Гашыйклар киенде дә, көлешә-көлешә сөйләшеп чыгып киттеләр. Ә Хәния иртәгәсе дәресләргә әзерләнергә утырды. Тик нигәдер аның күңеле тыныч түгел иде бу минутларда. Тарихи вакыйгалар хакында сорауларга җавап эзлисе урынга, уйлары Сиринә белән Азат тирәсендә бөтерелде. Ничек кирәк алай эшен тәмамлаганда, сәгать уклары кичке алты турысында иде. “Сиринәләр һаман юк, кинога-фәлән кергәннәрдер инде,” – дип күңелен тынычландырырга тырышса да, нидер булган төсле иде җанына. Һәм нәкъ шул минутта алар яшәгән бүлмәнең ишеген шакыдылар. Сикереп торып ишеккә барды Хәния. Ачса, тулай торакның икенче катында яшәүче Газим басып тора. “Хәния, Сиринәләрне машина бәрдергән, тулай торактан ерак түгел юл аша чыкканда. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте әле генә”. Хәния эсселе-суыклы булып китте, ни дип әйтергә белмичә катып калды. Газим шундук аңлады аның хәлен, тиз генә су китереп бирде, утыргычка утыртты. Чынмы бу хәл дигәндәй, Хәния аның күзләренә ялварып карый иде бу вакытта. Газим алдаша алмады: “Хәния, аларны Рим бәрдергән. Үзе ерак та китмичә туктаган. “Хәния минеке генә, мин аны беркемгә дә бирмим”,-дип кычкыра иде. Исерек. Милиция алып китте аны”. “Сиринә белән Азатны кайсы больницага алып киттеләр икән, Газим? Хәлләре ничек икән?”– дип яшь тулы күзләрен тагы да Газимгә төбәде кыз. “ Хәния, әйдә, киен, моннан ерак түгел, 23нче больницага диделәр. Хәзер үк барабыз”. Хәния тиз-тиз генә курткасын эләктерде дә, бүлмәсен дә бикләми, Газим артыннан урамга йөгерде... 
 Алар больницага барып кергәндә Сиринәгә дә, Азатка да операция ясыйлар иде. Икесенең дә хәле бик авыр, бик каты бәрелгәннәр, диделәр врачлар. Көтүдән дә авыры юк бу вакытта. Минутлар – сәгатьләр, ә сәгатьләр – еллар төсле тоелды Хәниягә. Ике сәгатьтән башта Сиринә яткан бүлмәдән, ә алар артыннан Азат яткан бүлмәдән дә чыкты врачлар. Һәрберенең йөзендә кайгы шәүләсе иде. Хәния барын да аңлады, врачлар аның иң курыккан “Исәннәрме?”- дигән соравына, “Без кулдан килгәннең барын да эшләдек, әмма бу очракта медицина көчсез”, - диделәр. Кыз агарып катты, Газим аны сәкегә утыртты, шәфкать туташы тынычландыра торган укол кадады... 
Сиринәне дә, Азатны да туган авылларындагы зиратка янәш каберләргә күмделәр. Хәния бу көннәрне ни үле, ни тере түгел иде. Иң якын кешесенә әверелгән Сиринәнең, аның сөйгәне Азатның үлгән икәннәренә берничек тә ышанасы килмәде аның. Бар авыл халкы гашыйкларның шушындый фаҗигале үлемен бик авыр кичерделәр. Хәния янында ярый Газим булды, ул кызның терәгенә әверелде бу көннәр эчендә. 
 Уфага килгәч, Хәния Сиринәнең абыйсы һәм Азатның әтисе белән бу фаҗига һәм аның сәбәпчесе Рим хакында нәрсәдер белер өчен милиция бүлегенә юнәлделәр. Римне җинаять урынында кулга алганга күрә, аның гаебендә беркемнең дә шиге юк иде. Ул үзе дә яшереп маташмады. Әмма ул Сиринәне түгел, ә Хәнияне таптаттым дип кабатлый иде. Шуңа күрә дә Римне Хәния белән күзгә-күз очраштырырга булдылар. Сорау ала торган бүлмәгә Хәнияне керткәч, егет агарынып китте. “Син...Син исән мени?” Римнең беренче сүзе шушы иде. “Мин бит син дидем. Алдагы көндә күргән пальтоңда идең бит, ят егет белән. Син бит миңа булырга тиеш идең, Хәния!” Шул вакытта гына Хәния барын да аңлады. Димәк, Рим Сиринәне аның белән бутаган. Каһәр суккан пальто. Нигә генә алды ул аны, нигә генә Сиринәгә көчләп кидерде? Шул пальто булмаса, ахирәте дә, Азат та бүген исән булырлар иде. Хәния хәлсезләнеп стенага сөялгән килеш чүгә башлады. Янында торган милиция лейтенанты аны шундук култыклап алды һәм бу бүлмәдән алып чыгып китте. Бераз хәл кергәч, Хәния тикшерүчегә пальто вакыйгасын һәм Римнең чыннан да аны таптатам дип Сиринә белән Азатны бәрдергәнен аңлатты... 
 Римгә 12 ел бирделәр. Суд залында соңгы сүз әйтергә биргәч, Рим Хәниягә борылып: “Гафу итәрсеңме?” - дип сорады. Юк, гафу итә алмый аны Хәния берничек тә. Үзенең дә гаебен сизә, Рим бит ул дип Сиринәләр өстенә менгән. Эх, шул пальто... 
 Укуын тәмамлагач, Хәния Газимга кияүгә чыгып, ул яшәгән районга китте. Мәктәптә икесенә дә эш булды. Бер елдан игезәкләре Сиринә белән Азат туды. Күңел яралары да бераз уңалган төсле булды Хәниянең, тик Римнең шушы “Гафу итәрсеңме?” –дигәне генә менә бүгенге төсле вакыты-вакыты белән колагында яңгырап, аны сискәндерә иде. 

Мәгълүмат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев