Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр кабат Чиләбедә

Район делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының махсус чакыруы буенча, Чиләбе өлкәсенең Югары Уфали шәһәрендә узган Сабан туена барды.

Әлеге шәһәр округы территориясендә 3500 татар яши, шуларның байтагы – Чирмешән районыннан һәм аларның да төп өлеше Кармыш авылыннан чыгучылар. Бирегә алар, хәзер инде өлкән буын, нигездә, узган гасырның 30-40 нчы елларында металлургия заводы төзелешенә күчеп килгәннәр.

Район артистлары шәһәр халкын матур җырлар белән сөендерсәләр, көрәшчеләр осталыкларын келәмдә күрсәткәннәр. Якташыбыз, Кармыш авылы егете, бүген Түбән Камада яшәүче Булат Шәйхуллов  үз үлчәү авырлыгында Сабантуй батыры булган.

 Озакламый, 6 июльдә район делегациясе тагын бер зур Сабан туенда катнашачак, бу юлы чирмешәнлеләр Курганда узачак милли бәйрәмне оештыруга үз өлешләрен кертәчәк.

Фото https://www.instagram.com/cheremshan_rdk/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев