Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә "Шома бас!" бәйгесе үтте (+ФОТО)

Район мәдәният йортында "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды. Элеккеге елларда районыбызның үзешчән коллективлары үз осталыкларын башка төбәкләрдә күрсәткән булсалар, быел бу бәйге беренче тапкыр безнең районда оештырылды. Анда Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзешчәннәре...

Район мәдәният йортында "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды.

Элеккеге елларда районыбызның үзешчән коллективлары үз осталыкларын башка төбәкләрдә күрсәткән булсалар, быел бу бәйге беренче тапкыр безнең районда оештырылды. Анда Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзешчәннәре катнашып, тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде. Бер республикада яшәсәк тә, һәр районның, һәр авылның үзенә хас биюләре бар икән, бүгенге концерт моны кабат исбатлады.
Зона турында 200дән артык кеше: 7 яшьтән 75 яшькә кадәр булган һәвәскәр биюче катнашты, 20гә якын коллектив үз осталыкларын күрсәтте. Иң күп концерт номерларын безнең район тәкъдим итте. Лашман авылыннан гына да дүрт коллектив: "Әллүки", "Дуслык", "Яшьлек" һәм "Мөгаллимә" чыгыш ясады, шулай ук Туймәттән, Иске Үтәмештән, Ульяновкадан да сәхнәгә чыгучылар булды.
-Мәктәптә бию түгәрәкләре бар, укучылар аларда бик теләп шөгыльләнәләр. Төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз, уңышларыбыз да бар, республикакүләм конкурсларда призлы урыннар яуладык, - ди Лашман урта мәктәбе укытучысы, бию түгәрәгенең җитәкчесе Раушания Мөбарәкшина. Ул үзе дә укытучылардан гына торучы "Мөгаллимә" коллективы составында чыгыш ясады.
Иске Элмәледән "Росиночка" балалар коллективына башлангыч сыйныф укучылары йөри, бүген алар да татарча биеделәр.
-Мин биергә бик яратам. Район үзәгендәге балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегендә шөгыльләнәм, авылда "Росиночка" ансамблена да йөрим,- ди 4нче класс укучысы Вера Степанова.
Район мәдәният йорты каршындагы "Яшь йөрәкләр" бию төркеме: Рәхилә Шакирова, Рушания Шакирова һәм Мингосман Мортазин бик тырышып шаян бию башкардылар, тамашачылар алкышларны кызганмады. Мингосман абый бүгенге концертта иң өлкән катнашучы да иде әле.
Башка биючеләр дә әлеге чарага җитди әзерлек белән килгән. Сәхнәгә чыгучы һәр коллектив үзенчәлекле, тамашачыны үзенә җәлеп итеп тора. Сәхнә костюмнары да берсеннән - берсе матур. Бәйрәмдә керәшен җырлары һәм биюләре дә башкарылды. Монда инде Утыз Имәннән "Шома бас!" төркеме биючеләре Гадел Әминовка һәм Ләйсән Фәтхетдиновага тиңнәр булмады. Югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылган керәшен биюе, Казаннан килгән жюри әгъзаларының да югары бәясен алды.
Әлеге чарада катнашучыларның һәрберсенә Дипломнар тапшырылды, ә инде гала концерттта чыгыш ясаучыларның исемлеге соңрак билгеле булачак.
Чарадан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/11428-chirmeshәndә-shoma-bas-konkursyi-үtte-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фотографии бәйге Шома бас!