Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Артистлар килде

Хәзер театр-концертлар авылларны читләтеп үтәләр. Шуңа да яңа гына Туфан Миңнуллин исеменә лаек булган Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Лашманга килүе авыл халкы өчен сөенечле вакыйга булды. Түбәнкамалылар тамашачылар хозурына Туфан Миңнуллинның "Нәзер" исемле моңсу комедиясен тәкъдим иттеләр. Татар драматургиясенең олпаты Туфан аганың әсәре Түбән Кама театрының талантлы артистлары...

Хәзер театр-концертлар авылларны читләтеп үтәләр. Шуңа да яңа гына Туфан Миңнуллин исеменә лаек булган Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Лашманга килүе авыл халкы өчен сөенечле вакыйга булды.


Түбәнкамалылар тамашачылар хозурына Туфан Миңнуллинның "Нәзер" исемле моңсу комедиясен тәкъдим иттеләр. Татар драматургиясенең олпаты Туфан аганың әсәре Түбән Кама театрының талантлы артистлары башкаруында тамашачылар күңелендә тирән тәэсирләр калдырды. Спектакль тәмамланганнан соң тамашачыларның аягүрә алкышлавы шуны дәлилли. Театр коллективы белән бергә якташ шагыйребез, Әлмәттә яшәп иҗат итүче Әхтәм Фәтхи дә килгән иде. Ул авыл китапханәсенә үзенең һәм абыйсы Әхсән Фәтхетдиновның рәсемнәре тупланган альбом һәм китапларын бүләк итте.

Театр артистлары Лашман урта мәктәбендә булырга һәм музейны карарга да мөмкинлек таптылар. Мәшһүр язучы Гаяз Исхакыйның нәсел тамырлары Лашман белән бәйле, биредә аның туганнары яшәвен белгәч, театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев: "Исхакыйның музеен Яуширмәдә түгел, Лашманда ачасы булган икән.

Бу авыл кебек чиста, төзек сала күргән юк иде. Лашманда барлык дәрәҗәдәге кунакларны каршы алырга була",- диде. Үз спектакльләре белән төрле төбәкләрдә булган абруйлы режиссердан мондый сүзләрне ишетү бик күңелле булды.

Наил Нуртдинов,
Лашман урта мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашманда Түбән Кама татар дәүләт драма театры