Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ишлинкадан Валентина Сырукина - “Авыл гүзәле”

Ишлинка авылыннан Валентина Сырукина "Чирмешән гүзәле" район бәйгесенең зона турында "Авыл гүзәле" титулына лаек булды. Урманасты Үтәмеш авылында оештырылган әлеге чарада сигез авылдан килгән кызлар катнашты. "Чирмешән гүзәле" ул матурлык бәйгесе генә түгел, конкурста катнашучыларга төрле сынаулар аша да узарга туры килде. Интеллектуаль турда райондашларыбыз татар теле, район, авыллар тарихына...

Ишлинка авылыннан Валентина Сырукина "Чирмешән гүзәле" район бәйгесенең зона турында "Авыл гүзәле" титулына лаек булды.

Урманасты Үтәмеш авылында оештырылган әлеге чарада сигез авылдан килгән кызлар катнашты. "Чирмешән гүзәле" ул матурлык бәйгесе генә түгел, конкурста катнашучыларга төрле сынаулар аша да узарга туры килде. Интеллектуаль турда райондашларыбыз татар теле, район, авыллар тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Һәр конкурсантка аш - суга да осталыгын күрсәтте. Иҗат бәйгесендә алар - һәркайсы концерт номеры тәкъдим иттеләр, ә ахырдан сәхнәгә төрле материаллардан ясалган киемнәрдән чыктылар.
Бәйгедә катнашкан бер генә кыз да югалып калмады, күренеп тора, бүгенге гүзәллек бәйрәменә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Һәрберсе үзенчәлекле, бер - берсеннән аерылып торалар, шул ук вакытта барысы да актив, җиңүгә омтылалар.
Бәйгедә вице - мисс исемен Түбән Чегодай кызы Алия Хоҗаевага бирделәр. Интернет аша тавыш бирү юлы белән иң күп тавыш җыйган Айгөл Хөсәенова (Урманасты Үтәмештән) да җиңүчеләр сафында. Алар Валентина Сырукина белән район үзәгендә узачак финалда да катнашачаклар.
Түбән Кармалкадан Светлана Трофимова, Югары Кармалкадан Мария Кудряшова, Иске Үтәмештән Эльвина Җаббарова, Андреевкадан Анастасия Ситушкина, Лагеркадан Людмила Хорошавцева да төрле номинацияләрдә билгеләнеп бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка