Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзгәрешләр чагыштыруда беленә

Власть башына кем генә килсә дә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртсын, тормышны яхшыртсын иде. Тәртип, тынычлык, тотрыклылык, гаделлек булса, илнең дә абруе арта. Үткән атнада район мәдәният йортына җитәкчеләр белән очрашуга килгән ветераннар бу сүзләрне еш кабатлый. Алар бит элеккеге нужаларда, хезмәттә ныгыган буын, үзгәрешләрне чагыштырып нәтиҗә ясыйлар, шөкрана кыла беләләр. Өлкәннәр...

Власть башына кем генә килсә дә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртсын, тормышны яхшыртсын иде. Тәртип, тынычлык, тотрыклылык, гаделлек булса, илнең дә абруе арта.


Үткән атнада район мәдәният йортына җитәкчеләр белән очрашуга килгән ветераннар бу сүзләрне еш кабатлый. Алар бит элеккеге нужаларда, хезмәттә ныгыган буын, үзгәрешләрне чагыштырып нәтиҗә ясыйлар, шөкрана кыла беләләр. Өлкәннәр вәзгыятьнең нык үзгәрүенә дә каршы. Зарланырга яратабыз, әмма тормыш шартлары яхшыра баруын сизеп торабыз. Сүз дә юк, бүген даими эше булмаган кешегә авыррак.

-Аллага шөкер, зарланырлык түгел, пенсияне китереп үк бирәләр, газ ягабыз, суыбыз бакчада гына, - ди Якты Тау авылыннан Наҗия апа Хәсәншина. - Яшьрәк чакта авыр булды, фермада да эшләдек, әмма хәзергесе кинәнеп туйгысыз. Ирем Исмәгыйль белән әле һаман сыер, сарыклар да асрыйбыз. Азык хәстәрләү кыен түгел, үзебезнең трактор бар. Балалар гел булышып тора, рәхмәт.

РФ Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймранова әйтүенчә, безнең районда 6121 пенсионер яши. Аларга былтыр 570 миллион сум пенсия акчасы түләнгән, шуның 111 миллион сумы, 22 проценты гына үзебездә җыелган иминият кертемнәре, калганын дәүләт бирде.

Быел, 1 февральдән хезмәт пенсияләре 7 процентка күбәйде, ел ахырына кадәр бу уңайдан тагын үзгәрешләр көтелә. Пенсионерларны - ветераннарны компьютер серләренә дә өйрәтмәкчеләр. Теләге булганнарны бушлай укытмакчылар. Интернетта да эшли белү аларны күп мәшәкатьләрдән, анда - монда интегеп йөрүләрдән коткарачак.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина чыгышыннан күренгәнчә, пенсионерларга, инвалидларга, ярдәмгә мохтаҗларга дәүләт тарафыннан миллионнарча сум акча бүленә. Сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына тиеш торак алу өчен районда 188 кеше исемлеккә кертелгән, шулардан 122 кеше торак шартларын яхшырткан да. Санап карасаң, моңа 117 миллион сумнан күбрәк акча биргәннәр.

Социаль ярдәмнең төрләре дистәләп.

Барлык авыллардан да диярлек килгән ветераннар алдында ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да сүз алып, соңгы елларда башкарылган эшләрне санап үттеләр, проблемаларны да күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Сүз дә юк, Президент сайлаулар алдыннан үткәрелгән әлеге очрашу ил җитәкчелегенә бәя бирү өчен дә уңай форсат булды.

Залдан сораулар бер - ике генә иде. Котыштан берәү шул авылдагы участок больницасын - амбулаторияне саклап калуда ярдәм сорады. Аңа җавап итеп, бу проблеманы чишү өчен максатчан эш алып барылуы әйтелде.

Әгәр элеккеге колхоз идарәсе бинасы муниципаль милеккә күчерелеп, ремонт, төзелеш һәм проект - смета документлары өчен акча табылса, республика булышса, амбулаторий шәт әле бик озак халыкка хезмәт итәр.

Очрашу башланганчы, кайбер ветераннар күпчелек күмәк предприятиеләрнең, оешмаларның нык хәлсезләнүенә, яшьләрнең эш таба алмый интегүләренә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең гел арта баруына борчылу белдерделәр. Телевидениедә мораль кысаларга туры килми торган, азгын тапшыруларга да чик куярга вакыт. Ил җитәкчелеге авылга тагын да ныграк булышмаса, кырларыбызда, фермаларда кем эшләр?

...Райондагы проблемалар хакында нәкъ бүгенге сыман уртага салып сөйләшү кирәк, киңәшле эш таркалмас, диләр бит. Сайлаулар узар да китәр, аннан соң да яшисе бар.

Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев