Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярышка Шенталадан да килделәр

"Чирмешән кар бөртеге" традицион чаңгы ярышларында 100ләп спортчы катнашты. Мондый бәйгеләрдә гадәттәгечә чуваш авыллары гел актив. Чаңгы юлында Иске Элмәле, Ульяновка, Лашман, Чирмешән командалары кызу йөрделәр. Самара өлкәсенең Шентала районыннан, Аксубайдан, Нурлаттан да спортчылар "кар бөртеге"ндә даими кунакларыбыз. Үткән якшәмбедә, 17нче март көнне, әлеге ярышларны район Сабан туйлары уза торган...

"Чирмешән кар бөртеге" традицион чаңгы ярышларында 100ләп спортчы катнашты. Мондый бәйгеләрдә гадәттәгечә чуваш авыллары гел актив.


Чаңгы юлында Иске Элмәле, Ульяновка, Лашман, Чирмешән командалары кызу йөрделәр. Самара өлкәсенең Шентала районыннан, Аксубайдан, Нурлаттан да спортчылар "кар бөртеге"ндә даими кунакларыбыз.

Үткән якшәмбедә, 17нче март көнне, әлеге ярышларны район Сабан туйлары уза торган стадион капкасы алдындагы мәйданда оештырдылар. Дистанцияләрне җиде-сигез яшьлекләрдән алып -алтмыштан олы чаңгычылар да узды. Кар барында шуып калдылар.

Райондашларыбыздан, үз яшьтәшләре арасында, Анна Тимирясова, Петр Рыбкин, Наталья Ермолаева, Марина Колесникова, Татьяна Шерматова, Петр Захаров, Венера Герсимова, Варвара Тимирясова, Александр Статин - җиңүчеләр.

Ә инде эстафетада яшүсмерләр арасында нурлатлылар өлгер булса, кызлар арасында исә Чирмешән районы командасы җитезрәк булып чыкты.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе оештырган. "Чирмешән кар бөртеге" бәйгесенең чыгымнарын "Чирмешән АГРО" җәмгыяте (җитәкчесе Илшат Гозәеров) күтәрешкән.

Автор фотолары.

Бу хакта газетаның www.nashceremshan.ru фотогалереяда да танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чирмешән кар бөртеге” традицион чаңгы ярышлары