Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Утыз Имән җирләрен кем эшкәртер?

    Утыз Имән халкының җитәкчеләргә сораулары шактый җыелган. Бүген монда узган җыенда берничә кеше Чирмешәнгә кат-кат барып та рецепт буенча дарусыз кайтулары турында зарландылар. Сәламәтлек - иң кирәге. Район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров әйтүенчә, больница рецептлар гына яза, ә менә дарулар өчен даруханә җаваплы. Дөрестән дә, дарулар җитми. Районда...

    Утыз Имән халкының җитәкчеләргә сораулары шактый җыелган. Бүген монда узган җыенда берничә кеше Чирмешәнгә кат-кат барып та рецепт буенча дарусыз кайтулары турында зарландылар. Сәламәтлек - иң кирәге.


    Район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров әйтүенчә, больница рецептлар гына яза, ә менә дарулар өчен даруханә җаваплы. Дөрестән дә, дарулар җитми. Районда аны льгота буенча алучылар гына да 700ләп.

    Утыз Имәннән Иске Кадига укучылар йөртүче автобусның ел ахырында тик торуы финанслауга бәйле булган. Инде, район мәгариф бүлеге Хәммәткамил Хәкимов җавабыннан күренгәнчә, бу мәсьәлә чишелеш тапкан.

    Халык 16 миллион сумга төшкән эш - су челтәрләрен яңартып бирүләре өчен җитәкчеләргә бик рәхмәтле. Авыл урамнарының бер өлеше караңгы булуга да зарландылар. Монысы авыл җирлеге Советы һәм электрчылар хәл итәргә тиешле, акча, нормативлар белән дә бәйле мәсьәлә. Нефтьчеләрнең авыр техникасы юлларны җимерә. Әфганчы ветеран хатыны, терлекче Роза Закирова закон буенча тиеш квартира алу өчен документларын урнаштыра, программаларга керә алмый. Бу эш буенча Чирмешәндәге белгеч аңа карата дорфалык күрсәткән.

    -Мин, районга килү белән, җитәкчеләргә гади халыкка карата игътибарлы, кече күңелле, кешечә карашта булырга кирәклек турында әйтә киләм ләбаса,- диде җыенда катнашкан район башлыгы Наил Зарипов, бу хәлгә аптырап. -Халык артыгын сорамый бит.

    Авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов утызимәнлеләрне малны күбрәк асрарга, яшелчәләрне күбрәк үстерергә өндәде. Район оешмалары аларны урнаштыруда булышырга тиеш. Югыйсә, суганны, итне кая илтергә белмиләр, алар юнь бәягә дә китә.

    Авыл мәдәният йортына ремонт кирәк, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр һәйкәл дә бастырасылары килә. Болары булыр анысы, ә менә бүген "Кади" җәмгыяте составындагы элеккеге Киров исемендәге колхозның язмышы кыл өстендә. Монда пай өчен бернәрсә дә биргәннәре юк икән. "Кади" җитәкчесе Рәдис Камалов пай өлешенә ышандырмады да.

    - Утыз Имәндәге пайчылар белән килешүне өзәбез, хәлебез авыр, үз җирләрегезне үзегез эшкәртегез,- диде ул, артык зур хуҗалыкны тартып бара алмаячагын әйтеп. -Безгә, миңа сезнең колхозны банкрот хәлендә, көчләп тактылар. Аннары Котышны да бирделәр.

    Шулай итеп, Утыз Имәндәге җыенда, элеккегечә әйтсәк, колхоз буенча проблема ачык калды. Алдагы көннәрдә пайчылар катнашында икенче бер җыелыш уздырырга килештеләр.

    Иске Кадида зарланмыйлар

    Аралары берничә километр гына булган ике авылда ике төрле вәзгыять. Утыз Имәндәге кебек җыенның Иске Кадида оештырылганында бер зарланучы да юк иде диярлек.

    Дөрес, Тукайда чиста су кытлыгы сиздергәләп ала икән, анда, Якты Тауга, Светлогорскига райпо автолавка җибәргәләсә яхшы булыр иде, диделәр. Берәү, сыерлары күбәйгәнгә, сөт саву аппараты белән булышуны сорады.

    Бу авылдагы авыл хуҗалыгы җәмгыяте ясаткан профилакторийга график буенча врачлар китерүне район үзәк больницасы үз өстенә ала. Җәмгыять, бүгенге җыенда сорау бирелгәч, Иске Кадидан Чирмешәнгә атнаның берничә көнендә үз хисабына автобус җибәрергә дә алынмакчы. Халыкның мәшгульлеге турында сүз чыккач, район җитәкчесе Наил Зарипов бу өлкәдә Самара өлкәсендә, республиканың төньяк районнарында актив, эзлекле эшләүләрен мисалга китерде.

    Быел Тукайда ике гаилә теплица корырга җыена икән, Кади якларында каз, умарта, мал-туар асраучылар бик күп. Сөткә яхшы бәя булса, сыерлар саны да күбәер. Халык төшенкелеккә бирелә торган түгел Иске Кади авыл җирлегендә. Җирлек башлыгы Реваль Зәйнуллин да:

    - Безнең халык бер шөгыльгә тотынса, узыша-узыша эшли,- ди.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: