Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Премьер – министры Илдар Халиковның Чирмешән районына визиты турында

Чирмешән муниципаль район Советының бүген узган отчет утырышында 2011 елда башкарылган эш йомгакланды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Бу зур, мөһим чарага, депутатлардан тыш, оешмалар, предприятеләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, фермерлар, эшкуарлар да чакырылган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер - министры Илдар Халиков та катнашып, иң элек чирмешәнлеләр адресына мактау сүзләре...

Чирмешән муниципаль район Советының бүген узган отчет утырышында 2011 елда башкарылган эш йомгакланды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Бу зур, мөһим чарага, депутатлардан тыш, оешмалар, предприятеләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, фермерлар, эшкуарлар да чакырылган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер - министры Илдар Халиков та катнашып, иң элек чирмешәнлеләр адресына мактау сүзләре ирештерде.

-Соңгы елларда районда зур социаль ыргылыш ясалган. Район үзәгендә генә түгел, торак пунктларда да күп эшләнгәне күренеп тора, - дип ул, республикада башкарылган һәм башкарылучы эшләргә тукталды.

Чирмешән районында спорт корылмаларының күплеген, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кадрларның җитешмәве хакында әйткәч, хөкүмәт башлыгы республика җитәкчелегенең сәламәтлек тармагына елдан - ел зур игътибар бирүен әйтте. "Татарстанда, былтыр, соңгы 19 елда беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк булды. Бу бик сөенечле хәл. Саулык, озын гомерлелек - иң мөһиме", - диде хөкүмәт башлыгы.

Илдар Халиков үзгәртеп корылган, төп бинага янкорма да төзелгән Лашман урта гомумбелем мәктәбендә булып, биредәге уңайлыкларга исе китте.

"Бар да яхшы һәм матур эшләнгән", - диде ул.

Барысы 201 бала белем алучы бу белем учагында бассейнга хәтле бар, 14 компьютердан, 11 интерактив тактадан, 12 мультимедиа проекторыннан, Интернеттан файдаланалар. Шәһәр шартларыннан һич ким түгел.

Премьер - министр районның туган як тарихы музеенда да булды.

-Сезнең музей зур, экспонатлар шулкадәр күптер дип уйламаган идем, - диде олы кунак. - Мин үзем дә музейлар белән кызыксынам. Халиков "Безнен Чирмешэн" район газетасының 80 еллык юбилеена багышлап ачылган күргәзмәне дә бик ошатты.

"Районыбыз 2011 елның социаль - икътисади үсештә уңай тенденция белән тәмамлады. Ел дәвамында безнең чыганаклардан 1 миллион 319 мең тонна, ягъни алдагы елдагыдан 2,5 процентка күбрәк нефть суыртылды, - диде отчет доклады белән чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, нефть тармагы эшчәнлегенең халыкның мәшгульлеге, керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсенә зур йогынты ясавын белдереп.

Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә, былтыр бу тармакка төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 145 миллион сум акча юнәлдерелгән. Тиешле ярдәм булгач, һава торышы да уңайлы килгәч, былтыр ике еллык күләмдә терлек азыгы запаслары тупларга мөмкинлек туды. Кызганыч, терлекчелектә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Үрчем алу һәм аның сакланышы буенча күрсәткечләребез алдынгы районнарныкы белән чагыштырганда түбәнрәк. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нәсел эше канәгатьләнерлек түгел, әзерләнгән азыкның сыйфаты, хезмәт һәм технологик дисциплина түбән.

Район җитәкчесе әйтүенчә, социаль - мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча зур күләмле эшләр башкарылды. Лашманда спорт залы, бассейны, мастерскойлары булган мәктәп, үзгәртеп корганнан соң, файдалануга тапшырылды, Иске Элмәледә яңа мәдәният йорты төзелешендә дә эш төгәлләнеп килә.

Отчет елында районда 8900 урынына 9030 квадрат метр торак төзелгән. Республика бюджеты һәм чыганаклар хисабына, барысы 60 миллион сум бәягә, 46,9 километр арада, Бәркәтәдә, Кара Чишмәдә, Лагеркада, Иске Кадида, Яңа Элмәледә, Әмирдә, Иске Сережкинода су челтәрләре төзелде һәм үзгәртеп корылды. Бу эш быел да дәвам итәчәк.

Юллар төзү һәм ремонтлау буенча да планлаганнар тормышка аша.

Район башлыгы үз чыгышында һәр тармакка диярлек бәя биреп узды, башкарылган эшләр белән беррәттән, проблемаларны да санап үтте. Әйтик, районда кече бизнесны үстерү, халыкның мәшгульлеге, сәламәтлек саклау тармагын врачлар белән тәэмин итү, белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү кебек бик мөһим мәсьәләләр һәм башкалар буенча конкрет чаралар күрергә, эшне активлаштырырга кирәк.

Утырышта чыгыш ясаучылар Илдар Халиковка авыл хуҗалыгы тармагына ярдәмне көчәйтү зарурлыгын белдерделәр, социаль өлкәдәге күп кенә үзгәрешләрдә булышлык, халыкның тормыш көнкүреше турында эзлекле кайгырткан өчен, республика Президентына, хөкүмәтебезгә рәхмәт белдерделәр.

Чирмешәндә узган бу чарада республика коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов та катнашты, якташларының эшләренә яхшы бәя бирде, аеруча район үзәгенең шәһәрләр кебек төзекләнүен мактап әйтте.

Кадыйр Гомәров.
Чирмешән районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X