Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әти-әниләр телендә сөйләшик

    Борынгы Татарстан җирендә төрле милләт вәкилләре дус, тату гомер итә. Табигый инде, аңлашыла, һәр милләт гасырлар буена тупланган тиңсез хәзинәсен - үз телен киләсе буыннарга тапшырырга омтылып яши. Георгий Шестов (Ис­ке Котыш авылы): - Мин беренче класска кергәнче бер авыз русча белми идем. Өйдә әти-әниләр гел мордвача гына сөйләште. Авыл...

    Борынгы Татарстан җирендә төрле милләт вәкилләре дус, тату гомер итә. Табигый инде, аңлашыла, һәр милләт гасырлар буена тупланган тиңсез хәзинәсен - үз телен киләсе буыннарга тапшырырга омтылып яши.

    Георгий Шестов (Ис­ке Котыш авылы): - Мин беренче класска кергәнче бер авыз русча белми идем. Өйдә әти-әниләр гел мордвача гына сөйләште. Авыл җирендә тел шулай сакланган. Без биш бертуган. Дүрт туганым чит өлкәдә яши. Бергә очрашсак рәхәтләнеп бары үз телебездә генә аралашабыз. Шулай сөйләшүебезне ишетеп-тыңлап үс­кәч, туганнарымның ба­ла­­ла­ры да телебезне аң­лыйлар.
    Безнең районда морд­валар Иске Котышта, Күтәмәдә, Мордва Афонь­кәсендә, Чирмешәннең "Амур" ягында яши. Без барыбыз да эрзя диалектында аралашабыз. Сөйләшүебездә аермалык кайбер сүзләрдә генә бар. Ә менә әдәби телне аңлау кыенрак. Шунлыктан мин мордва шагыйрьләренең, язу­чы­ларының әсәрләрен рус­ча тәрҗемәдә укыйм. Җырларны интернет аша алам. Интернет дигәннән, анда мордва тарихына, теленә кагылышлы кызыклы сайтлар байтак. Без үз мәдәниятебезне, телебезне белергә тиеш. Әгәр әти-әниләр өйдә мордвача сөйләшә икән, бала да ана телен сеңдереп үсә. Барысы да үзебездән тора. Әнә бит Әрмәнстанда, хәтта Австралиядә яшәп, үз телләрен онытмаган милләттәшләребез бар икән. Онытмаганнар телне, аны яшьләргә дә өйрәткәннәр. Безгә үз телебездә аралашырга республикада беркем комачауламый. Ник үзегезчә сөйләшәсез диюче юк. Минемчә, мордвалар гына түгел, гомумән, һәр милләт баласы әби-бабайларының телен белеп үсәргә тиеш. Әле тиеш кенә түгел, бурычлы да. Алай булмаса, телебезне киләсе буыннарга кем тапшырыр?
    Вера Горшенина (Чир­мешән): - Мин гомерем буе Самара шәһәрендә яшәдем. Чирмешәнгә күчеп кайтуыма биш еллап. Миңа монда яшәүче халыкларның телләрен ишетү кызыклы булды. Мордва, татар телләрен ишеткәләгәнем бар иде, ә менә чуваш теле бер дә колакка чалынмады. Телләре бик матур икән. Татар теле белән охшашрак та алар. Мин үзем рус милләтеннән. Район үзешчәннәре смотрларында җирле артистларның мордва, чуваш, татар телләрендәге җырларын яратып тыңлыйм. Монда барлык халыкларның бер-берсе белән күрше булып, дус, тату яшәүләренә дә сөендем. Кызганыч, күп­ләрнең балалары ана телләрен начар белә, хәтта аңламый да. Бу - ата-аналарның зур хатасы дип саныйм. Тел өйрәнүне беркем тыймый, югыйсә.
    Туган тел ана сөте белән бирелгән, диләр. Миңа да үз телем бик якын. Чит илләрдә булгалаганым бар. Аларның кайберләрендә җирле халыкларның рус телен белүе аркасында гына да яхшырак эшләрдә эшләүләрен күрдем. Рус теленең соңгы елларда чит сүзләр белән пычрануына мин дә борчылам. Алынмалар артык күп керә. Яшьләребезнең ана телендә китапларны аз укуы да начар. Аннан тел ярлылана.
    Елена Макарова (Әккәрәй авылы): - Безнең республикада милли телләрне өйрәнү өчен барлык шартлар да бар дип саныйм. Әйтик, безнең мәктәптә барлык сыйныфларда да чуваш теле һәм әдәбияты укытыла. Укучылар дәрестән тыш чараларда, төрле түгәрәкләрдә ана телләрендә аралашалар.
    Районыбызда чуваш телен белү ягыннан уку­чыларыбызның белем­нәре дә начар түгел. Рес­публика күләмендәге бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында призлы урыннар алуыбыз шул хакта сөйли.
    Мин чуваш теле һәм әдәбиятын 23 ел укытам. Телебез борынгы, һәм аңа әби-бабайларыбызның гасырлар буе туплаган акылы, тәҗрибәсе салынган. Кайсы гына милләт баласы булсаң да, үз телеңне белү зарур. Кабатлап әйтәм, моның өчен мөмкинлекләр бар.
    Мин быел ана теле һәм әдәбият укытучыларының "Туган тел" дип аталучы Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, "Иң яхшы эссе" номинациясендә җиңү яуладым. Мактануым түгел, мондый конкурслар оештырылуы - үзе үк туган телләрне өйрәнүгә игътибарның зур булуын мисал итеп әйтүем.
    Гөлчирә Хөснетдинова (Чирмешән): - Без укыганда, 90нчы елларда, мәктәптә татар теле дәресләре юк иде. Олырак сыйныфларда гына бераз әдәбият өйрәндек. Ә хәзер мәктәп­ләрдә дә, балалар бакчаларында да ана теленә игътибар искиткеч.
    Безнең ике балабыз район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасына йөри. Һәр чарага татарча шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Зур кызыбыз Чирмешәннең 1нче мәктәбендә белем ала. Кызыбыз, күз тимәсен, телне миннән яхшырык та белә. Әле менә Тукай туган көнендә Чирмешәндә узачак бәйрәмдә шигырь сөйләячәк. Улыбыз да, кызларыбыз да әби-бабайлары белән иркенләп татарча сөйләшәләр. Алар рус телен дә белә. Тагын әллә ничә тел өйрәнсеннәр: аларның хәтерләре яхшы, барысын да тиз отып калалар.
    Әйтәм бит, үзебез мәктәптә татар телен укымадык. Балаларыбыз­ның татар телен шулай өй­рәнүләренә шатланып кына торабыз. Без, гомумән, өйдә татарча гына сөйләшәбез.
    Районның 10 урта һәм төп мәктәбендә, 4 башлангыч мәктәптә 700 дән күбрәк бала фәннәрне татар телендә үзләштерә. Алты мәктәптә укучылар чуваш телен һәм әдәбиятын өйрәнәләр. Девичья Поляна, Сосновка авыллары башлангыч мәктәпләрендә дә чуваш балалары ана телләрендә белем ала. Чуваш мәктәп­ләрендә 630 бала укый.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: