Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Теләге булганнарга дәүләт тә булыша

Чын хуҗа булмаса, чиркәүдә дә тәртип калмый. Түбән Кармалкадагы йөз еллык гыйбадәт йортында бик салкын икән. Әгәр чара күрмәсәң, мондагы иконаларга, башка җиһазларга да нык зыян киләчәк. Кызганыч, чиркәүнең батюшкасы халык арасында абруй казанган кеше дип булмый, аңа ышаныч аз. Чиркәүгә бик аз кеше йөри. Түбән Кармалкада узган халык җыенында...

Чын хуҗа булмаса, чиркәүдә дә тәртип калмый. Түбән Кармалкадагы йөз еллык гыйбадәт йортында бик салкын икән. Әгәр чара күрмәсәң, мондагы иконаларга, башка җиһазларга да нык зыян киләчәк.
Кызганыч, чиркәүнең батюшкасы халык арасында абруй казанган кеше дип булмый, аңа ышаныч аз. Чиркәүгә бик аз кеше йөри.


Түбән Кармалкада узган халык җыенында бу хакта да ачынып сөйләделәр.

Авылда башка проблемалар да бар. Әйтик, этләрнең хуҗаларына карата җитди чаралар кулланырга вакыт, чөнки хәтта көндезләрен дә урамга чыгарга куркыныч, этләр күбәйгәннән - күбәя. Түбән Кармалканың бер ягында электр утының көчәнеше түбән. Бу хакта элеккеге җыенда да зар белдергәннәр, әмма конкрет чара күрелмәгән. Яу кырында һәлак булган якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсе караңгы, монда яктырткыч куеп булмыймы? Авыл урамнарын ешрак чистартсыннар, тигезләп торсыннар иде.

"Быел сездә бер урам юлына, 2 километр 200 метр арада, аслыгын ясап, асфальт юл ясарга килештек, 30 миллион сумга төшәчәк бу объект планга да кертелде, - дип, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сөенечле хәбәр җиткерде. - Кызганыч, мәктәп ремонтын башкарырга әлегә мөмкинлек юк. Сездә дә гаилә фермаларын, кресть-ян - фермер хуҗалыкларын үстерергә кирәк. Дәүләт бу эшкә алынучыларга нык булыша. Теләүчеләр генә булсын. Гомумән, эшләмичә, тырышмыйча, мал асрамыйча ничек яшәргә? Гел дәүләттән генә көтеп тору урынсыз".

"Бездә 137 баш мөгезле эре терлек, шулардан 50се - сыерлар, берничә дистә дуңгыз, сарык, кәҗә асрыйлар, - диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Юрий Стукалин. -Былтыр субсидия алучылар җидәү иде, үз эшен башлау өчен андый акча сораучылар булмады. Түбән Кармалкада - ике, Чумачкада бер гаилә яңа йортлар төзи башладылар. 2011 елда авыл җирлеге буенча 9 бала туды. Бер ел эчендә халык саны да шулкадәр кимеде".

Мондый зур җыелышлар еш үткәрелми, район җитәкчесе дә катнашкач, бүген кайбер башка проблемалар да күтәрелде. Әйтик, Чумачкада чишмә тирәсен яктыртуда, ә Югары Кармалкада икенче чишмәне төзәтүдә ярдәм сорадылар.

Пай җирләре өчен инде ике ел берни дә бирмиләр. Түләү булачакмы? Бу сорауга "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте җитәкчесе Мингали Минһаҗев түбәндәгечә җавап бирде: "Закон буенча, пай җирләре өчен түләнергә тиеш, шулай эшләрбез дә. Шул ук вакытта пайчылар исеменә тутырылган документларны кабат барларга кирәк".

М.Минһаҗев Түбән Кармалкада терлекчелек фермасын кабат торгызу тәкъдимен дә игътибарсыз калдырмады. "Әгәр эш ышанычлы оештырылыр дип инансак, эшчеләр табылса, бу мәсьәләне тикшерербез.

Бәлки, монда дуңгызлар симертү кулайрактыр", - диде ул. Халыкны эшле итү мәсьәләсе - Кармалкада да иң җитди проблемаларның берсе. Кайберәүләр Бәркәтә фермасына кадәр барып эшлиләр икән. Район башлыгы ахырдан да гаилә фермалары оештыруның өстенлекләре турында сөйләде, дәүләт ярдәмен файдалана белү зарурлыгын әйтте.

Полиция вәкиле - "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы Наил Мостафин авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кайберләренең законсыз рәвештә аракы һәм көмешкә сатуларын тәнкыйтьләде, хәтта исем - фамилияләрен дә атады, андыйларга карата кырысрак чаралар күреләчәген белдерде, наркоманлык, мошенниклык кебек яман гадәтләрдән сакланырга өндәде.

...Чиркәүнең язмышын соңрак, башка җыелышта хәл итәргә, киңәшләшергә булдылар. Батюшканы йортлы итү мәсьәләсе дә ачык калды. Сүз дә юк, халык бер анык карарга килер, җитәкчеләр дә бу проблеманы уңай чишәргә булышыр дип ышанасы килә.

Кадыйр Гомәров.
Түбән Кармалка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыены

2
X