Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә уңган халык яши, үзләренә шөгыль таба беләләр. Былтыр 9 гаилә, гаилә фермасы оештырып, моңа документлар әзерләп, дәүләттән 200әр мең сум субсидия алган. Мондый мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләр әле тагын бар икән.
Быел Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халык җыены өр-яңа төс алган, үзгәртеп корылган, иркен, якты, җылы...
Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә уңган халык яши, үзләренә шөгыль таба беләләр. Былтыр 9 гаилә, гаилә фермасы оештырып, моңа документлар әзерләп, дәүләттән 200әр мең сум субсидия алган. Мондый мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләр әле тагын бар икән.
Быел Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халык җыены өр-яңа төс алган, үзгәртеп корылган, иркен, якты, җылы мәдәният йортында узды. Ремонтны башларга, үткәрергә җай тапкан район җитәкчеләренә кат-кат рәхмәт белдерделәр.
Ел дәвамында Кара Чишмәдә фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар бакчасы биналарын ремонтлый алганнар. 50 яңа, заманча яктырткыч куелган.
Үзсалым акчасына Кара Чишмәдә, кирәк-ярак өчен, зиратта ике вагончык булдырганнар. Түбән Кәминкәдә зират коймаларын яңартачаклар. Бу эшкә дә акчалары җитә. Быел үткәреләчәк референдумда халык ризалыгын алсалар, Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә дә кайбер урамнарда электр яктырткычларны яңармакчылар. Аларны куллану, карап тору чыгымнары да бар бит әле.
Җирлектәге ике авылда 348 йортта 1023 кеше яши, шулардан 314се пенсионерлар. 400 кеше эшле. 21 шәхси эшмәкәр исәпләнә.
Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә 52 кеше нефтьчеләрдә яки кайдадыр вахта ысулы белән йөреп хезмәт куя. 21 ир-ат биредә битум ятмаларын үзләштерү өчен төзелүче объектларда эш тапкан. Җирлек авылларында гомер-гомергә малчылыкны якын итәләр, бигрәк тә мөгезле эре терлекләрне күп асрыйлар. Бүген дә шулай. Көн саен уртача 1200 килограмм сөт тапшыру - кышкы чор өчен начар күрсәткеч түгел. Сөт сатудан гына да 2015нче елда 7 миллион сум керем алынган.
Былтыр 7 хуҗалык 17 баш нәселле тана алган. Моңа, һәр башка, республикадан - 15, районнан 5 мең сум акча, өч һәм күбрәк сыер асраучы 19гаиләгә бушлай сыер саву аппараты биргәннәр.
Битум дигәннән, аны җир өстенә чыгару максатыннан Түбән Кәминкә янында гына да төзелешләргә дистәләп техника, йөзләгән төзүче һәм монтажчы җәлеп ителгән. Корылмалар төзиләр, җир казыйлар, торба салалар. Халык, бердән, моңа сөенсә, эш була бит, икенчедән, экологиягә, табигатькә зыян килмәс микән дип борчыла.
Әнә бүгенге җыенда берәү, авылның бер очында краннан нефтьле, болганчык су килүе турында зарын белдерде. Инде шул якта су сыйфатын кабат тикшертергә килештеләр.
Ветеран, пенсионер Шәүкәт Әгъзамов әйтүенчә, Түбән Кәминкәдә пай җирләре өчен түләмиләр икән. Алай булырга тиеш түгел. Ник түләмиләр, моны ачыкларга кирәк.
Кара Чишмә мәктәбе һаман шыксыз хәлдә, бинаны кайчан төзәтерләр икән? Бу хакта Рөстәм Вәлиевның соравына әлегә төгәл җавап юк. Әмма, җае чыкса, бу эш барыбер башкарылачак. Районда ел саен дистәләгән социаль объект, шул исәптән мәктәпләр, капиталь ремонтлана. Бүгенге җыенда да искәртелгәнчә, Түбән Кәминкә мәктәбенә чират җиткән. Ул программада, димәк, планга кертелгән, төзүчеләр озак көттермәс, ремонт яңа уку елына төгәлләнер дә. Бу авылда буа ремонтына да өметләнергә мөмкин, кирәкле документларны хәстәрләп куйганнар диярлек.
Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәмил Гыйрфанов отчет докладында 2015нче елда башкарылганнар турында гына түгел, эшлисе эшләр турында да әйтеп узды, кайберләрен яз җитү белән хәл итәргә ышандырды. Сүз уңаеннан, башлык ике авылда да чыгымлы эшләргә күмәк өлеше кергән якташларын, гел булышып торучыларны да исемләп мактады. Түбән Кәминкәдә эчеп-исереп йөрүчеләрне исә нишләтергә дә аптырый ул. Андыйларга әлегә "дару" юк, үзләре дә төзәлергә уйламый.
Бу җыенда да халык актив, тыныч иде. Булмастайны сорап, сүз куертып йөдәтмәделәр, конкрет сөйләделәр. Аларный уй-фикерләре игътибарсыз калмас, ник дисәң, беркетмә язып бардылар, җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, район оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.
Җыеннар дәвам итә.
Автор фотолары.
Нет комментариев