Сыерың булса – субсидия аласың
Быел да савым сыерлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар бюджеттан субсидия алачак. Аны май - августта, бер баш сыерга айга 680 сум исәбеннән бирәчәкләр. -Әмма монда алдашу булырга тиеш түгел, акча савым сыерлары асраучыларга гына бүленә, - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең районга эшлекле сәфәре...
Быел да савым сыерлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар бюджеттан субсидия алачак. Аны май - августта, бер баш сыерга айга 680 сум исәбеннән бирәчәкләр.
-Әмма монда алдашу булырга тиеш түгел, акча савым сыерлары асраучыларга гына бүленә, - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең районга эшлекле сәфәре вакытында.
-Акча бюджеттан бирелә. Бу хакта Президент белән килештек, - дип куәтләде аның сүзен ТР Премьер - министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов.
Кунаклар безгә вертолетка утырып килделәр. Юл уңаенда Ивашкино, Күтәмә һәм башка кайбер авыллар янәшәсендәге, инде күбесе яхшы, матур шытымнар бирүче иген кырларын күзәткәннәр. Бәя начар түгел. Әлегә һава торышы әйбәт, өметле. Чәчүне генә тизрәк тәмамлау мөһим.
Саминовка янында, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган фикер алышу барышында Дәүләт Советы рәисе районда фельдшер - акушерлык пунктларын, мәктәпләрне, мәдәният учакларын ремонтлау буенча программалар үтәлеше, хезмәт хакын түләү торышы белән дә кызыксынды.
"Бездә барысы 32 крестьян - фермер хуҗалыгы бар, шул исәптән 10 гаилә фермасы. Аларны оештыруда, җиһазлауда нефтьчеләр дә нык булыша, - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, гаилә фермалары турында сүз башлангач.
Сүз уңаенда, республикада гаилә фермаларының санын якын арада ук меңгә җиткерү бурычы куелган.
Марат Әхмәтов быел пар җирләренә игътибарның нык артачагын белдерде. Андый җирләр барлык чәчүлек мәйданнарының ун процентын биләсә дә зыян итми. Тик ул җирләрне Сабан туйларына кадәр тиешенчә эшкәртү бурычы куела, аннан соң да чүп үләннәрен азындырмау сорала. Көзгә минераль ашламаларны иң элек пар җирләренә карап бирәчәкләр, бу яктан республика бюджеты аша ярдәм, һичшиксез, булачак.
"Быел, кайбер уҗымнар һәлак булуында былтыр нәкъ менә ашламаны кирәк кадәр кертә алмабызның да йогынтысы бар, - диде министр. - Аннан соң игенчелектә кайбер технологияләрне артык гадиләштердек".
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев