Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сере гади: сыерның сөте – телендә

    Бүген, аз чыгымнар тотып, мул сөт җитештерә торган вакыт. "Сөлчә" җәмгыятендә моны бик яхшы аңлап эшлиләр, кабул итү пунктына районда башкалардан иң күп, көн саен уртача 3200 килограмм сөт тапшыралар. Май аенда гына да сөт сатудан хуҗалык кассасына 983 мең сум акча кергән. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә моңа кадәрге, шушы ай өчен...

    Бүген, аз чыгымнар тотып, мул сөт җитештерә торган вакыт. "Сөлчә" җәмгыятендә моны бик яхшы аңлап эшлиләр, кабул итү пунктына районда башкалардан иң күп, көн саен уртача 3200 килограмм сөт тапшыралар.


    Май аенда гына да сөт сатудан хуҗалык кассасына 983 мең сум акча кергән. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә моңа кадәрге, шушы ай өчен дә хезмәт хакы түләгәннәр.

    -Зарланмыйбыз, аңлашып эшлибез, ай саен акча алгач кәеф тә күтәренке, - ди инде 36 ел колхозда хезмәт куйган, хәзер һәр көнне 240 - 250 кило-грамм сөт савучы Людмила Захарова. - Сыерларның тамагы тук, тәүлек әйләнәсе диярлек көтүдә йөриләр. Фураждан өзелгәннәре юк.

    Сыерларны берьеллык үләннәр, спарцет участокларында да йөртәләр. Дөрес, өстәмә яшел азык бирүне җайга саласы бар.

    "Сөлчә"дә көтү зур, савым сыерлары гына да 19 группага бүленгән. Үгезләр, бозаулар йөзләп.

    ...Иске Элмәледәге җәйге лагерьга эшнең иң кызган чагына туры килдек. Кичке савым вакытында сыер савучыларга бик өлгер булырга икән. УДС куелса да, сыерларны үз урыннарына тиз - тиз кертергә, җиленнәрен, имчәкләрен юарга, саварга, сөтен ташырга кирәк. Лагерьдагы тыныч, дустанә атмосфера сокландырды. Барысы да ачык йөзле, һәр сорауга теләп, ихлас җавап бирәләр. 16 яшеннән туган авылы Ульяновкада фермага килгән, аннары Иске Элмәледә инде 23 ел терлекчелектә эшләүче Татьяна Волкова бүген 23 сыер сава. "Авыр хезмәт, кышын бигрәк тә. Акча түләнгәч, түзәбез инде, - ди тәҗрибәле терлекче. - Эш булу яхшы әле".

    Тумышы белән Ивашкино кызы Ирина Волкова да, гомер бик тиз уза шул, 22 ел стажлы сыер савучы.

    Ышанычлы кеше, яхшы эшче, соңгы көннәрдә группасындагы сыерлардан 270шәр килограмм сөт сава.

    -Көтүчеләребез әйбәт. Иван Симухин һәм Сергей Тощев сыерларны әйбәт көтәләр, үзләрен дә материаль яктан кызыксындырырга тырышабыз, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов. - Ферма мөдирләреннән дә уңдык - Геннадий Кузнецов һәм Николай Захаров үз эшләрен яхшы белүче, оештыру сәләтенә ия, таләпчән белгечләр.

    Лагерьда кичке савым төгәлләнеп килә. Чү, сыер савучылар арасында бер ир - ат та бар түгелме соң? Әйе, бар икән. "Аның турында да мактап кына язарга мөмкин. Төгәл, тырыш терлекчебез ул Георгий Степанов", - дип, Х.Хамматов аны да үрнәккә куеп әйтте. Георгий артык сүзчән түгел, кыска гына сөйләшеп, инде ун ел чамасы сыер савучы булуын, эшеннән канәгать икәнен белдек.

    ...Яңа Элмәленең җәйге лагеры авыл янәшәсендә, машина - трактор паркы артында гына икән. Монда да кичке савымга бердәм керештеләр. Әүвәл сыерлар алдына фураж салынды, савыт - саба әзерләнде.

    Ничектер биредә әңгәмәләр корырак килеп чыкты. "Азрак сөйләп, күбрәк эшлиләр", - диде берәү. Өч ел стажлы сыер савучы Екатерина Портнова үзе һәм башкалар өчен дә сөйләде диярлек: "Көтүдә йөргәч, сыерлар туеп кайта, фураж гел бар. Эшләгәнебезгә ай саен алабыз. Рәхмәт, Хәмзә Ильясович кирәк чакта гел булышып тора. Хезмәтебез, сүз дә юк, бик авыр. Әмма авылда сайланып торырга юк".

    Әйе, бу ханымнарга ансат түгелдер, иртәнге сәгать дүрттә үк аяк өстендә бит. Өйгә кайткач та маллары янына ашыгалар, күбесе сыер, бозаулар, сарыклар, дуңгызлар асрый, алар да тәрбия сорый. Көннәр дә кызу, алҗыта торган. Ферма эшчесенә ялы да юк.

    - Төрле чаклар була инде, кайвакыт кемдер авырса аның да сыерларын саварга кирәк. Рәхмәт, белгечләр дә кул пычратудан курыкмыйлар, теләсә нинди эшкә сәләтлеләр, - ди "Сөлчә" җитәкчесе.

    Яңа Элмәле һәм Иске Элмәледә җәйге лагерьларда сөйләшкән һәркемнән диярлек бер үк сорауга җавап эзләдек: "Сөлчә"дә мул сөт савуның сере нәрсәдә?" Аерым сере юк икән: "Малларны ашатырга гына кирәк..."

    Гади генә бер терлекче апа да үз киңәшен бирде: "Бүген генә түгел, кышкы чорда да тамагы тук, язга көр чыккан сыер сөтле була".

    Билгеле, нәсел эшен яхшырту, көтүне яңарту, таналар үстерү, ветеринар таләпләрне үтәү дә бик мөһим.

    Боларга өстәп, уңышларның сере иң элек хуҗалык җитәкчесенең булдыклылыгына бәйле, ул үзе башлап йөрергә, иренмәскә тиеш. Терлекчелектә нәтиҗәләр еллар узгач кына килә, кечкенә бозауны яхшы сыер иткәнче дә байтак вакыт сорала.

    ...Иске Элмәле лагерында кич савылган сөтне хуҗалыкның үз машиналарына төяп кабат кабул итү пунктына илтеп бирәчәкләр. Сөтләре күп тә, майлы да. Аны сораучылар да байтак. "Сөлчә"дә сөтне мул саву серен беләләр: сыерларны туйганчы ашатырга гына кирәк...

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: