Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт яусын!

260лап кунак чакырып, район үзәге янәшәсендәге стадионда чын мәгънәсендә зур бәйрәм - терлекчеләр Сабан туе оештырдылар. Аннан бик күпләр хезмәте өчен рәхмәт ишетеп, бүләкләр белән кайттылар. Әйтерсең лә алар бер дә армый, беләкләре бер дә талмый, әле бүген, иртән генә эшкә барсалар да, алдынгылар слетына килгән терлекчеләр төрле ярышларда да...

260лап кунак чакырып, район үзәге янәшәсендәге стадионда чын мәгънәсендә зур бәйрәм - терлекчеләр Сабан туе оештырдылар. Аннан бик күпләр хезмәте өчен рәхмәт ишетеп, бүләкләр белән кайттылар.

Әйтерсең лә алар бер дә армый, беләкләре бер дә талмый, әле бүген, иртән генә эшкә барсалар да, алдынгылар слетына килгән терлекчеләр төрле ярышларда да актив катнашып, әллә ничәшәр приз алдылар.
Эштәге кебек үк, "Сөлчә" җәмгыяте хатын-кызлары монда да сер бирмиләр. Аркан тартуда алар "Күтәмә - АГРОфирмасы" җәмгыятенә генә оттырдылар.

-Бик яхшы, кирәк бәйрәм,- ди шул хуҗалыктан бүген ике ярышта катнашып ике бүләккә ия булган Елена Петрина. - Эшебез дә начар түгел, мөгаен бу атнада июнь ае өчен хак түләрләр.

Әккәрәйдән үз группасындагы сыерлардан көнгә 200 килограммнан күбрәк сөт савучы Елизавета Мешкова чүлмәкне бик оста ватты, "Чирмешән АГРО" җитәкчесе Илшат Гозәеров герь күтәрүчеләр арасында җиңде. Билгеле, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырдылар. Терлекче-уңганнарның һәр уенда теләп катнашуын, чын күңелдән ярышуларын күзәтеп тору да рәхәт, кызык.

Уеннар башланганчы, билгеле, районның терлекчелек тармагындагы эшкә бәя бирделәр. Кунакларны муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сәламләде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, алдынгыларны мактап, арттарак калучыларны яхшырак эшләргә, аеруча продукция җитештерү, азык әзерләү темпын көчәйтергә өндәде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин докладында билгеләп үтелгәнчә, сөт җитештерүдә һәм сатуда "Сөлчә", "Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО" җәмгыятьләре, "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан яхшырак, узган елдагы күрсәткечләрне сизелерлек узып эшлиләр. Билгеле, коллективның уңышы аерым кешеләр тырышлыгы белән яулана. Наталья Васюткина, Нина Кириллова, Людмила Захарова ("Сөлчә"), Татьяна Герасимова, Любовь Мешкова ("Чирмешән АГРО"), Рәфилә Вәлиева ("Камалова Р.И."), Язилә Хөснелгатина ("Кади"), Рәзифә Галиуллина ("Үтәмеш"), Наталья Романова, Ләйсән Соруртдинова, Лилия Мөфтиева ("Лашман АГРО") һәм башкалар үз хуҗалыкларында гына түгел, район күләмендә лидерлар.

Юлия Плотникова 15 яшеннән бирле фермада, эшен таналар савудан башлаган. Бүген ул "Чирмешән АГРО"да техник-орлыкландыручы. Тырыш, таләпчән дә белгеч. Ул җитәкчеләрдән, җитәкчеләр аңардан канәгать. Юлия, гомумән, хуҗалыкта эшләгән кешене күрә дә хөрмәтли дә беләләр, ди.

Кызганыч, терлекчелектә файдаланылмаган резервлар бихисап. Дуңгызчылык тармагына игътибар җитми, терлекләрне карау, ашату технологиясен, көн тәртибен төгәлрәк үтәргә кирәк. Азык базасы нык түгел, кузаклы культуралар аз игелә. Көтүне яңарту, нәсел эше буенча да конкрет шөгыльләнү сорала. Кул көче күп таләп ителүче процессларны механикалаштыру, терлекчелек биналарын үзгәртеп кору мөһим. Бу хакта еш әйтелмәсә дә, хуҗалыкларга махсус белемле белгечләр җитми, эшне алга җибәрүдә мораль һәм материаль кызыксындыру чараларын актив кулланасы иде

... Ә бәйрәм дәвам итә. Мәйданга таралган музыка тавышы, борыннарны кытыклап торучы аш исе, күңелле уеннар, шатлыклы йөзләр - болар бар да терлекчеләр слетына дәрәҗә өсти. Ал-ял сирәк эләгүче әлеге һөнәр ияләре моңа бик лаек.

Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев