Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Путинны уза алмадылар

Ниһаять, ил халкын нык киеренкелектә тоткан, зур, мөһим, шау - шулы тагын бер кампания артта калды, алдагы алты елга ил җитәкчесен сайладык. Президентлыкка кандидат Владимир Путинны сайлауларда катнашучыларның 64 проценты яклап тавыш биргән. Коммунистларга теләктәшләр дә күп, КПРФ вәкиле, лидеры Геннадий Зюгановка тавыш бирүчеләр 17 процент. Президентлыкка дәгъва кылучылардан иң...

Ниһаять, ил халкын нык киеренкелектә тоткан, зур, мөһим, шау - шулы тагын бер кампания артта калды, алдагы алты елга ил җитәкчесен сайладык. Президентлыкка кандидат Владимир Путинны сайлауларда катнашучыларның 64 проценты яклап тавыш биргән.


Коммунистларга теләктәшләр дә күп, КПРФ вәкиле, лидеры Геннадий Зюгановка тавыш бирүчеләр 17 процент.

Президентлыкка дәгъва кылучылардан иң яше - эшкуар Михаил Прохоровның дебюты уңышсыз дип булмый, аның кандидатурасы 7,4 процент сайлаучыга хуш килгән.

Либерал - демократ Владимир Жириновский, теледебатларда, митингларда иңнык тавышлы булса да, сайлаучыларның 6,25 проценты гына аның яклы.

"Гадел Россия" тәкъдим иткән кандидат - Сергей Миронов Президент постына башка дәгъва кылмас та кебек, бу юлы аны нибары 3,8 процент сайлаучы гына яклады.

Республика сайлаучылары ничек тавыш биргән соң? Нәтиҗәләр мондый:

Владимир Путин - 82,92, Геннадий Зюганов - 9,58, Михаил Прохоров - 2,84, Владимир Жири-новский - 2,20, Сергей Миронов - 1,73 процент.

Инде райондагы күрсәткечләрне барлыйк. Бездә Владимир Путин - 95,58, Геннадий Зюганов - 2,64, Михаил Прохоров - 0,66, Владимир Жириновский - 0,56, Сергей Миронов 0,4 процент тавыш җыйганнар. Болар беренче нәтиҗәләр.

Сайлауларга 12 мең 854 сайлаучы килгән (исемлеккә кертелгәннәрнең 99 проценты), күбесе - төшкә кадәр үк.

Туймәт, Кармыш, Ульяновка, Андреевка, Ивашкино, Түбән Чегодай участокларында аеруча актив булдылар.

Район үзәгендәге биш сайлау участогында Путин - 3448, Зюганов - 245, Прохоров - 71, Жириновский - 51, ә Миронов 34 тавыш җыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X