Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәселле үгездән нык бозаулар туа

Районда инде икенче ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәт күрсәтелә. Шәхси хуҗалыкларда 1826 баш сыер асрыйлар. Бүгенгә шуларның 740сы "пробиркадан" каплатылган. -Бу күрсәткечне әлегә яхшы дип булмый, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең селекция һәм нәсел хезмәте начальнигы Рәсыйх Шәфыйков. - Ясалма орлыкландыруның...

Районда инде икенче ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәт күрсәтелә.

Шәхси хуҗалыкларда 1826 баш сыер асрыйлар. Бүгенгә шуларның 740сы "пробиркадан" каплатылган.
-Бу күрсәткечне әлегә яхшы дип булмый, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең селекция һәм нәсел хезмәте начальнигы Рәсыйх Шәфыйков. - Ясалма орлыкландыруның нәтиҗәсе тиз күренә. Әлеге ысул белән алган токымлы бозауларыбыз гадәтиләрдән зуррак була. Бу малларны курыкмыйча нәселгә калдырырга да мөмкин. Бер тапкыр сыерын ясалма орлыкландырган хуҗалар кабат бу хезмәткә шикләнмичә мөрәҗәгать итә.
18 авыл җирлегендә дә эшләргә гел әзер ясалма орлыкландыручы бар, тик халыкның барысы да мондый хезмәт барлыгын, аның отышлы якларын белеп бетерми, бу авыл җирлегенең эшләп җиткермәве белән бәйле. Кайберәүләр бу яңалыкка шикләнеп тә карый.
Бәркәтә, Лашман, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Туймәт авыл җирлекләрендә ясалма орлыкландыру эше яхшы оештырылган, Ульяновка, Яңа Элмәле, Иске Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендә дә эш җайга салынып килә. Ә менә Күтәмә, Кармыш, Ивашкино җирлекләрендә ул тиешенчә оештырылмаган, мал хуҗаларыннан шикаятьләр дә бар.
-Ясалма орлыкландыру җиһазлары һәр авыл җирлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бушлай бирелде. Ә ясалма орлык ай саен Бөгелмәдән кайтарыла, нәсел предприятиесе белән килешү төзелгән, акча район бюджетыннан күчерелә, - ди Рәсыйх Гата улы. - Ясалма орлыкландыру хезмәте бушлай түгел - мал хуҗасына 500 сум түләргә кирәк була. Кайвакыт бу хезмәтне кабатларга туры килә, анысы бушлай башкарыла.
Районның кайбер күмәк хуҗалыклары да ясалма орлыкландыруның отышлы якларын аңлады. Бу эш "ЧирмешәнАГРО", "Авангард" җәмгыятьләрендә, "Шәйхетдинов Р. Р." фермер хуҗалыгында чагыштырмача яхшы оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы ясалма орлыкландыру