Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган ел бер бала да тумаган

Бүген Лагерка мәктәбендә 25 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 10 тирәсе. Тагын 5-6 елдан укучылар саны унтугызга гына калырга мөмкин, ә бакчага килүчеләр көтелми. Болай барса... -Перспектива бер дә сөенечле түгел, - ди мәктәп директоры Александр Майоров. -Балалар саны гел кимү ягында. Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган җыенда, барыннан да...

Бүген Лагерка мәктәбендә 25 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 10 тирәсе. Тагын 5-6 елдан укучылар саны унтугызга гына калырга мөмкин, ә бакчага килүчеләр көтелми. Болай барса...

-Перспектива бер дә сөенечле түгел, - ди мәктәп директоры Александр Майоров. -Балалар саны гел кимү ягында.
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган җыенда, барыннан да бигрәк, әлеге хәл янә шом уятты. Былтыр өч авылга нибары 1 бала туган, 11 кеше вафат булган.
Гадәттә, авылларда халык санының кимүенә яшьләрнең читкә китүе сәбәпче. Егетләргә һәм кызларга эш кирәк. Лагеркада һәм Мордва Афонькәсендә дә теләсә нинди эшкә куллары ятып торучылар бар үзе. Җирлек башлыгы Александр Митяев отчет чыгышында әйткәнчә, биредә 5 крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан, алар үсемчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Былтыр бер гаилә гаилә фермасы төзелешенә 200 мең субсидия алган. Биш йөзгә якын оя умарта кортлары бар. Лагеркалылар аеруча мал асрап көн күрә. 2016нчы елда Петр Мишкин гаиләсе генә дә 10 тоннадан күбрәк сөт саткан. Алар, Олег Миронов, Андрей Максимовлар дистәгә якын мөгезле эре терлек асрыйлар икән. Бу яктан Андрей Моляков та мактаулы. Маллары күп, ул агач эше остасы да.
-Узган елда барлык төр салымнар буенча да планны үтәдек, - ди җирлек башлыгы. -Моның өчен халыкка рәхмәт. 80 мең сум үзсалым акчасы җыйдык, моңа һәм республикадан бер сумга 4 сум нисбәтеннән бирелгән средстволарга 50 яңа яктырткыч куйдык.
Быел тупланачак үзсалым акчасына тагын 50 яктырткыч эләргә исәпләре. Өч авылда да чишмәләрне төзекләндерәсе, изоляцияле чыбыклар (СИП кабель) тартасы бар (бу эшнең күпчелеге башкарылган инде).
Авыллар эчендәге юллар начар, 4 урамда бигрәк тә. Аларга таш булса да җәйдерәселәре килә. Бу эштә район җитәкчелеге нефтьчеләрдән ярдәмгә өметләнә. Былтыр бу яктан булышлык сизелерлек булды. 51 йортлы, 101 кеше яшәүче Мордва Афонькәсендә райпо кибете йозакта. Монда бәлки, әлегә, график буенча күчмә кибет китертү мөмкиндер. Урамнарда этләр күбәйгән. Лагеркада суның сыйфатына дәгъва белдергәлиләр. Мәктәп бинасы начар түгел, әмма тәрәзәләрне, кайбер ишекләрне яңартырга вакыт. Лагеркада тукталыш павильоны юк, мәктәп янында юл билгеләре кирәк. Урамнарны кардан чистартуда, ягулык алуга средстволар җитмәүлектән, өзеклекләр булгалый. Кыскасы, проблемалар туып тора, тормыш бит. Әнә Лагерка мәдәният йортына да өлешчә агымдагы ремонт сорала. Бина матур, чиста үзе, аны хуҗаларча файдаланулары күренеп тора.
Барысы 176 йортлы, 480 кеше яшәүче җирлектә тулаем алганда шартлар юк димәссең. ФАПлары буенча сораулар юк, былтыр авыл җирлеге Советы өчен дә административ бина төзеп бирделәр.
-Тулаем алганда Мордва Афонькәсе җирлеге күп позицияләр - күрсәткечләр ягыннан районда алдынгылар рәтендә, Александр Иванович үзе дә тынгысыз җитәкче, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, киләчәктә тагын да активрак, максатчанрак эшләргә өндәп. -Республикада күп төрле программалар гамәлдә, алардан кыюрак файдаланыгыз.
Җыеннарда район оешмалары җитәкчеләре дә катнаша. Лагеркада үткән җыенда аларга сораулар күп булмады, ә булганнары контрольгә алынды.
www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/12927-v-lagerke-proshel-shod-grazhdan-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка Мордва Афонькәсе авыл җирлеге