Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министр Әхмәтов кырларыбызны ошатып китте

"Күтәмә АГРОфирмасы"ның быел яз иң беренче чәчелгән арпа участогы бик матур шытымнар бирә. 450 гектар мәйданда орлыкларны аркылыга-буйга салганнар. Күтәмә кырлары, гомумән, югары культурага ия. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та безгә килгәч, бу хуҗалык адресына мактау сүзләре ирештерде. -Сездәге масштаблы эшкә, язгы чәчүдә оешканлыкка сокландым,-диде...

"Күтәмә АГРОфирмасы"ның быел яз иң беренче чәчелгән арпа участогы бик матур шытымнар бирә. 450 гектар мәйданда орлыкларны аркылыга-буйга салганнар. Күтәмә кырлары, гомумән, югары культурага ия.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та безгә килгәч, бу хуҗалык адресына мактау сүзләре ирештерде.
-Сездәге масштаблы эшкә, язгы чәчүдә оешканлыкка сокландым,-диде ул Урманасты Үтәмеш янындарак урында район һәм башка хуҗалыклар, җирлек башлыклары белән очрашуда.-Бүген көчне булачак уңышны формалаштыруга тупларга кирәк. Быел сездә үсемлекчелектә алга китеш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Министр әйтүенчә, районда техниканы яңартуга өмет аз, моңа түзәргә туры киләчәк. Кайчандыр анысы да булыр. Бүген һәркем үз участогында яхшы эшләргә бурычлы.
2014 нче елгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә республика 500 миллион сум чамасы ярдәм күрсәткән. Билгеле, акчага ихтыяҗ күбрәк. Әмма мөмкинлекләр дә чикле. Әйтик, Марат Әхмәтов шәхси хуҗалыкларында савым сыеры тотучыларга быел субсидия биреп булмасмы? -дигән сорауга уңай җавап бирергә ашыкмады. Бер баш малга 2 мең сумнан санаганда да, моңа республика буенча 260 миллион сум чамасы акча кирәк.
Бу хакта башка районнарда да сүз кузгатучылар булган. Хәлдән чыгып, ел килешенә карап, алай да ниндидер карар кабул ителер кебек.
Лизинг буенча яңа техника алырга теләүчеләргә булышу, юл күрсәтү кирәклеге дә әйтелде. Бу эшнең үз кыенлыклары, сроклары, таләпләре бар. Кызганыч, кайбер хуҗалыклар лизинг буенча бурычлы да икән.
Район җитәкчесе Наил Зарипов Марат Әхмәтовка бу сәфәре өчен рәхмәт белдереп, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ашыгыбрак эшләргә теләк җиткерде. Күтәмәдә, Иске Кадида, Ивашкинода, Лашманда кыр эшләренең сыйфатына югары бәя бирде. Әмма кайберәүләр соңга кала.
-Мин һәрбер хуҗалыкта диярлек булдым. Һәм һәрберсендә диярлек бер "чир" - эшкә керешер алдыннан техника юньләп төзәтелмәгән, көйләнмәгән. Нормалар, технология үтәлми, - диде ул.- Кызу эш өсте дип тормыйча,җитәкчеләрне һәм белгечләрне укытырга, җитешсезлекләрне анализларга кирәк.
Язгы кыр эшләрен үзвакытында башкарып, орлыкларын дымлы туфракка салучылар дөрес эшли, ота. Бүген үсемлекләрне тәрбияләүне, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшне кәчәйтү,урып-җыю эшләренә әзерләнә башлау мөһим.
Кадыйр Гомәров.
Автор фотолары.
Бахатайга әзерләнәләр
"Чирмешән АГРО", "Камалов Р.Ә." хуҗалыкларында чәчү төгәлләнде дә. "Серендеев Н.И.", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә чәчү соңгы гектарларда бара. Кайберәүләр бахатай үткәрергә дә җыеналар.
Язгы кыр эшләрендә дистәләгән тәҗрибәле, җаваплы механизатор катнаша.
-Александр Беззубов безгә былтыр 106 нчы һөнәр училищесын тәмамлап килде,- ди "Чирмешән АГРО" җитәкчесе Илшат Гозәеров.- Яшь булуына карамастан, бик тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара. Ул К-744 тракторында 700 гектар мәйданда чәчү үткәрде. Рафик Харисовны да билгеләп үтәсе килә.Ул "Нью-Холланд" тракторында хуҗалык кырларын тиз эшкәртте. Тиздән кыр эшләренә нәтиҗә ясап, алдынгыларны билгелибез, премияләр дә тапшырабыз.
"Камалов Р.Ә." хуҗалыгында да уңган, булдыклы механизаторлар аз түгел. Әйтик, тәҗрибәле тракторчы Әнәс Ябинов һәрвакыт алдынгылар сафында. Быел ул МТЗ - 1221 тракторында 800 гектарда, ә Ренат Мортазин 700 гектарда культивация үткәргәннәр. Ә Ислам Сәрвәров 1300 гектарда орлыкларны җир куенына салган.
-Механизаторлар белән ай саен исәп-хисап ясый барабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов. - 10ар мең сум аванс биргән идек. Премияләр дә каралган.
"Серендеев Н.И." хуҗалыгында 1100 гектар мәйданда чәчү үткәрергә планлаштырылган. Аның күп өлешендә - 500 гектардан артык мәйданны Георгий Баландаев ДТ-75тракторында чәчкән. Механизаторлар Владимир Кудряшов һәм Сергей Гавриловлар да МТЗ тракторларында язгы кыр эшләрендә актив катнашканнар.
Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр Әхмәтов

2
X