Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Үләннәр өлгерде дә

    Азык хәстәрләргә дә вакыт җитте. Яз иртә килгәч, яңгырлар да вакытында яугач, күпьеллык үләннәр өлгерде дә диярлек. Күпьеллык үләннәрне чаба да башларга кирәк. "Чирмешән АГРО" базасында оештырылган семинар - киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бу эшкә соң керешсәк, башка эшләр кичектерелә барачак. "Табигатьне, җирне алдап булмый, һава торышына яраклашырга тырышыйк, - диде...

    Азык хәстәрләргә дә вакыт җитте. Яз иртә килгәч, яңгырлар да вакытында яугач, күпьеллык үләннәр өлгерде дә диярлек.


    Күпьеллык үләннәрне чаба да башларга кирәк. "Чирмешән АГРО" базасында оештырылган семинар - киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бу эшкә соң керешсәк, башка эшләр кичектерелә барачак.

    "Табигатьне, җирне алдап булмый, һава торышына яраклашырга тырышыйк, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин җитәк-челәрне ашыгырга өндәп. - Бүген бар техниканы төзәтеп, үләннәрне файдалы матдәләре бар чакта чабу, киптерү, җыю мөһим. Чәчүлекләрне тәрбия кылу турында да онытмыйк".

    "Чирмешән АГРО"да азык әзерләү техникасы күптән төзек. Бу көннәрдә, өстәмә азык сыйфатында, үләннәр чаба башлаганнар.

    "Безнең былтыргы азыгыбыз да күп, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Әмма яңасын да әзерләячәкбез, башкаларга булышырга да мөмкинлек булачак, аеруча сенаж салуда". Нәкъ менә азык муллыгы ярдәмендә "Чирмешән АГРО"да сөт саву былтыргыдан ике тапкыр диярлек арткан. Фураж, печән, салам, тоз - бар да җитәрлек. Көн саен уртача 1700 - 1800 килограмм сөтнең 1500ен кабул итү пунктына озаталар.

    Хуҗалыкта төнге көтү дә оештырылган. Соңгы вакытларда зоо - ветеринар таләпләрне төгәлрәк үтиләр. Сыерларны ясалма орлыкландыру җайга салынган. 142 сыер асрыйлар, алардан көнгә уртача 12 килограмм сөт савыла икән.

    Елның үткән дүрт аенда "Чирмешән АГРО" сөт һәм ит сатудан 1 миллион 800 мең сум чамасы керем алган. Хәзер сөтчелеккә игътибарны көчәйткәннәр. Нәкъ сөтле вакыт бит, әгәр сыерларга өстәмә азык та чабып ашатсаң, аларның продуктлылыгы күпкә артачак.

    Азыгың сыйфатлы булсын дисәң, белгечләр сүзенә колак салу зыян итми. Ветберләшмә лабораториясе бу чорда азыкны төрле күрсәткечләр буенча анализларга әзер.

    Семинарга килгән җитәкчеләр Чирмешән белән Казанка юлы өстендә, ял лагеры борылышындагы маллар лагерындагы уңайлыкларга да югары бәя бирделәр. Терлекчелектән табыш алып, нәтиҗәле эшләү өчен иң элек тырыш кадрлар һәм мул азык кирәк. "Чирмешән- АГРО"да терлекчеләр җитеш, аларга апрель ае өчен дә хак түләнгән. Азык булачак. "Районда күпьеллык үләннәр 8500 гектар мәйдан били. "Сөлчә"дә, "ЧирмешәнАГРО", "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә үләннәре картайган участокларны нык яңарттылар. Печәнгә үләннәр күп, иң мөһиме - аны вакытында әзерләү сорала", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе консультанты Рәдиф гайнуллин.

    Печән генә түгел, витаминлы башка азык та кышка бәяле булачак. Әйтик, яфраказык, төрле үләннәрдән миннек теләсә кайсы даруны алыштыра ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: