Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лагеркада сигез гаилә тәрбиягә бала алырга тели

    Шушы көннәрдә генә Лагерка авылында яшәүче сигез гаилә Казанга барып "уллыкка алу үзәгенә" исәпкә басканнар. Башкача, кыска гына әйткәндә, әлеге якташларыбыз тәрбиягә бала алырга телиләр. Бүген безнең районда тәрбиягә алган 25 гаиләдә 46 бала яши. Мондый гаиләләр Чирмешәндә, Бәркәтәдә, Түбән Кәминкәдә, Иске Котышта, Девичья Полянада, Лагеркада, Иске Үтәмештә, Лашманда, Иске...

    Шушы көннәрдә генә Лагерка авылында яшәүче сигез гаилә Казанга барып "уллыкка алу үзәгенә" исәпкә басканнар.

    Башкача, кыска гына әйткәндә, әлеге якташларыбыз тәрбиягә бала алырга телиләр. Бүген безнең районда тәрбиягә алган 25 гаиләдә 46 бала яши. Мондый гаиләләр Чирмешәндә, Бәркәтәдә, Түбән Кәминкәдә, Иске Котышта, Девичья Полянада, Лагеркада, Иске Үтәмештә, Лашманда, Иске Элмәледә, Иске Кадида, Мордва Афонькәсендә, Ишлинкада бар.
    Тиздән районда тәрбиягә бала алган гаиләләр саны тагын артачак.
    -Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау - хөкүмәтнең төп бурычы,-ди опека һәм попечительлек үзәге белгече Флера Рәхимҗанова. - Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында баланы үз әти-әнисе тәрбияли алмый икән, бу вазифа тулысынча дәүләт өстенә ята. Әмма бала гаиләдә генә тиешле тәрбия ала. Шуңа да тәрбиягә бала алырга теләүчеләрне, дәүләт хуплый, аларга ярдәм итә.
    Ләкин бала алырга теләүчеләргә карата таләпләр дә кырыс. Теләсә кемгә бала ышандырмыйлар.
    -Әүвәл һәр кеше бу адымның никадәр җаваплы икәнен аңларга тиеш, - ди Флера Мансур кызы. - Бала алырга теләк белдергән һәр кеше белән очрашып сөйләшәм. Аларга хокукларын һәм бурычларын аңлатам. Әти-әниләргә бөтен нәрсәгә дә әзер булырга кирәк. Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең кайберләренә бер сыйфат хас - ата-аналар балаларга карата югары таләпләр куялар. Кызганычка каршы, тәрбиягә бирелүче балаларның күпчелеге авыр хәлдә калган гаиләләрдә үскәннәр, аларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләре какшаган була. Бу сабыйлар күп вакыт, игътибар, түземлелек сорыйлар. Аларны әүвәл нормаль шартларда яшәргә өйрәтергә кирәк. Һәм тагын, бала алырга ниятләгәч, аны кире кайтару уе булырга тиеш түгел.
    Билгеле, баланы тәрбиягә теләсә кем ала алмый. Яшәү шартлары да, гаилә кереме дә исәпкә алына. Хроник алкоголизм яисә наркомания белән авыручыларга, хөкем ителгәннәргә тәрбиягә бала бирмиләр.
    Тәрбиягә бала алырга теләүчеләрнең үзләрен дә моңа әзерлиләр. Алар Чистайда махсус, 82 сәгатьлек курсларда укыйлар. Аннан соң инде "уллыкка алу үзәгенә" исәпкә басып, бала булганын көтәләр. Шуны да билгеләргә кирәктер, күпчелек кыз бала алырга тели. Ләкин ятимнәр исемлегендә малайлар күбрәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: