Быел Күтәмәдә суүткәргечләрне яңартырга җыеналар. Моңа республикадан 10 миллион 200 мең сум акча бирелә. Проект-смета документлары әзер, алар экспертиза да үткән икән.
Болай булгач, бу авылда чиста суга кытлык кичермәсләр диясе килә. Югыйсә соңгы берничә елда Күтәмәдә халык җыеннарында, барыннан да бигрәк, су торбаларының нык искерүе хакында еш сүз кузгаттылар....
Быел Күтәмәдә суүткәргечләрне яңартырга җыеналар. Моңа республикадан 10 миллион 200 мең сум акча бирелә. Проект-смета документлары әзер, алар экспертиза да үткән икән.
Болай булгач, бу авылда чиста суга кытлык кичермәсләр диясе килә. Югыйсә соңгы берничә елда Күтәмәдә халык җыеннарында, барыннан да бигрәк, су торбаларының нык искерүе хакында еш сүз кузгаттылар. Әлеге җитди проблеманы чишүдә район җитәкчелеге дә конкрет булышты. Документлар эшләтүгә халыкның үзсалым акчаларын тоттылар.
Быел биредә узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина әйтүенчә, 2016нчы елда Күтәмәдә туучылар (7 малай һәм кыз) үлүчеләрдән күбрәк булган. Бу да уңай күренеш. Авылда урамнар чиста, пөхтә, кышын аларны вакытында кардан чистартып торалар.
-Күтәмә җирлеге, гомумән, алдынгылар рәтендә, салымнар җыю тәртипкә салынган, башка өлкәләрдә дә казанышларыгыз күз алдында, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, җыенда катнашып. -Эшлиселәрегез дә бихисап.
Проблемалар да бар икән. Әйтик, урамнарда ялгыз этләр күбәйгән. Буш, иясез йортлар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Күтәмә җирләрен эшкәртүче АГРОфирма җитәкчесе белән халык арасында никтер аңлашу, ышаныч юк. Чыгыш ясаучылар яшьләргә торак төзүдә конкрет ярдәм сорадылар, мал азыгы хәстәрләүнең кыенлыгыннан зарландылар.
Күтәмәдә 192 йортта 594 кеше яши. 100дән күбрәк кеше нефтьчеләрдә хезмәт куя. Шәхси хуҗалыкларда 840 баш дуңгыз, 284 баш сарык һәм кәҗә, 6 баш ат, 15 сыер асрыйлар.
Сүз дә юк, элек сөйләнгән сүзләр дә кәгазьдә генә калмый. Бюджет акчасына авыл мәдәният йортының түбәсен ремонтларга керешәләр, яңа музыкаль аппаратурага да средстволар табылган.
...Күтәмәдә дә каты көнкүреш калдыкларын үзәкләштерелгән тәртиптә җыя башларга тәкъдим булды. Бу эшкә "Эко сервис" дигән җәмгыять алынмакчы. Аерым бер көндә, конкрет вакытта Чирмешәннән махсус машина килә дә, урамнарга, капка төпләренә чыгарып куелган чүпле капчыкларны алып китә. Билгеле, бу хезмәт түләүле, килешү нигезендә, бер кешедән бер айга 35 сум сораячаклар.
Бу хакта Кармышта булган җыенда да сүз кузгаттылар. Каты көнкүреш калдыкларын болай җыеп, тирә-юньне чисталау максаты куела. Аннан соң бүгенге кебек һәр авылда рөхсәтсез ясалган чүплекләр калмаячак, чөгендер яфрагына, бәрәңге сабагына үз сараең, бакчаң кырыенда урын табарга туры киләчәк...
Кармышта шәхси хуҗалыкларның сыер көтүендә үгез булмауга борчылалар. Шунлыктан былтыр кайбер сыерлар кысыр калган. Майга кадәр бу мәсьәлә хакында кабат җыелып сөйләшергә килештеләр.
Әлеге авылда яңа урында ФАП төзү хакында моңа кадәрге җыенда да сүз булган иде. Ул нинди чишелеш табар, билгесез, әмма аны өйрәнәләр. Инде урыны әзер уен мәйданчыгында боз катыру исә бер-ике көнлек эш, монда районнан ярдәм көтеп тору урынсыз кебек. Олы юлны төзәтү исә республика катнашыннан башка мөмкин түгел. Район җитәкчелеге аны үз контроленда тота.
Кармыш җирлеге игътибардан читтә түгел. Былтыр Яшәүчедә яңа мәдәният йорты төзелде, Кармыштагысы үзгәртеп корылды, Яшәүчедә су челтәрләрен яңарту төгәлләнү ягында, мәктәпләрдә ремонт бара.
Кармышта 100 йортта -324, Яшәүчедә 30 йортта 84 кеше яши; 33 йорт буш. Җирлектәге җирләр 7 крестьян-фермер хуҗалыгына бүленгән.
Бу җирлектә яшәүчеләр малчылыктан да шактый керем алырга омтылалар. Резеда Әхмәтҗанова, мәсәлән, 2016нчы ел дәвамында 27,5 тонна сөт сатып, 449 мең сум акчалы булган. Дистәгә якын сыерлары бар. Нәфисә Гыйниятуллина, Фәндәс Гатин да бу өлкәдә башкаларга үрнәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин Кармыш, Күтәмә, Яшәүче халкын республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.
Нет комментариев