Агымдагы елда районда нибары 27 кеше шәхси хуҗалыкны үсәтерүгә кредит оформить иткән. Аларга банклардан 5 миллион 943 мең сум акча бирелгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә субсидияле кредит бирелә башлаган елларда (2006дан башлап) ай саен берничә дистә гаилә бу мөмкинлектән файдаланган. Хәзер кредит алучылар сирәгәйгән.
Өч гаилә кредит акчаларын әле ноябрь...
Агымдагы елда районда нибары 27 кеше шәхси хуҗалыкны үсәтерүгә кредит оформить иткән. Аларга банклардан 5 миллион 943 мең сум акча бирелгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә субсидияле кредит бирелә башлаган елларда (2006дан башлап) ай саен берничә дистә гаилә бу мөмкинлектән файдаланган. Хәзер кредит алучылар сирәгәйгән.
Өч гаилә кредит акчаларын әле ноябрь аенда гына алган.
-Мондый кредиттан беренче генә файдалану түгел. Документларыңны җыеп тапшырган очракта субсидия кайта, димәк, кредитның проценты да кими дигән сүз, - ди Туймәттән Фәрит Кәримов. - Җәй аенда алган 180 мең сум кредит акчасына дүрт баш үгез сатып алдык. Аларны үстереп, суеп сатарга ниятлибез. Бу кредитны капларга да җитә, гаилә бюджетына өстәмә керем дә була.
Бүген Кәримовларның абзарында 5 баш үгез, сыер һәм бозау бар. Алар бу санны киметмичә, суйганнары урынына яңаларын алырга планлый.
Ә Иске Элмәледән Григорий Бодрягин ташламалы кредит алып мал абзарын ремонтларга уйлаган.
-Кредитны көз башында гына алдык, бераз соңладык, суыкларга кадәр эшне төгәлләп булмады, - ди Григорий Леонидович. - Иске абзар урынына стеналарны керамзит блоктан күтәрә башладык. Эшне язга төгәлләргә ниятлибез.
Быел Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче - 12, Лашман авыл җирлегендә - 5, Яңа Элмәле һәм Иске Кадида - 3әр, Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Туймәт, Шешминка җирлекләрендә 1әр гаилә ташламалы кредит алган. Күпчелек бу акчага терлек абзарларын яңарта яки ремонтлый.
Соңгы 10 елда 2883 райондашыбыз ташламалы кредиттан файдаланган. Аларга төрле банклардан 1 миллиард 933 миллон 299 мең сум кредит акчасы бирелгән.
Нет комментариев