Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләсе елда Чирмешәндә дә сан алу үткәреләчәк

Бу хакта федераль һәм республика законнарына, карарларга таянып, муниципаль район башкарма комитеты да карар кабул итте. Карар нигезендә, 2016нчы елда район территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия турында нигезләмә расланды. Шушы көннәрдә әлеге комиссия, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин рәислегендә, беренче...

Бу хакта федераль һәм республика законнарына, карарларга таянып, муниципаль район башкарма комитеты да карар кабул итте. Карар нигезендә, 2016нчы елда район территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия турында нигезләмә расланды.

Шушы көннәрдә әлеге комиссия, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин рәислегендә, беренче утырышны үткәрде. Анда әйтелгәнчә, авыл хуҗалыгы сан алуы 10 елга бер үткәрелә, ул бик мөһим, кирәкле чара.
-Сан алу 1 июльдән 15 августка чаклы дәвам итәчәк, райондагы 8 меңләп объект турында, 26 позиция буенча мәгъ­лүматлар тупланачак, - ди дәүләт статистикасының райондагы бүлеге әйдәүче белгече, комиссия секретаре Әсхәт Гарифуллин.
Сан алуга бүгеннән әзерләнә башлау зарур. Кадрлар сайлап аласы, укытасы бар. Кайбер мәгълүматларны туп­лый торсаң да ярый. Билгеле, бу эштә кайбер оешмаларга, авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына зур җаваплылык йөкләнә. Гражданнар да әлеге кампаниянең мөһимлеген аңларга тиеш. Мәгълүматлар һәркемнән телдән әйтеп язылачак, алар конфиденциаль булачак, ягъни чит кешеләргә белдерелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы