Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кармыш мәктәбендә тәмле ашаталар

Кармыш мәктәбендә балаларга яңа уку елының беренче көненнән үк кайнар аш әзерли башлаганнар. Мәгариф системасында үзгәрешләр гел булып тора, ләкин дәүләт тарафыннан мәктәптә укучы һәр балага көненә бирелә торган акча артмый шул, быел да ул узган уку елындагы шикелле - 5 сум 80 тиен тәшкил итә. Билгеле, бу суммага балага...

Кармыш мәктәбендә балаларга яңа уку елының беренче көненнән үк кайнар аш әзерли башлаганнар.

Мәгариф системасында үзгәрешләр гел булып тора, ләкин дәүләт тарафыннан мәктәптә укучы һәр балага көненә бирелә торган акча артмый шул, быел да ул узган уку елындагы шикелле - 5 сум 80 тиен тәшкил итә. Билгеле, бу суммага балага тулы кыйммәтле аш әзерләп булмый.
-Мәктәп яны участогында бәрәңге, кишер, аш чөгендере, кыяр, помидор үстерәбез, - ди ашханәдә инде 20 елдан артык аш әзерләүче Рәмилә Ногманова. - Җәй дәвамында аларны мәктәп коллективы карап тәрбияләп тора. Бакчада үстерелгән яшелчәләрне тозлап та куябыз, төрле салатлар да ясыйбыз. Шулай итеп балаларның менюсын баетабыз. Әйтик, мин барган көнне дә укучыларны салат һәм бик тәмле ботка белән сыйладылар. Үзем дә ашап карадым.
Пешекче ашханәдә торучы суыткычны ачып, киштәләренә тезеп куелган банкаларны да күрсәтте. Ашханәдә балаларны ашату өчен бөтен шартлар да тудырылган. Салкын, кайнар су, канализация бар. Әле шул көннәрдә генә яңа электр плитәсе дә алып кайтканнар.
Шулай да укучыларның туклануын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен биредә дә ата-аналардан ай саен акча җыярга туры килә.
Кармыш мәктәбендә сентябрь аенда ул 200 сум булган. Бу сумманы ата-аналарның гомуми җыелышында раслаганнар.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамышево