Түбән Кәминкә авыл җирлегендә дә халык - гражданнар җыены җанлы узды. Монда бит әле, Кара Чишмә авылында, быел бер округта депутат та сайланырга тиеш. Бу авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Алик Әгълүковның лаеклы ялга, эштән дә китүе белән бәйле.
Җитәкчеләр алышыну табигый хәл, кем белән булса да гомер итәргә, җан асрарга,...
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә дә халык - гражданнар җыены җанлы узды. Монда бит әле, Кара Чишмә авылында, быел бер округта депутат та сайланырга тиеш. Бу авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Алик Әгълүковның лаеклы ялга, эштән дә китүе белән бәйле.
Җитәкчеләр алышыну табигый хәл, кем белән булса да гомер итәргә, җан асрарга, проблемаларны чишәргә, хәрәкәтләнергә кирәк. Биредә дә халыкка пай өчен ни акча, ни мал азыгы бирелми, аның нәрсә икәнен дә белмиләр. Кара Чишмәдәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе хәтта бүгенге җыелышка да килмәгән. Мөнәсәбәтләр шуннан аңлашыла инде. Түбән Кәминкәдәге халыкның да бер өлеше эшсезлектән аптырый.
Ярый әле ике авылда да мал асрап көн күрәләр. Тик бүген ит урнаштыру ансат түгел. Шуңа күрә ит эшкәртү, колбаса ясау цехы булдырасылары килә. Бу эшкә алынырга теләүчеләр, гаилә фермалары оештырырга җыенучылар да бар икән. Алар турында, бу өлкәдә планлаган эшләр турында Түбән Кәминкә авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Рәдиф Халиков өмет белән сөйләде.
-Халыкны тыңларга, ешрак очрашырга, булышырга кирәк,- диде район җитәкчесе Наил Зарипов, элеккеге колхоз, хәзер пай ияләре җирләрен файдалануда ниндидер бер кулай форма табарга өндәп.
Кара Чишмәдә халык динле. Ел саен уртача 230-250 баш терлекне корбанга чалалар. Мәчет картлары авылда аракы сатуны туктату мәсьәләсен еш күтәрәләр, чөнки күп бәлаларның башы шушы зәхмәт аркасында. Райпо вәкиле һичъюгы мөселман бәйрәмнәре вакытында бу эшне оештырып буласын вәгъдә итте.
Әлеге сөйләшүдән район башлыгы да читтә калмады, барысы да гаиләдән, тәрбиядән тора, диде ул. Наил Зарипов, үзе әйтүенчә, беркайчан да ни аракы, ни шәраб, сыра ише эчемлек кулланмаган. Хәзер дә шулай.
-Күбесе үзебездән тора. Чисталык та. Карагыз әле, җәмәгать, язгы ташу вакытында су белән бергә ни генә акмый, - дип Зәрига апа Илалова җаваплы булырга өндәде. -Барын да урамга ташлыйбыз. Кайбер чүп-чарны мунча мичендә дә яндырып була бит.
Түбән Кәминкәдә таш карьерын үләт базы, чүплек урынына әйләндергәннәр. Монда яңа үләт базы ясарга вакыт. Экологларга, ветеринар хезмәткә эш бар. Билгеле, монда авыл җирлеге җитәкчеләре башлап йөрергә тиеш. Алда язылганча, депутатны, ул җирлек башлыгы булырга мөмкин, 2 мартта сайлаячаклар. Ни хикмәт Советны җитәкләргә теләүчеләр күп икән.
Яңа башлыкка, халыкка да тик утырырга туры килмәячәк. Кара Чишмәдә, Түбән Кәминкәдә дә авыл мәдәният йортлары ремонт сорый. Кара Чишмә мәктәбенә, шундагы балалар бакчасына да кергәч, Наил Зариповның исе киткән: бинаның шыксызлыгы, тәрәзәләрдә җил уйнап йөрү белән ничек килешеп яшәргә кирәк. Сорасалар, моңа, ремонтка акча да биреп була бит.
Этләрнең күбәя баруы да - проблема. Балаларның үзләрен генә урамга чыгарып җибәрергә куркыта.
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда район үзәк больницасында авыруларны кабул итүне яхшыртуны сорадылар. Анда гел диярлек чират. Авыллардан килүчеләрне - төшкә кадәр, ә район үзәгендәгеләрне төштән соң кабул итсәләр, лаборатория көн буе эшләсә, проблема калмас та иде.
Бу көлке, гади мәсьәлә түгел, Кара Чишмәдә сыерларны каплатырга үгез юк. Ул вакытында эшләнмәсә, табигый, бозаулар тумый, сөт, ит булмый. Ясалма орлыкландыруга күчәргәме, авыл хуҗалыгы предприятиесе аша үгез кулланыргамы, алай ук мөһим түгел, сыерлар кысыр калмаска тиеш. Шул ук әлегә хуҗалы-хуҗасыз кебек пай җирләренә дә кагыла, җир дә эшләргә тиеш. Монда хәтта саламны да күршедәге Түбән Абдул авылыннан, ярый әле андагы авыл хуҗалыгы җәмгыятен Кара Чишмә кешесе җитәкли, сорап йөриләр икән. Үз җирләре була торып.
Нет комментариев