Иске Үтәмештән Назыйровлар казылык та ясыйлар
-Малны асрап була, итен урнаштыру кыен,- ди Иске Үтәмештән Равил Назыйров. -Менә үзең санап кара әле - суйган бер үгездән, һич ялгансыз, дүрт центнер да биш килограмм ит чыкты. Аны килосын 230 сумнан саттык. 90 меңнән артык чыгамы? Бүген авылда андый акчаны каян аласың? Иске Үтәмештән Назыйровлар гаиләсе терлек асрауның...
-Малны асрап була, итен урнаштыру кыен,- ди Иске Үтәмештән Равил Назыйров. -Менә үзең санап кара әле - суйган бер үгездән, һич ялгансыз, дүрт центнер да биш килограмм ит чыкты. Аны килосын 230 сумнан саттык. 90 меңнән артык чыгамы? Бүген авылда андый акчаны каян аласың?
Иске Үтәмештән Назыйровлар гаиләсе терлек асрауның файдасын шулай дәлилли.
Авылдагы җәмгыятьтә механизатор булып эшләүче Равил Назыйров гаиләсе узган ел үзләре үстергән ун баш терлек суеп саткан. Барысы да дүртәр центнерлы ук булмагандыр анысы, ләкин Назыйровлар шул рәвешле үз бюджетларын яхшы ук ныгыткан. Акчага урын бар - балаларны укытырга кирәк, йортта анысын-монысын яңартмыйча булмый. Яхшырак машина да аласы килә. Яшим дип яшәгән кеше шулай уйлый.
-Абзарыңда тугыз-ун баш терлегең торса яхшы инде ул. Былтыр бездә ат кына да биш баш иде. Менә быел бер-бер артлы ук бер атыбыз һәм тай үлеп китте, нәрсә ярамагандыр. Ярар, чыгасы мал булгандыр инде, - ди гаилә башлыгы.
Ат дигәннән, Равил абыйның күмәк хуҗалыкта инженер булып эшләүче улы Радик сүзгә бер мәзәк тә "кыстырып куйды": Берәүдән сораганнар ди, сиңа ат нәрсәгә? - Азык ташырга. - Ә азык нәрсәгә! -Атны ашатырга.
Алай дисәләр дә, Назыйровлар атсыз тормый. Өстәлләрендә үзләре ясаган казылык, ат картасы, ат итеннән ясалган рулет ише ризыклар өзелми икән.
Бүген әлеге гаилә абзарында биш баш эре мал, унлап сарык, кырыклап тавык асрала. Терлекләрне кыш чыгарырга дүрт машина печән, шул кадәр үк салам әзерләгәннәр. Бу яктан "Үтәмеш" җәмгыяте булышкан. Бөртекләтә дә бераз ярдәм иткәннәр.
-Ир-атсыз алай күп терлек асрый алмыйсың. Хатын-кыз бит ул сөйләп торучы гына. Әтиебез алдан бармаса, тапмаса, нәрсә майтарасың, Равил үзе уңган, малны да үзе чала, - дип сүзгә кушылды Роза апа.
Шулай ди дә, тик Роза апа да сөйләп кенә торучыга охшамаган. Йорт-җир ялт итеп тора - пөхтә хатын-кыз кулы. Өстәл тулы ризык. Хуҗабикә ел саен 25-30 баш каз үстерә икән. Җәен тавык йомыркасы сатып та, үзе әйтмешли, рәхәтләнгән.
-Өч, дүрт ел элек сыерны бетереп торган идек. Бераз ял итәбез, янәсе. Кая инде ул, авылда сыерсыз торып буламыни? Кибеттә бар бит хәзер диләр дә, белмим, үз сыерыңның сөтенә җитми инде. Хәзер янә сыер асрыйбыз,- ди Роза апа. -Малны тотарга авырсынмыйбыз анысы - әле бераз арттырсаң да ярар иде. Тик үстергән белән генә түгел бит, хәзер ит урнаштыру зур проблема. Менә җиткән бер үгезебез бар, суясы гына иде - итне алучы юк. Элегрәк бит йорттан-йортка кереп сорап йөриләр иде.
Йорт хуҗасы Равил абый 30 еллап тракторда эшләгән уңган механизатор. Колхозның таянычы. Анда да, монда да өлгерә. Берничә авылда кардан юллар чистартып кайткан тракторчы төш вакытында янә терлекләр янына чыгып китте. Нишләтәсең, кирәк бит.
Роза апа ат итеннән ясый торган рулет рецептын газета укучыларга да тәкъдим итте:
Аның өчен әүвәл, атның корсак итен кисеп аласың. Төрерлек ясап, аны кисәкләргә бүлгәлисең. Итне тозлыйсың, сарымсак һәм башка тәмләткечләр салып берәр тәүлек тотасың. Шуннан соң, урап, бәйләп, рулетны 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкада өч сәгать чамасы пешерәсең.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев