Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Үтәмеш мәктәбендә укучыларга бүләкләрне мулдан өләштеләр

Иске Үтәмеш мәктәбендә быел 10 бала беренче класска укырга килде. Яңа уку елында биредә 75 бала белем алачак. -Бәйрәмгә мин дә килергә булдым әле. Оныгым Лилия 6нчы класска укырга бара,- ди 76 яшьлек Флера апа Гыйльманова. -Былтыр андый чарада катнаша алмаган идем, мәктәп яңалыкларын башкалардан ишетеп кенә белдем. Үзең күрү...

Иске Үтәмеш мәктәбендә быел 10 бала беренче класска укырга килде. Яңа уку елында биредә 75 бала белем алачак.

-Бәйрәмгә мин дә килергә булдым әле. Оныгым Лилия 6нчы класска укырга бара,- ди 76 яшьлек Флера апа Гыйльманова. -Былтыр андый чарада катнаша алмаган идем, мәктәп яңалыкларын башкалардан ишетеп кенә белдем. Үзең күрү бөтенләй икенче бит.
Булат Гыйльманов та мәктәп кешесе хәзер.
-Улым беренчегә укырга керә, - ди әнисе Римма. - Яңа форма да алдык. Классташларына да күчтәнәчләр әзерләдем, бездә шундый матур гадәт бар.
Гомумән, бүгенге бәйрәмдә беренчеләргә бүләкләр күп эләкте. Уку кирәк-яраклары янына шоколад та "иярде".
Бу уку елында Иске Үтәмеш мәктәбенең унынчы, унберенче классларында да икешәр бала укый. Киләсе елда, быелгы кебек, беренчегә унга якын малай һәм кызны көтәләр.
Ветеран укытучы Наилә Җиһаншина өчен быелгы тантана шатлыклы да, моңсу да. Инде эшеннән туктаган ул, әмма аның турында бүген дә сокланып, мактап сөйлиләр. Наилә ханымны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләгән. Рәмзия Суфьянованы да юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Аңа һәм биредә быел эшкә керешкән яшь укытучы Назлыгөл Мингуловага да матур теләкләр ирештерелде.
-Мәктәптә укучылар өчен бөтен шартлар тудырылган, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. - Ярдәмгә мохтаҗ биш балага уку кирәк-яраклары тутырылган сумка да бүләк иттек.
Мәктәп директоры Светлана Әхтәмова әйтүенчә, мәктәп коллективы, укучылар көче белән тәҗрибә участогы тәртиптә тотылган, байтак яшелчә үстерелгән, элек ташландык диярлек "почмаклар" да быел шау чәчәктә. Котельныйны рәтләгәннәр, автобус өчен дә гараж ясаганнар. Дирекциянең башка кайбер планнары да бар икән.

Автор фотолары.

Бәйрәмнән фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/6907-iske-%D2%AFt%D3%99mesht%D3%99-belem-b%D3%99yr%D3%99me-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш класс