Узган елда Рәзифә Галиуллина гаиләсе 22,7 тонна сөт сатып, 334 мең сум керем алган. Алсу Иззәтуллина, Гөлфия Хөснетдинова, Равил Назыйров гаиләләре кебек бишәр-унар баш мөгезле эре терлек, әллә ничә сыер асраучылар тагын бар икән Иске Үтәмеш авыл җирлегендә.
Шәхси хуҗалыклар менә шулай үз көнен үзе күрергә тырыша. Иске Үтәмеш, Урманасты...
Узган елда Рәзифә Галиуллина гаиләсе 22,7 тонна сөт сатып, 334 мең сум керем алган. Алсу Иззәтуллина, Гөлфия Хөснетдинова, Равил Назыйров гаиләләре кебек бишәр-унар баш мөгезле эре терлек, әллә ничә сыер асраучылар тагын бар икән Иске Үтәмеш авыл җирлегендә.
Шәхси хуҗалыклар менә шулай үз көнен үзе күрергә тырыша. Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино, Югары Чегодай авылларында 484 баш мөгезле эре терлек, 110 баш дуңгыз, 408 баш сарык, 28 баш ат асрыйлар икән. Болар иртәгәсе көнгә өмет дигән сүз. Сүз дә юк, мал асрау ансат түгел, аның чыгымнары да шактый, бигрәк тә күп азык, иркен урын кирәк.
Былтыр бирегә читтән инвестор да килеп, халыкта өмет чаткылары уяткан. 3400 гектар җир буш ятмас, файда китерер. Аларны көздән эшкәртеп калдырганнар. Инвестор өр-яңа техника кулланачак, җирле механизаторларга конкрет эш булачак. Пайчылар белән дә исәп-хисап ясарга ышандыралар. Бәлки, фермаларны аларга бирсәләр, терлекчелек тармагын да аякка бастырырлар.
-Чирмешән районы нәкъ менә терлекчелек тармагы буенча республикада иң артта, тагын чигенергә урын юк, -диде Иске Үтәмеш авыл җирлегендә катнашкан вәкил - республика Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. -Бу яктан инвесторларга ышаныч баглыйбыз. Бүген монда сөйләгән сүзләрне, проблемаларны җитәкчеләргә, тиешле урыннарга җиткерербез.
Проблемалар туып тора, бар анысы. Кайсылары артык зур чыгымнар да сорамый. Иске Сережкинодагы кибеттән юлга кадәр арада таш булса да салып булмасмы икән, диделәр. Нибары 5-6 метр ара турында сүз бара. Шул тирәне кардан чистартырга да күп средстволар кирәкми. Сүз уңаеннан, җирлек авылларында урамнарны, грантка откан үз тракторлары белән, ялт иттереп торалар. Моның өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.
-Җәй, көз Иске Үтәмешнең иген басуларында дистәләп терлек йөри. Кемдер чәчкәнне юкка чыгаралар. Аларның хуҗаларына карата ник чара күрелми? - дип зарын белдерде Розалия Мингулова.
Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов әйтүенчә, андый хәл бар, кайберәүләр сыерларын, бозауларын урамга гына чыгарып җибәрәләр, көтүгә кумыйлар. Быел андый очраклар булмаска тиеш, була икән, мал ияләре җавапка, штрафка тартылачак. Яхшылык белән әйткәнне аңламаучылар белән башкача тагын ничек эшләргә?!
Җыенда "сер" сакламыйлар инде, бөтенесен искә төшерәләр. Җирлек авылларында хәтта наркоманнар, "юкка чыккан" диярлек яман эчкечеләр дә бар икән. Алар да, турысын әйтик, проблема.
Тулаем алганда, авыл халкының елдан-ел картая баруын, яшьләрнең күпләп шәһәрләргә китүен санамасаң, 2016нчы ел заяга узмаган. Элеккеге җыеннарда кузгатылган мәсьәләләрнең күбесе хәл ителә бара. Урманасты Үтәмештә мәдәният йортын үзгәртеп корганнар, яңа модульле ФАП өлгертәләр, Иске Үтәмештә нефтьчеләр ярдәме белән мәктәп бинасын тышлыйлар, ә Югары Чегодайда мәдәният йортын капиталь ремонтлыйлар. Чирмешәннән маршрут автобусы йөреп тора. Йорт төзүчеләр шактый.
-Бездә мәдәният йортын төзекләндерүләре, ФАП төзүләре өчен зур рәхмәт, - ди Урманасты Үтәмештән Фиалка Носкова. -Урман (Лесная) урамы юлын да тизрәк ясасыннар иде дип сорыйбыз.
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина бүгенге җыенда әйтелгәннәрнең - тәкъдим һәм сорауларның исәпкә алынуын, берсенең дә игътибарсыз калмаячагын әйтте, аңлашып эшләргә, һәркемгә ниндидер шөгыль таба белергә, оптимистлар булырга өндәде.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов отчет чыгышында салымнар җыю, үзсалым акчаларының кайда, күпме кулланылуы хакында да хисап тотты. Былтыр һәм 2015нче елда әлеге средстволарның күпчелек өлеше яктырткычлар куюга, изоляцияле чыбыклар - СИП кабель сузуга тотылган.
Нет комментариев