Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Исерек әнидән нинди наз көтәргә?

    Законнарны бозмау хәерле. Хокук саклау органнары исемлегенә бер эләктеңме, начар даның кара тап булып озак ияреп йөрер, алдагы һәр гамәлең контрольгә алыныр. Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау, аларның хокукларын яклау буенча прокуратура каршындагы эшче группаның Лашманда узган күчмә утырышында тәртип, тәрбиялелек хакында зур һәм җитди сөйләшү оештырылды. Утырышның Лашман...

    Законнарны бозмау хәерле. Хокук саклау органнары исемлегенә бер эләктеңме, начар даның кара тап булып озак ияреп йөрер, алдагы һәр гамәлең контрольгә алыныр.


    Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау, аларның хокукларын яклау буенча прокуратура каршындагы эшче группаның Лашманда узган күчмә утырышында тәртип, тәрбиялелек хакында зур һәм җитди сөйләшү оештырылды.

    Утырышның Лашман авылында үткәрелүе тикмәгә түгел. Районда аерым исәпкә куелган, уңышсыз 26 гаиләнең 8се монда яши. Дөрес, аларның күбесе - читтән килгәннәр. Аракы эчеп, балаларына тиешле тәрбия бирмәүче әти - әниләр эшләрендә дә мактаулы дип булмый. Әнә, өч балалы бер гаиләдә ата- ана беркайда да эшләмиләр икән. Дүрт ягы сәламәт кешеләр. Ничек яшиләрдер, Ходай гына белә. Бурычлары да күп җыелган.

    Эчүчелеккә бирелгән бер ана утырышка да килгән. Үзен бик иркен тота, гайрәтле. Гаебен танымый. Монда бер дә юкка чакырмаганнар, югыйсә. Тик бу әни ничектер үзен түгел, башкаларны гаепли сыман.

    "Уңышсыз гаиләләр белән эшләмибез түгел, эшлибез, сөйләшеп тә карыйбыз, кисәтәбез дә инде, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. - Иң аянычы - әлеге гаиләләрдә, күбесендә, әниләр дә аракы эчә. Ә исерек ана баласына нинди тәрбия бирә ала?".

    Шунысын да белдерү кирәктер, Лашман авыл җирлегендә яшүсмерләр, балалар тарафыннан хокук тәртибен тупас бозучылар юк диярлек.

    Икенче бер әни баласының тәртибеннән ризасызлык белдерде. "Нишләргә дә аптыраган, ярдәм итегез!" - ди.

    Җиденче класста укучы бу малай үзе дә комиссия - эшче группа каршында җавап тотты. Кем әйтмешли, орчык кадәрле нарасыйның тәртип бозуына ышанасы да килми. Өсте - башы чиста. Башкаларга зыян салмаса да, була бит шундый тиктормас балалар, шуклыгы чамасыз икән, тәмәке дә тарткалый, ди. Укуы, белем дәрәҗәсе чамалы. Төзәлсен, бозылмасын иде дә бит. Зуррак җинаять кылып төрмәгә үк эләгүдән Алла сакласын....

    Район прокуроры Рим Сөнгатуллин, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципаль-ара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе рәисе Светлана Әхтәмова, Лашман урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашында узган җыелышта да хокук бозуларны кисәтү эшен көчәйтү кирәклеген әйттеләр.

    Балигъ булмаганнар уку елы барышында 22 сәгатьтән иртәнге 6га, ә җәйге каникуллар чорында 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр өлкәннәрдән башка җәмәгать урыннарында (урамда, мәдәният учакларында, рестораннарда, кафеларда, вокзалларда һ.б.) йөрергә тиеш түгел. Әмма бу хакта гел искәртеп, кисәтеп торсалар да, әлеге кагыйдәне бозучылар очрап тора. Билгеле, закон нигезендә, андыйларның үзләрен дә, әти - әниләрен дә административ җаваплылыкка тарталар, штраф түләтәләр.

    Соңгы елларда наркотикларның зыяны хакында ешрак сөйләнә. Тикмәгә түгел, хәзер, наркотиклардан тыш, зиһенне томалаучы башка психотроп матдәләр, төнәтмәләр сатучылар, таратучылар бу төшемле кәсепне авылларда да киңрәк җәелдермәкчеләр. Чара күрмәсәң, балигъ булмаганнарның, балаларның алар тозагына эләгеп, кешелектән чыгулары бар. Наркотик - агу, наркоман - җәмгыять өчен бәла.

    Гомумән, балигъ булмаганнарда законнарга хөрмәт тәрбияләргә, аларны ялгыш гамәлләрдән сакларга кирәк.

    Кадыйр Гомәров.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: