Җир файда китерергә тиеш
Бездә нәтиҗәле файдаланылмый торган җирләр булмаска тиеш, әгәр андый очрак бар икән, җир хуҗаларына дәгъва белдерергә, кисәтергә, хәтта җирне кире алырга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 27 майда, якшәмбе көнне үткән видеоконференциядә шулайрак диделәр. Язгы чәчү инде тәмамланды дип була, калган участокларны, чиста пар җирләрен кичекмәстән эшкәртеп кую...
Бездә нәтиҗәле файдаланылмый торган җирләр булмаска тиеш, әгәр андый очрак бар икән, җир хуҗаларына дәгъва белдерергә, кисәтергә, хәтта җирне кире алырга кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 27 майда, якшәмбе көнне үткән видеоконференциядә шулайрак диделәр.
Язгы чәчү инде тәмамланды дип була, калган участокларны, чиста пар җирләрен кичекмәстән эшкәртеп кую сорала. Бу агротехник чара барышын махсус комиссия тикшерәчәк.
Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга, савым сыерына 680 сум исәбеннән субсидия биреләчәге бүген дә искә алынды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында чәчүлекләрне шытымга кадәр һәм шытымнар буенча тырмаларга киңәш бирде. Югыйсә, җирдә дым көннән - көн азая бара, явым - төшемнәр күләме без көткәнчә түгел.
Конференциядә - видеокиңәшмәдә башка мөһим мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, күпквартиралы торак йортларны капиталь ремонтлау барышына бәя куелды. Безнең районда, Чирмешәндә, бу эш төгәлләнде дә диярлек, әмма башкарылганны документлаштыруны, актлар тапшыруны тизләтү тиеш.
Мәгариф объектларын капиталь ремонтлауны да ашыктырырга кушты Президент. Быелгы планга кертелгән барлык мәктәпләрдә ремонтны 1 сентябрьгә төгәлләү бурычы куелды. Безнең районда, программа буенча, Әккәрәй мәктәбе ремонтлана. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин подрядчы оешмага - төзүчеләрнең әлеге объектта эшләүчеләр санын арттыруны, темпны көчәйтүне сорады.
Видеоконференциядә күтәрелгән мәсьәләләр буенча сөйләшү районкүләм киңәшмәдә дәвам итте. Әйтик, парга калдырылган һәм, сер түгел, еллар буе эшкәртелмичә, чәчелмичә калучы кайбер участокларны чүп үләннәреннән арындыру, рәткә кертү хуҗалыклар җитәкчеләренең чиратка куелмый торган, мөһим эше.
Җирләрне беренчел эшкәртүне алдагы 10 - 15 көндә башкарырга кушылды.
Терлек азыгы әзерләүгә керешер чак. Кызганыч, печәнгә дигән үлән өлгерсә дә, техниканың бер өлеше һаман ремонтта.
Чәчүлекләрдә чүп үләннәре шактый иркен үсә. Шуңа күрә гербицид сибүне аеруча нык тизләтәсе иде, соңга калсаң, тез буе үскән шайтан таягын һәм башка чүп үләннәрен җиңеп булмаячак.
Районда 16 гидротехник корылма бар. Бүген Югары Кәминкә һәм Лашман буаларында капиталь ремонт бара, бу эшне Кара Чишмәдә дә быел ук башкарырга өметләндерәләр. Андагы елларда Күтәмә, Иске Котыш буаларына да чират җитәчәк. Аларда һәм башка авылларда да буалар ремонтына кирәк документларны алдан ук әзерләргә, проект ясатырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев