Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ипи комбинатында үзгәрешләр көтелә

"Грант - Лизинг" хөкүмәт программасында катнашкан "Чирмешән ипи комбинаты" киләчәккә зур өметләр баглый. Бүгенге көндә һәр коллектив көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү юлларын эзли. Эшләп чыгарылган товар сыйфат ягыннан югарырак, ә бәясе, киресенчә, арзанрак булганда гына аңа ихтыяҗ зур. "Чирмешән ипи комбинаты" да замана таләпләрен аңлап эшләргә тырыша. Акрынлап булса да,...

"Грант - Лизинг" хөкүмәт программасында катнашкан "Чирмешән ипи комбинаты" киләчәккә зур өметләр баглый.


Бүгенге көндә һәр коллектив көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү юлларын эзли. Эшләп чыгарылган товар сыйфат ягыннан югарырак, ә бәясе, киресенчә, арзанрак булганда гына аңа ихтыяҗ зур. "Чирмешән ипи комбинаты" да замана таләпләрен аңлап эшләргә тырыша. Акрынлап булса да, ассортиментны да баеталар, продукциянең сыйфатын яхшырту юлларын да эзлиләр. "Без "Грант - Лизинг" программасында катнашып, икмәк - булка эшләнмәләре пешерү өчен заманча җиһазлар алу мөмкинлегенә ия булдык, - ди комбинат директоры Кәлимулла Мәслахов.- 3 миллион сум торучы әлеге җиһазлар озакламый кайтырга тиеш. Аларны монтажлау да озак вакыт алмас. Яңа җиһазларда продукция җитештерү - сыйфатны яхшырту, ассортиментны баету, әзер продукцияне төрү яки фасовкалау мөмкинлекләре бирәчәк. Гомумән, бу яңалык комбинатка яңа сулыш өрер дип өметләнәбез. Яңача эшли башлагач, өстәмә эш урыннары да булачак".

"Чирмешән ипи комбинаты" бүгенге көндә тәүлегенә 1,7 тонна икмәк - булка продукциясе җитештереп, район үзәк больницасын, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатын, район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын икмәк белән тәэмин итә. Райпо кибетләре һәм кайбер шәхси эшмәкәрләр дә халыкка Чирмешән ипиен тәкъдим итәләр. Биредә ике дистәдән артык төрдә икмәк - булка эшләнмәләре пешерелә. Һәр төрнең сертификаты бар, алар барлык стандартларга да туры килә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты өчен йодоказеин кушылган ипи пешерсәләр, әле соңгы вакытта гына, халык соравы буенча, диабетикларга "Дәрвиш" дип исемләнгән махсус ипи пешерә башлаганнар. Ул кыйммәт тә түгел, 13 сум 20 тиен генә тора. Әле узган ел ахырында гына сатуга чыккан "Бородинский" ипиен дә халык үз итеп өлгергән, аңа да ихтыяҗ көннән - көн арта бара.

Сер түгел, комбинатта әлегәчә байтак эш кул көче белән яисә иске җайланмаларда башкарылды. Шуңа да биредә эш ансат дип булмый. Бүгенге көндә предприятиедә 12 кеше икмәк - булка эшләнмәләре әзерләү белән мәшгуль. Алар 4 сменага бүленеп эшлиләр. Комбинат җитәкчесе К.Мәслахов сүзләренә караганда, уртача хезмәт хакы 7 мең сумнан артыграк чыга.

Билгеле инде, ипи пешерүчеләр дә тизрәк яңа җайланмалар монтажлануын телиләр. "Эшебез дә ансатлашыр, продукциянең сыйфаты да күтәрелер иде", - ди алар. Чынлап та, заманча җиһазларда, яңача эшли башлагач, "Чирмешән әпәе" тирә - як районнарда яшәүчеләрнең дә табын түрендә булыр, дип ышанасы килә. Сер түгел бит, райондагы сәүдә нокталарына тирә - як шәһәрләрдән көн саен машина - машина камыр ризыклары китерәләр. Аңа ихтыяҗ да бар. Бездә әле күмәчләрнең, кондитер эшләнмәләренең ассортименты бик бай дип булмый. Хәзер сайлап алу мөм-кинлеге зур, теге яки бу ризыкны көчләп яраттыра алмыйсың.

Гүзәлия Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев