Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Гомер озынлыгы – төп күрсәткеч

    Спорт корылмалары музей түгел, аларда мәктәп укучылары, олылар да даими шөгыльләнергә тиеш.Район бюджетында үзкеремнәр өлеше түбән. Кешеләрнең һәр үлем очрагын аерым, конкрет анализларга, сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Муниципаль район Советының чираттагы, утыз икенче утырышында катнашкан кунак - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов райондагы уңышларны да мактады, әлегә кул җитмәгән, игътибар...

    Спорт корылмалары музей түгел, аларда мәктәп укучылары, олылар да даими шөгыльләнергә тиеш.Район бюджетында үзкеремнәр өлеше түбән. Кешеләрнең һәр үлем очрагын аерым, конкрет анализларга, сәбәпләрне ачыкларга кирәк.


    Муниципаль район Советының чираттагы, утыз икенче утырышында катнашкан кунак - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов райондагы уңышларны да мактады, әлегә кул җитмәгән, игътибар азрак урыннарны да күрсәтте.

    "Чирмешән муниципаль районын 2012нче елда социаль-икътисади яктан үстерү йомгаклары һәм 2013нче елга бурычлар хакында" муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нурхамәт Хәмидуллин отчетында билгеләп үтелгәнчә, 2012нче елны район социаль-икътисади үсеш ягыннан төп күрсәткечләрне яхшыртып төгәлләде. Промышленность продукциясе җитештерү, нефть чыгару да 2011нче елдагыдан 3 процентка арткан.

    Район халкының банкларда 358,4 миллион сум акчасы саклана, ягъни үткән елдагы белән чагыштырганда 63,9 миллион сумга, халыктагы автомашиналар 458гә, 9 процентка күбәйгән.

    Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 2006-2012нче елларда кредит учреждениеләре тарафыннан тулаем 366 миллион сумга 1916 кредит биргәннәр.

    - Отчет чорында районда 9342 квадрат метр торак төзелде. 2013нче елда бу күрсәткеч 9600гә җитәчәк, - диде докладчы. - Болар, нигездә, шәхси, шул исәптән "2013нче елга кадәр авылны социаль үстерү" программасының финанс ягыннан яклау исәбендәге торак йортлар.

    Юллар төзү һәм аларны норматив хәлгә китерү, шулай ук торак пунктларның юл челтәрләрен төзекләндерүгә үткән ел 48,5 миллион сум акча тотылды. "Чиста су" республика программасы кысаларында торак пунктларда су белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп коруга республика бюджетыннан һәм башка чыганаклардан 40 миллион сум инвестицияләр җәлеп итә алдык. Район үзәге Чирмешәндә чиста су белән тәэмин итү катлаулырак, аеруча җәйге чорда су җитми. Былтыр монда каптажны үзгәртеп коруга җирле бюджеттан средстволар таба алдык, 2013нче елда ике яңа сыешлык кую планлаштырыла.

    Кызганыч, хезмәт хакы буенча күрсәткеч яхшырса да, ул республиканыкыннан түбәнрәк, шул исәптән авыл хуҗалыгында да.

    Проблемалар бар, алар күп. Әйтик, эш яшендәге халыкның үлем-китеме борчылу уята. Медицина тармагында кадрлар җитешми. Соңгы елларда мәгариф учреждениеләрендә дә бу яктан хәл катлаулана бара, мәктәпләргә физика-математика, химия-биология, инглиз теле укытучылары кирәк.

    Соңгы еллардагы нык корылык авыл хуҗалыгына да начар йогынты ясады. Терлекчелектә хәл итәсе мәсьәләләр күп.

    Нурхамәт Хәмидуллин докладында тагын башка күп мәгълүматлар да телгә алынды, эшлисе эшләр санап үтелде. "Без тормышның барлык өлкәләрендә дә яңача сыйфат үсешен таләп итүче чорга кердек. Хәзер яңа идеяләр, яңа эш ысуллары кирәк",- диде ул соңыннан.

    "Сезнең уңышлар бар, алар күренеп тора,- диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, утырышта чыгышында - әмма бюджет буенча үзегезнең өлеш, керемнәрегез азрак. Һәр мең кешегә үлем-китем ягыннан күрсәткечләрегез уртача республиканыкыннан да югары. Һәр үлем очрагы анализланырга, аның сәбәпләре ачыкланырга тиеш. Әгәр без кешеләрнең гомер озынлыгын арттыра алмыйбыз икән, кайдадыр ник акча түгәргә? Мәгарифкә, медицинага, спортка тотылган бик зур средстволарның нәтиҗәсе булырга тиеш.

    Р. Моратов рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен дә яхшыртырга өндәде. Мәктәп укучыларын, балаларны спортка активрак җәлеп итү мөһим. Бу хакта ул физкультура-савыктыру комплексында булганда да әйтте. Бассейнда, мәсәлән, гел кеше булырга тиеш. Яшьләрне йөзәргә өйрәтик, алар сәламәтлекләрен даими ныгытсын.

    Боз спорт сараен да карагач, Премьер-министрның беренче урынбасары Чирмешәндә спорт корылмаларының шактый күплегенә соклану белдерде.

    Күпфункцияле үзәктә дәүләт хезмәте күрсәтүне электрон формада башкарырга, халыкны авыллардан монда йөртеп интектермәскә кирәк. Равил Фәтыйх улы бу үзәктә дә булды һәм заманча эш алымнарын киңрәк файдаланырга киңәш бирде.

    Утырышка керер алдыннан, Равил Моратов сөенечле миссия үтәде - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, Чирмешәндә яшәүче Александра Андреевна Павловага төзеп биргән яңа йортны карады һәм хуҗага республика Президенты исеменнән истәлек бүләге - микродулкынлы мич тапшырды.

    Болардан тыш, Моратов район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне, безнең район товар җитештерүчеләренең эшләнмәләрен карады, җитәкчеләр һәм эшкуарлар белән әңгәмә корды.

    Олы кунак күрсәткечләрне яхшырак эшләп кенә үзгәртеп буласына ишәрәләде. Моңа өмет бар. Ә яхшы эшләүчеләр күп районыбызда. Равил Моратов ТР Президенты Указы нигезендә үзәк район больницасы врачы Рәмил Минеголовка "Татарстан Республикасының атказанган врачы" дигән мактаулы исем бирелү хакында белдергәч һәм бүләкләрне хуҗасына тапшырганнан соң утырышта катнашучылар гөрләтеп кул чапты.

    "Чирмешән АГРО" механизаторы Минсәгыйть Шәйхетдиновка исә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтен ирештерделәр. Район уңышлары менә шундый уңганнар тырышлыгы белән яулана инде.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: