Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнне 2030 елда ниләр көтә?

Татарстан хөкүмәте республиканың 2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслады. Ул "Татарстан - 2030" дип атала. Әлеге стратегия чынга ашса, 15 елдан соң Татарстанда 4,2 миллион кеше яшәячәк (бүген - 3,8 миллион), уртача гомер озынлыгы 75 ел булачак (бүген -72), Татарстанда өч: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт зур икътисад үзәкләре булачак....

Татарстан хөкүмәте республиканың 2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслады. Ул "Татарстан - 2030" дип атала.

Әлеге стратегия чынга ашса, 15 елдан соң Татарстанда 4,2 миллион кеше яшәячәк (бүген - 3,8 миллион), уртача гомер озынлыгы 75 ел булачак (бүген -72), Татарстанда өч: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт зур икътисад үзәкләре булачак.
Авыр икътисад шартларына карамастан, республика бүген ныклы адымнар белән алга бара. Татарстан социаль - икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Россиянең алдынгы төбәкләре арасында. Стратегиянең төп максаты - республиканы чын мәгънәсендә лидерга әверелдерү.
Һәр муниципалитет, шул исәптән безнең район да, республиканың үсеш стратегиясен тормышка ашыру механизмын тәэмин итүче, үз стратегиясен булдырды, киләчәккә үсеш юнәлешләрен билгеләде.
Менә алар: 2030нчы елга кадәр районда халык өчен уңай шартлар тудыру, төзекләндерү күләмен үстерү, ял һәм эш өчен уңай территорияләр булдыру, социаль һәм мәдәни хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, эш урыннары булдыру һәм башкалар.
Бүген районда "Ильхан" җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасын төзү районның икътисады үсешенә өлеш кертәчәк мөһим проектларның берсе. Әлеге проект җирле һәм республика күләмендә дә яклау тапты. Хәтта федераль бюджеттан да акча бирү мөмкинлеге бар.
Район территориясендә битум ятмаларын чыгару һәм эшкәртү икътисади үсешкә зур йогынты ясарга мөмкин. Хәзерге вакытта алты авыл жирлеге территориясендә бу юнәлештә актив эш бара.
Инвесторларны җәлеп иткән очракта, районда кирпеч җитештерүне дә җайга салып булыр. Безнең территориядә әлеге производствоны тәэмин итәрлек табигать ресурслары да бар.
Бүген Чирмешән дигәч, Чирмешән суганы күз алдына килә. Бу тармакны үстерү өчен дә юллар табарга кирәк. Бал җитештерү дә районның икътисад үсешенә шактый өлеш кертә ала.
Киләчәк уңышларыбызга нигез булырлык эшләребез хакында да әйтү кирәктер. Чирмешәндә һәм авылларда байтак юллар шомартылды, норматив хәлгә китерелде. Торак төзелеше, социаль җитештерү объектларын үзгәртеп кору дәвам итә, күп авылларда урамнарны яктырту челтәрен яңарталар.
Түбән Кәминкәдә - мәктәп, Кармышта мәдәният йорты капиталь ремонтланды, бу эш "Ромашка" балалар бакчасында дәвам итә. Яшәүчедә яңа клуб өлгерттеләр, Әккәрәйдә модульле ветеринария пункты салынды. Чирмешәннең 1нче мәктәбенә спорт заллы янкорма төзелә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршындагы паркта да төзүчеләр эшли. Лашманда һәм Иске Кадида спорт мәйданчыклары ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үсеш стратегиясе стратегия