Чирмешәнлеләр яллардан соң игътибарлымы?
ЮХИДИ хезмәткәрләре күзәтү ясаган - быел районда кешеләр имгәнүләр алган зур аварияләрнең күбесе, ни сәбәпледер, дүшәмбе көнгә туры килә. Шимбә дә бу яктан тыныч түгел. Ә менә җомга, якшәмбе көннәрендә исә, үткән сигез айда андый юл һәлакәтләре бер дә теркәлмәгән. Район башкарма комитеты каршындагы юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе үткәргән...
ЮХИДИ хезмәткәрләре күзәтү ясаган - быел районда кешеләр имгәнүләр алган зур аварияләрнең күбесе, ни сәбәпледер, дүшәмбе көнгә туры килә. Шимбә дә бу яктан тыныч түгел. Ә менә җомга, якшәмбе көннәрендә исә, үткән сигез айда андый юл һәлакәтләре бер дә теркәлмәгән.
Район башкарма комитеты каршындагы юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе үткәргән утырышта, районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин башка саннарны да атап узды. Әйтик, районда транспорт катнашындагы һәлакәтләрнең иң фаҗигалеләре төштән соң булуы күзәтелгән. Быел шул вакытта, көндезге 12 белән кичке сәгать 6 арасында булган биш авариядә 6 кеше зыян күргән, шуларның 3се үлгән.
-Быел, үткән сигез айда 891 автотранспорт теркәдек. Машина ияләре хәзер безгә читтән дә, Самара өлкәсеннән, Камышлыдан, Келәүледән кадәр киләләр. Инспекторларга эш күпкә артты, алар да тимердән түгел, өлгерә алмыйлар. Аварияләрнең күплеге дә шул сәбәпле. Юлларда нигездә бары ике инспектор эшли. Район зур, юллар күп. Көндез дә, төнлә дә эшләргә кирәк, аварияләр булып тора. Фаяс Фәтхиевич, бәлки, үзебездә транспорт теркәү эшен туктатыргадыр, я безгә тагын бер штат кирәк, - диде районның баш автоинспекторы юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗевка мөрәҗәгать итеп.
-Бу хакта уйларбыз. Әлегә автоинспекторларга эшне бераз җиңеләйтү өчен, юл сагына участок инспектроларын ешрак җәлеп итәргә кирәк. Вак-төяк һәлакәтләрне рәсмиләштерергә алар да чыга ала бит, - диде әлеге уңайдан Фаяс Минһаҗев.
Тагын бер четерекле зур проблема килеп туган. Һәлакәт урынында үлгәннәрнең мәетләрен хәзер "ашыгыч ярдәм" алып китми. Аларның моңа приказы бар, ди. Ә аварияләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында була. Һәлак булучыларны алып кайтырга төннәрен ЮХИДИ хезмәткәрләре машина эзләргә мәҗбүр. Нәрсә табалар инде: мәетләрне йөк машиналарында, прицепларда, хәтта эвакуаторга, җимерелгән машина янына салып та китәргә туры килгәләгән. Әйе, андый проблема бар, ишетеп торабыз, аварияләрдә үлүчеләр сәгатьләр буе юл кырыенда яткан очраклар мәгълүм. Табиблар белән автоинспекторлар арасында юлда тоткарланган исерекләр белән бәйле аңлашылмаучанлык бар икән, бу мәсьәлә дә хәл итүне сорый.
-Ә болай, "Ашыгыч ярдәм", МЧС хезмәткәрләре аварияләргә вакытында, оператив чыгалар, рәхмәт, - диде Самат Хәйруллин.
Быел район юлларында автотранспорт һәлакәтләре былтыргыдан ике тапкыр ук арткан дип бер язган идек инде: 17 авария, 21 имгәнүче.
-Күрәсез, бөтен юнәлешләр буенча түбән тәгәрәгәнбез. Аварияләр, аларда үлүчеләр дә, яраланучылар бермә-бер арткан. Безнең максат - юл фаҗигаләрен киметү, - диде Фаяс Минһаҗев.- Бүген районда Бәркәтә юлы иң куркынычлардан санала. Аны тиешенчә ясау өчен 200 миллион сумлап акча кирәк. Монда нефтьчеләр ярдәменә өметләнәбез. Юлның шулай тузуында аларның зур машиналарының да өлеше зур, лабаса.
Районда юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы гамәлләрне үз эченә алган комплекслы программа кабул ителә. Башкарылырга тиешле чаралар акчалата ныгытылырга тиеш.
-Быел өлгермәдек инде. Киләсе елга җәяүлеләр юллары буенча эшләргә кирәк булачак. Аларны тиешле таләпләргә туры китерү зарур. Анда кайбер юл билгеләрен дә күчерәсе бар, - диде комиссия рәисе.
Җәяүлеләр дигәннән, мәктәп балаларына ут кайтаргыч элементлары булган киемнәр кию, яки значок, браслетлар тагу турында тагын сүз булды утырышта. Монысын контрольлек итүне район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә йөкләделәр. Әлбәттә, ата-аналар да бу яктан битараф булмасыннар иде. Сүз кеше гомере, бала куркынычсызлыгы турында бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев