Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр Курган өлкәсендә Сабантуй уздырырга булыштылар

    Бөтендөнья татар конгрессының әлеге өлкәдәге төбәк оешмасына Татарстан Президенты исеменнән өр-яңа микроавтобус бүләк иттеләр. Шумихада узган Сабан туена җыелган халык бу хәбәргә гөрләтеп кул чапты. Монда Татарстан турында яхшы беләләр, бөтен эшләрендә безнең республикага тиңләшергә тырышалар. Хәзер инде курганлылар Чирмешән районы белән дә күптәнге дуслар кебек. Делегациябез кабат Курган өлкә...

    Бөтендөнья татар конгрессының әлеге өлкәдәге төбәк оешмасына Татарстан Президенты исеменнән өр-яңа микроавтобус бүләк иттеләр. Шумихада узган Сабан туена җыелган халык бу хәбәргә гөрләтеп кул чапты.

    Монда Татарстан турында яхшы беләләр, бөтен эшләрендә безнең республикага тиңләшергә тырышалар. Хәзер инде курганлылар Чирмешән районы белән дә күптәнге дуслар кебек. Делегациябез кабат Курган өлкә Сабан туенда катнашып кайтты.
    5 меңләп татар халкы яшәүче Шумиха районында (барлык халык 19 мең чамасы) милли бәйрәмебезне стадион мәйданында уздырдылар).
    -Безнең шәһәрдә Сабан туе моннан 60 еллар элек үткәрелде. Мин 5-6 яшьлек бала гына идем әле, алай да өйгә башка авыллардан җигүле атта кардәшләр дә кереп чыкканын хәтерлим, - ди үзе шунда туган, быелгы бәйрәм чыгымнарының зур өлешен күтәргән эшкуар - "Стальконструкция - В." җәмгыяте җитәкчесе, шәһәрнең мактаулы гражданины Геннадий Вәкилов. - Сабантуй - бик тансык, кирәк чара, шуңа күрә теләп булыштым. Мин мәчет һәм чиркәү төзүчеләргә, авыр хәлдәге гаиләләргә, авыру балаларга да ярдәмне кызганмыйм.
    Киләсе елда 70 яшен тутырачак, Мәскәүдә яшәүче бу игелекле эшкуар Татарстанның казанышларына да соклануын яшермәде.
    Шумихада, моны берничә кешедән ишеттек, иң хәлле кешеләр татарлар икән. Эшкуарлар Сабантуй үткәрергә дә бердәм алынганнар, күбесе матди ярдәм күрсәткән. Тагын оештырсалар, тагын булышырбыз, дип торалар.
    Якташыбыз - Әбдеки кызы Наилә апа Шумихада инде 50 ел гомер кичергән. Бәйрәмгә гармунын да алып килгән.
    -Беренче гармуным - тальянкамны бала чагымда Әбдеки Сабан туенда бүләк иттеләр. Шуннан бирле бер генә бәйрәмне дә калдырмыйм диярлек, чакыралар, барам, - ди ул. -Биредә төрле милләт халкы, Аллага шөкер, тату, ярдәмләшеп яшибез. Билгеле, туган як гел сагындыра, әле бүген дә күңелем белән шунда мин, Әбдекидә дә нәкъ бүген Сабан туе бара.
    1892нче елгы Шумихада 1992нче елгы кризис һаман сизелә кебек. Шәһәрдә подшипник заводы эшләп тора икән, тик ул җитештерүче продукция артык күп түгел. Башка эре предприятиеләр юк. Халыкның бер өлеше читтә, вахта ысулы белән йөреп акча таба. Төзелешләр аз, кайбер урамнарда асфальт саласы бар. Челтәр газы бар йортка да килмәгән. Шумихалылар гаеп итмәс, безнең Чирмешән алардан шактый алда. Чисталык, төзеклек ягыннан әйтүем. Ә менә халык гади, ачык йөзле, кунакчыл.
    Инде кабат Сабантуй мәйданына күчик. Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Чебыкин килгән кунакларга губернатор исеменнән котлаулар ирештерде, Татарстан адресына мактаулар әйтте, бердәм, тату яшик, диде.
    Мәйдан буйлап узган делегацияләрдән Чирмешән районына аерым караш булды. Татарстан исеменнән бардык бит. Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан котлавын Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде. Районыбыз җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин курганлыларга, шумихалыларга сәламе белән бергә, шундый ямьле, колачлы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтте, өлкәдән, башка кайбер районнардан килгән җитәкчеләргә, татар милли хәрәкәтендә башлап йөрүчеләргә бүләкләр тапшырды. Үзешчән артистларыбыз кунакларны җыр белән сыйладылар. Шумихадан район кулланучылар җәмгыяте дә зур бәя алып кайтты, анда шатер көйләп, үзәк ашханәбез кунакларга һәм делегациябезгә нигъмәт тулы өстәлләр көйләде.
    Чирмешән көрәшчеләре дә маркабызны төшермәделәр. Рәзиф Гыйрфанов абсолют батыр калды, тәкә, көнкүреш техникасы белән бүләкләнде. 80 килолылар арасында җиңгән Фәнил Шәрифуллин да хөрмәт яулады. Наил Зыятдинов исә яшьләр арасында беренче булды, аңа Сабан туенда бүләк ителгән велосипед та Чирмешәнгә исән-имин "кайтты".
    Велосипед дигәннән, Шумихада ул - бик популяр транспорт чарасы, малайлар, кызлар, әбиләр һәм бабайлар да аңардан шәһәр эчендә еш файдалана. Велосипедчыларны бөтен җирдә очраттык.
    Сабантуйда бәйрәмнең рәсми өлеше һәм концерт бер урында - трибунада узса, ярышларны берничә мәйданчыкта оештырдылар. Көрәшне яратып карыйлар. Аркан белән машина да тарттылар, гер күтәрделәр, штанга сыман авыр тимер дә күтәрделәр. Авыш колга буйлап үтә алган осталарга 5 әтәч әзерләгәннәр. Туры колга буенча да шуышып менделәр. Ул бездәгедән күпкә озын тоелды, бик азлар гына аның очына кадәр менә алды.
    Сабантуй мәйданы кырыйлап балалар өчен әллә ничә уен мәйданчыгы, аттракционнар эшләде, аш - сулы өстәлләр көйләнде. Шашлык, бишбармак, пылау да пешерделәр, кымыз, башка тәм-томнар да саттылар. Кемдер өчен бәйрәм атка, понига атланып йөрү белән истә калды.
    Чирмешәннән чүт кенә зуррак, 1892нче елгы, башта шәһәр тибындагы поселок, ә 1944нче елда шәһәр статусы алган Шумихада (өлкәдә, Курганнан һәм Шадринскидан соң, өченче зур кала) кечкенә генә мәчет бар. Мәктәптә татар теле укытылмый. 15 татар авылы исәпләнә, Курган өлкәсендә тулаем татарлар 30 мең чамасы.
    Бер якка гына да 920 километр ара үтеп, зур трассада зур машиналар, "фуралар" белән узыша - узыша (анда хәрәкәт көчле) Урал таулары аша барган Шумихада без элеккеге елларда Сабантуйлар оештырылган Әлмән районы һәм Шадринск районының Юлдус авылы вәкилләрен дә очраттык. Аларда быел яңгырлар еш яуган, шуңа бик кинәнгәннәр. Әлмәнгә исә әле һаман табигый газ килеп җитмәгән икән. Күңелебез белән аларны утын әзерләүдән коткарасы, газлы итәсе килә дә бит.
    ... Ә безгә мондагы Сабантуй, мәйдандагы халык ошады. Курганлылар, шумихалылар туган җирләрен яратып, киләчәккә матур өметләр белән яшиләр. Кунакларга да гел шат алар. Биредәге татар милли оешмасы җитәкчесе Марат Юнысов кебек актив, булдыклы егетләре барында Сабантуйларны да оештырырлар. Безгә дә килсеннәр, күрсеннәр, кунак ашы - кара-каршы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: